16+

Татарстанда яшь гаиләләр өчен 7 процентлы социаль ипотека программасы дәвам итә

Яшьләр өчен торак мәсьәләсе бервакытта да актуальлеген югалтмый. Кайчан да бер әти-әни кочагыннан аерылып, үз тормышыңны үзеңә кайгырта башларга туры килә бит. Әле аякка ныклап басып өлгермәгән егетләргә һәм кызларга фатир сатып алу җиңелләрдән түгел, билгеле. Шуңа да яшьләргә дәүләт ярдәме бер дә артык түгел. 

Татарстанда яшь гаиләләр өчен 7 процентлы социаль ипотека программасы дәвам итә

Яшьләр өчен торак мәсьәләсе бервакытта да актуальлеген югалтмый. Кайчан да бер әти-әни кочагыннан аерылып, үз тормышыңны үзеңә кайгырта башларга туры килә бит. Әле аякка ныклап басып өлгермәгән егетләргә һәм кызларга фатир сатып алу җиңелләрдән түгел, билгеле. Шуңа да яшьләргә дәүләт ярдәме бер дә артык түгел. 

Бүгенге көндә республикада яшьләрне кайгырткан 4 программа гамәлдә.

2018 елдан башлап, дәүләт күрсәткән ярдәм чаралары 3 меңгә якын яшь гаиләгә торак алырга мөмкинлек биргән. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча бу эш «Яшь гаиләләрне тораклы итү», «Яшь гаилә», «Яшьләр торак конкурсы» программалары  һәм «Яшь гаиләләргә торак алуда дәүләт ярдәме күрсәтү турында»гы закон кысаларында башкарыла. 

-    Яшьләр эшләре министрлыгы 4 программаны гамәлгә ашыра. 2018 елдан бирле шул рәвешле 2874 яшь гаилә торак шартларын яхшыртты.  Финанслау күләме 689,5 миллион сум тәшкил итте. Бүгенге көндә өстенлекле юнәлеш итеп бу программаларны муниципаль берәмлекләрдә үстернүне куябыз. Чөнки актив яшьләрнең авыл һәм район җирлекләрендә төпләнеп калуын телибез, - ди ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Күрсәтелә торган һәр ярдәм чарасы турында җентекләп сөйләнде. «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында торакның гомуми бәясеннән 30 проценты күләмендә кире кайтарасы булмаган субсидия бирелә. Яшь гаиләдә балалар булган очракта субсидия күләме 35 процентка кадәр җитә. Ринат Садыйков ассызыклаганча, быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән әлеге программаны республика тарафыннан финанслау ике тапкырга

– 50 миллион сумнан 100 миллион сумга кадәр арттырылган. Бу программада катнашу өчен гаилә әгъзаларының яше 35кә кадәр булырга, алар торакка мохтаҗ дип саналырга һәм ипотеканы түләп барыр хәлдә икәнен расларга тиеш. 2018 елда бу программада Татарстанның 18 районында яшәүчеләр генә катнаша алса, хәзер 45 районда мондый мөмкинлек тудырылган.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды белән бергә гамәлгә ашырыла торган «Яшь гаилә» программасы буенча ташламалы ипотеканы еллык 7 процент белән алырга мөмкин. Бу башлангыч 2020 елдан гамәлдә. Шушы дәвердә 2027 гаилә үз фатирына күченгән. Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйлманов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 1300ләп гаилә чиратта тора. Программада катнашу очен шулай ук торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык кирәк – бер кешегә туры килгән торак күләме 18 квадрат метрдан кимрәк булырга тиеш. Керем ягы да тикшереләчәк. Ә менә катнашучыларның яше – берсенеке 36дан артмаса, шул җитә. 

Гаилә корып өлгермәгән активист яшьләр дә ташламалы шартларда торак алырга мөмкин. «Яшьләр торак конкурсы» ел саен мондый мөмкинлекне 50гә якын кешегә бирә. Алар шулай ук социаль ипотека программасы буенча фатир ала.

Тагын бер ярдәм чарасы 1999 елдан тормышка ашырыла. «Яшь гаиләләргә торак алуда дәүләт ярдәме күрсәтү турында»гы законы кысаларында торак бәясенең 60 процентка кадәр бәясен 15 елга кадәрге вакыт эчендә өлешләп түләргә була, бу суммага процентлар өстәлми. Әмма 1999-2008 елларда бу мөмкинлектән 3312 гаилә файдаланса, быел 27 гаиләгә генә ярдәм итәргә ниятлиләр. Бу программаны кире активлаштырырга кирәк, дип белдерде Ринат Садыйков. 
Моннан тыш, яшьләр башка министрлыклар гамәлгә ашырган торак программаларында да катнаша ала. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү», «Авыл табибы», «Авыл укытучысы» кебек программалары шулай ук тораклы булуның бер мөмкинлеге. 

Гүзәл Насыйбуллина

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading