«Укы.Читай.Read» - әле яңарак кына ачылган төркем. Аның төп максаты - кешеләргә татар әдәбиятының матурлыгын күрсәтү. Берләшмәнең өчтелле исеменнән күренгәнчә, татар әдәбияты үрнәкләрен бөтен дөньяга таныту уе да бар монда. Мәшһүр татар әдипләренең канатлы сүзләрен шулай ук рус һәм инглиз теленә тәрҗемә итеп, популярлаштыруны да күздә тота проект. Игътибарны грамоталыкка да, бизәлешкә бирәләр. Китерелгән өзекнең төп фикеренә туры килгән рәсемнәр дә беркетелә бара. Берләшмәне биш кеше алып бара. Аларны шулай ук «ВКонтакте», «Facebook», «Instagram» челтәрләрендә күреп була.
Ә менә «Tile Yөrәk» төркеме бер ай элек барлыкка килде. Ул үзен татар яшьләренең иҗатын дөньяга чыгарып баручы шигъри мәйдан дип тәкъдим итте. Алар хикәя, шигырьләрне видео аша да тәкъдим итмәкче.
Әнә шулай, туган телебезне үстерүдә һәркем, үзе булдыра алганча, өлешен кертсә икән. Бу төркемнәрне алып баручы яшьләр акча артыннан да, танылу артыннан да кумыйлар. Аларны бары тик бер максат берләштерә - татар дөньясына файда китерү.
Комментарийлар