16+

Террорчылар һәм каннибаллар белән: Галәвиев бөтен гомерен "Кара Дельфин" да ничек үткәрәчәк

Илназ Галәвиев гомеренең калган өлешен 6нчы тикшерү изоляторында, халыкта «Кара дельфин» дип танылган төрмәдә үткәрәчәк. Аны камерада йөрү, ут яктылыгында йоклау һәм «Дельфинчик» позасында хәрәкәт итү көтә. Колониядәге көн тәртибе, катгый кагыйдәләр, Галәвиевның төрмәдәшләре турында алда язмабызда. 

Террорчылар һәм каннибаллар белән: Галәвиев бөтен гомерен "Кара Дельфин" да ничек үткәрәчәк

Илназ Галәвиев гомеренең калган өлешен 6нчы тикшерү изоляторында, халыкта «Кара дельфин» дип танылган төрмәдә үткәрәчәк. Аны камерада йөрү, ут яктылыгында йоклау һәм «Дельфинчик» позасында хәрәкәт итү көтә. Колониядәге көн тәртибе, катгый кагыйдәләр, Галәвиевның төрмәдәшләре турында алда язмабызда. 

Ни өчен  "Кара дельфин"?
Әлеге төрмәгә «Кара Дельфин» исеме тоткыннарның берсе ясаган скульптура аркасында бирелә. Аны үтерүче Владимир Криштопа ясаган. Тоткыннар белән бергә ул папье-машедан дельфин ясаган. Ул кара төстә булган, чөнки тоткыннарда башка буяулар юк. Төрмә администрациясе аның иҗатын бәяләгән, һәм соңрак колония ишегалдында шундый ук скульптуралы фонтан барлыкка килгән.

"Кара дельфин" - илнең иң зур махсус режимлы колониясе, анда Россиянең иң куркыныч җинаятьчеләре озак һәм гомерлек төрмә срокларын үтә.

Җинаятьчел төркем оештыручылар, террорчылар, маньяк-киллерлар һәм хәтта каннибаллар — бу колония яшәүчеләре. "Кара дельфин" Ырымбур өлкәсендә урнашкан. Төрмә Екатерина чорында 1773 елда Емельян Пугачев җитәкчелегендәге фетнә бастырылганнан соң төзелгән. Шул вакытта хакимиятләргә фетнәчеләрне сөргенгә җибәрү өчен урын кирәк булган.

Пугачев фетнәсе хәзерге Ырымбур өлкәсе территориясендә башлана, шунда ук төрмә дә оештырырга карар итәләр. Хәзер бу урында Соль-Илецк шәһәре урнашкан, ләкин XVII гасырда ул Илецк яклавы дип аталган ныгытма булган.

1942 елда учреждение тикшерү астындагыларны тоту өчен НКВДның 2 нче номерлы Соль-Илецк төрмәсе була. 1953 елда төрмә Эчке эшләр министрлыгы ведомствосына күчә, ә 1965 елда анда туберкулез белән авыручы тоткыннарны тота башлыйлар.

2000 елда «Кара дельфин» гомерлеккә хөкем ителгәннәр өчен махсус режимлы колониягә әверелә. Аеруча куркыныч кунакларны кабул итү алдыннан 6нчы тикшерү изоляторында ремонт үткәрелгән, хезмәткәрләрне яклау өчен заманча күзәтү системасы һәм өстәмә рәшәткәләр урнаштырылган.

Галәвиев гомеренең калган өлешен ничек үткәрәчәк?

Колониядәге шартлар анда яшәүчеләрнең җинаятьләренең авырлыгына туры килә. Камераларда икешәр-дүртәр кеше тотыла, ялгыз камералар да бар. Колониядә катгый изоляция саклана, тоткыннарга камераларда да бер-берсе белән сөйләшергә ярамый. Конфликтлар килеп чыкмасын өчен, бер-берсенә күрше булачак тоткыннарны психологлар сайлый.

«Кара Дельфин»да яшәүче хөкем ителгәннәренең бөтен тормышы көн тәртибе буенча уза. Иртәнге сәгать 6да уяну, тоткыннар урыннарын җыештыра һәм юыналар.

Камераларда уңайлыклардан: юыну урыны, караватлар, көзге, бәдрәф, өстәл, табуреткалар һәм тумбочкалар бар. Аяк киеме кияргә рөхсәт ителә, ләкин баулары булмаганнарны. 6.30 да иртәнге аш башлана. Тоткыннар ашаган вакытта, аларга радио тыңларга рөхсәт ителә. Иртәнге аштан соң колониядә розеткалар кабызыла: хөкем ителгәннәр чәчтараш куллана яки су кайната ала. Иртәнге сәгать 8дә электр бирүне туктаталар һәм тикшерү башлана.

Камерага ишек ачылгач, тоткын йөзе белән диварга басып, кулларын артына куя. Үз исемен һәм нинди маддәләр буенча хөкем ителгәнен санап чыгарга тиеш. Шуннан соң кире борылырга һәм камераның төп бүлмәсеннән керү юлын аерып торучы рәшәткәгә якын килергә боерык бирелә. Күзәтчеләрнең һәр таләбеннән соң Галәвиев: «Есть, гражданин начальник», - дип җавап бирергә тиеш.

Шуннан соң тоткыннар рәшәткәгә аркалары белән борыла һәм кулларын кечкенә тәрәзәгә кертә. Аларның кулларына кул болгавы (наручники) кидерелгәннән соң, камераларны тикшерү башлана. Шуннан соң хөкем ителгән кешене коридорга алып чыгалар. Анда төрмә сакчыларыннан тыш, аны эт белән кинолог каршы ала: хайваннарны күп еллар «Кара Дельфин» янындагы питомникта махсус әзерлиләр.

Өстәмә саклык чаралары буларак, Галявиевны, башка хөкем ителгәннәр кебек үк, тикшерү изоляторы территориясе буенча бөгелеп, «Дельфинчик» позасыында һәм кул болгавы кидереп йөртәчәкләр. Хәрәкәт иткән вакытта аның күзләрен бәйлиләр, янында ике конвой, шул ук вакытта эт белән кинолог йөриячәк.

Иртәнге сәгать 9да медицина тикшерүе башлана, хөкем ителгәннәрнең сәламәтлеген көн саен төрмә табибы күзәтә. Әгәр дә хөкем ителгән кеше үзен яхшы хис итә икән, 10 сәгатькә аңа берничә метр озынлыктагы кечкенә камерага йөрергә рөхсәт итәләр. Хөкем ителгәннәр йөргәндә, төрмә сакчылары аларның камераларын җентекләп тикшерә. 1,5 сәгатьтән соң җинаятьчеләрне төшке аш өчен камераларга кайтаралар.

Галәвиевны тыйнак төшке аш көтә, колониядә шулпа һәм икмәк белән тукландыралар. Камераларга азыкны тимер савытларда алып киләләр, ашханә хезмәткәрләре аларны озын чүкечле махсус көрәкләрдә кечкенә тәрәзә аша кертә.

Төшке аштан соң барлык тоткыннар камераларны җыештыра башлый. Аннары 17.00 сәгатькә кадәр радио тыңлыйлар, ә 18.00 сәгатьтә кичке аш ашыйлар. Аннары чираттагы тикшерү башлана, ә 20.30 да камералардагы розеткалар кыска вакытка яңадан кабызыла. Хөкем ителгәннәр 22.00 сәгатьтә йокларга ята

Уянганнан бирле һәм йокларга ятканчыга кадәр сәкедә утыру яки яту тыела. Төнлә, йокларга яткачтан соң да, ут сүндерелми. Башыңа чаклы юрган белән капланырга ярамый бу дисциплинаны бозу дип атала һәм җәзага тарту дип бәяләнә.

Хөкем ителгәннәрнең барлык гамәлләрен тәүлегенә 24 сәгать камералар ярдәмендә күзәтәләр. Тоткын колониядә 10 ел үткәргәннән соң, аңа телевизор карарга рөхсәт итәләр, әмма аны туганнары сатып алса гына. Әмма тоткыннарның гаилә әгьзалары, күпчелек очракта, алардан баш тарта икән.

Телевизорны көненә 4 сәгать тирәсе карарга мөмкин, тоткыннар бары үзәк каналларны һәм көч куллану күренешләре булмаган тапшыруларны гына карый ала. Реклама роликларын махсус программалар ярдәмендә томалыйлар. Шулай ук колониядә уку тыелмый.

Казан бандитларыннан «Жилка» төркеме башлыгы Олег Марухин да гомерлек төрмәгә хөкем ителгән

Галәвиев Татарстаннан «Кара дельфин»га гомерлеккә киткән беренче кеше түгел. 2002 елда Казанның «Хади Такташ» төркеме лидерлары Радик Галиәкбәров һәм Ринат Фәхретдинов бирегә беренче булып эләккән.

Казан бандитларыннан алар артыннан «Жилка» төркеме башлыгы Олег Марухин гомерлеккә төрмәгә утыртылды, аны күптән түгел заказ буенча үтерү турындагы яңа эпизод өчен хөкем иттеләр.

«Кара дельфин»да «Низы» җинаятьчел төркеме лидеры Таһир Фәхриев, «Квартал» төркеме авторитетлары Фәрит Галиуллин, Сергей Калинин һәм Владимир Малков, Яр Чаллыдан «29 комплекс» ОПГ лидеры Юрий Еременко һәм «Тагирьяновские» бандасына нигез салучылар Эдуард Таһирьянов, Сергей Бабков, Олег Дацко һәм Данил Данилевич гомерлеккә утырачак.

Татарстанда террорчыларга да гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү билгеләнде. 6нчы тикшерү изоляторында «Ислам җәмәгате» яшерен Кораллы формированиесе башлыклары* Данил Габделхаков һәм Хафиз Раззаков гомеренең калган өлешен үткәрәчәк, алар идея сәбәпләре буенча кешеләрне үтергән.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading