Илдар чираттагы эшен япты. Әллә ни кыенлык тудырмаган гадәти эш инде. Биш ел урынына алты ай тикшерү изоляторында утырып чыгу белән чикләнде Артур.
Башта ук Илдарны тыңлаган булса, ак сакаллы карт буласы иде дә бит, бәлки ярты еллык мәрәкә дә булмаган булыр иде.
Беренче тапкыр хатыны гариза язгач ук кисәткән иде ул Артурны. Бер тапкыр ире өстеннән язган хатын белән алга таба аралар якынаюга өметеңне өз, диде. Тыңламады. Ярар, үзем тапкан карта, кайта– кайта тартам дип тартсыннар инде шунда. Азмыни андыйлар тормышта? Ун еллык адвокатлык хезмәтендә ул күргән язмышлар арасында ниндиләре генә юк. Дәрт– дәрманнарына чыдамый гаилә бозганнары да, ялгышлык белән хата кылганнары да; яшьләре, картлары; югары белемлеләре, наданнары – төрлесе бар; күп очракта барысы да каршы якны гаепли. Үзен гаепле санап килмиләр аның янына. Ничек тә икенче якны акылга утыртырга, күбрәк каерырга, үзләре зыянны азрак күрергә телиләр. Илдарга нәрсә? Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, аның эше – яклау. Гаеплеме, гаепсезме – барыбер.
Кулдан килгәнне эшли, дәлилләр эзли, законның кыеш– мыеш чикләреннән узып китү җаен табарга тырыша. Элек тикшерүче булып эшләвенең дә файдасы тия үзенә: кая барса да, электән калган элемтәләре бар. Кайбер мәгълүматларны хезмәттәшләре аша да таба. Ярый– ярамый дигән төшенчәләр белән бимазаламый ул башын; Әфганны узган кеше – бәлки шунда югалгандыр ул нечкә күңеллелек, бәлки җинаятьчеләр белән эш иткәндәдер, шайтан белсен. Явызлык эшләү ягында булмаса да, кирәк булса, законнарны үз файдасына кулланудан тайчанып тормый. Тормыш бит бу: һәркем үзенчә яраклаша, һәркем үзенчә яшәргә тырыша.
Ә бу Артур дигән имгәк менә дигән хатынын, үсеп җиткән ике баласын калдырып, яшьрәк хатынга киткән бер кемсә инде, азмыни андыйлар. Элегрәк тә бер эш буенча яклаган иде, шуннан танышлар булып калдылар. Ел башында тагын шалтырата:
– Карале, Алимыч, синең ярдәм кирәк бит әле.
– Бытовухамы тагын?
– Әй, теге юләр хатын заява биргән! Дура!
«Дура»сының үзеннән ун яшькә яшьрәк матур гына марҗа булуын белә иде инде Илдар. Икесе дә больницада эшлиләр. Монысы «Ашыгыч ярдәм»дә шофер, тегесе – врач.
– Ниләр майтардың инде бу юлы?
– Хәтерлисеңме, беренче хатыннан киткәч, гражданский брак белән генә торабыз, дигән идем. Өч ел була инде. Былтыр машина алган идек. Моның машинасы бар иде, миңа алдык. Минем бит, үзең беләсең, кредит тарихы чиста түгел; машинаны аның анасы исеменә алдык. Йөрүен мин йөрим, без проблем. Теща белән аралар ярыйсы гына. Ну бу стервасы! Эчкәндә аз гына артыгы китсә, холкы яманга әйләнә.
Түтәсенә китсә, ди иде Илдарның әнисе. Артурның яшь хатыны белән еш кына салгалап утыруын белә иде. Икәүләп «стресс снимали»! Үз әнисенең әтисе белән чәкештереп хәмер чөмергәнен гомердә дә күз алдына китерә алмас иде, марҗалар өчен моның сәер күренеш түгел икәнлеген яхшы белә. Никадәр җинаять эше үтте кулыннан.
– Ни эшләдең? Кул күтәрдеңме?
– Юк ла! Хатынның акыруына түзәлмичә, авылга кайтып киткән идем. Ә ул «машину угнал» дип заявление язган! Дура!
– Әле кайда соң син?
– Өйдә.
– Кайсы өйдә?
– Кайсы дип, кайттым бит инде мин. Беренче тапкыр гына түгел бит инде.
– Соң шулай булгач, мин нигә соң сиңа? Гаризаны алгандыр бит хатының?
– Кире кайтканчы, мине авылдан чакыртып, уголовка башладылар бит инде угон буенча. Сиңа берни булмый, ачарбыз да ябарбыз да, диделәр. Син угон булды дип таны гына, диделәр. Машина исән бит.
– Танымаска идең. Сиңа карата бернинди дәлил юк бит. Йөреп торгансың, авылыңа кайтып килергә булгансың. Монда бернинди җинаять составы юк.
– Юк, мин әле бу эш буенча ярдәм сорамыйм синнән.
– Тыңлыйм.
Эш болайрак булган икән. Яшь хатыны янына кайтып, элеккечә яши башлаганнар болар. Уртак балалары юк; гадәттәгечә, кунакка йөрешләр, төнге кич утырулар дәвам иткән. Чираттагы шундый бер утыруда марҗасы янә тавыш чыгарган. Янәсе, Артурик кич буе аның дус хатынын күзе белән ашап утырган. Аерылган Зояның ирләр аздыручы дигән данын яхшы белә бит ул, анысы да күзләрен майландырып утырган, янәсе. Бар, ычкын, үз өемдә мондый хәлгә түзеп тормаячакмын мин, дигән.
– Проваливай, и ключи на стол! – дип кычкырган ярсыган хатын. – И больше не подходи к машине!
Артур чыгып киткән дә, кызуы сүрелгәнче, ахмак адымын ясап та өлгергән: тоткан да машиналарына ут төрткән.
Хәзер менә шул Сафура буранының кыенын ашый икән Артур: тикшерү изоляторына бикләгәннәр үзен. Исерек баштан хатынына бер– бер начарлык кылмасын, дигәннәр. Анысы «эчсә – непредсказуемый» дип язган икән.
Илдар «куркыныч зат»ның кыяфәтен күз алдына китерде: ябык кына, тере генә бер ир инде; ирләрнең матурмы– юкмы икәнлеген билгели алмый ул, ямьсез түгел бугай. Хатын– кызларга кай ягы белән ошыйдыр, кем белә инде. Әй, ул хатын– кызны аңларлыкмы соң? Менә дигән ирләрдән баш тартып, өтек кенә берәр нәрсәгә ябышып ката бит алар.
Илдар эшкә алынды. Аның максаты – бу гамәлләре өчен биреләсе срокны ничек тә кыскарту иде. Биш елга рәшәткә артына тыгып куярга мөмкиннәр үзен. Нишлисең бит, закон кырыс, ләкин бу – закон.
Эш бер елга якын сузылды. Җәзаны йомшартуның барлык мөмкинлекләреннән файдаланды Илдар:
«Беренче тапкыр хөкем ителә».
«Машина өчен 960 меңне, мөмкинлегеннән чыгып, ай саен хатынына күчерә бара».
«Гаебен тулысынча таныды.»
«Хатынынннан гафу үтенде.»
«Кылган гамәлләре өчен үкенә»...
Кайчан гына гаилә бозылуына китергән «гыйшыклык»тан берни калмаган – яшь хатын белән бүтән очрашудан баш тартты Артур. Алай да вакыт – вакыт «голубка»сыннан смслар килгәли иде. Бер смсны Илдарга да күчереп җибәрде ир. Берәр файдасы булмасмы, янәсе. Нинди ярдәм булсын инде эшкә катышы булмаган сүзләрдән. Судья фактларны гына исәпкә ала; әдәп – әхлак категорияләре белән эш итми ул; кемнеңдер мораль йөзе дә кызыксындырмый аны.
Илдар смсны укыды да бетереп куйды.
«Мин СВОга киттем. Сыйфатлы коньяк табып җибәр әле, монда юк, син таба аласың бит. Ничек җибәрәсен дә беләсең, шешәсеннән бушат».
«Чукынышып бетсеннәр шунда», дия иде аның әнкәсе бу очракта. Илдар хәтта Артурдан сорап та тормады; элеккеге хатыны сораганннарны җибәрергә җыенамы – юкмы – абсолютно кызык түгел ул аңа.
Судтан соң аягына браслет кидерделәр: теләсә дә якынлаша алмый инде ул хәзер аның янына. Тегесе әйләнеп кайткач.
Беренче хатыны изоляторга әйберләр күтәреп килгән иде, судка да килде. Монысына да әллә ни аптырамады Илдар. Андый хәлләрне дә күп күрде. Күп күргән нәрсәгә аптыраудан, гаҗәпләнүдән туктыйсың икән ул: бернинди эмоция уятмый башлый.
Кайт, этелеп– төртелеп йөрмә, ди икән хатыны. Судтан соң шунда юнәлде ир. Егерме ел бергә узган гомер шул инде, уртак балалар да булгач, ул елларны сызып ташлап булмый. Хатыны бик сабыр, тыныч холыклыга охшаган; һаман да шул бер балык башы инде: ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын. Артуры да сабакны ярыйсы ук алган кебек инде, кабаттан сулга каермас кебек.
Илдар телефонының вибрация белән калтыравын күреп алды. Озын гомерле булыр – якланучысы үзе икән.
– Алимыч! Рәхмәт сиңа, син настоящий профи!
– Кулдан килгәнне эшләдек, Артур! Башка кирәгем чыкмас дип ышанам.
Телефонның теге ягында көлеп куйдылар.
– Тиз генә булмас әле.
– Бөтенләй булмасын диген син.
– Алдагысын Алла белә.
– Алла белән муллага гына тапшырып йөрмә инде син, давай, үзең дә тырыш.
– Тырышкан булып маташам инде. Менә СВОга китәм мин дә.
Илдар телсез калды.
– Ансын каян уйлап чыгардың тагын?
– Кыз юристлыкка укып йөри бит Мәскәүдә, әйткән идем кебек. Анда барсам, судимостьны алалар ди бит. Кызның юлына киртә булып тормыйм дим инде.
– Үзең беләсеңдер инде, – дип кенә куйды Илдар. Судимостьны алсалар да, аның кайбер «ски»ларын белеп бетерми инде кешеләр. Артурны кирегә үгетләп тормады. Карар кылган бит инде. Һәркем үз юлын үтә.
– Давай, исән– сау кайт та рәхәтләнеп яшә, – диде ул, бу очракта әйтелә торган сүзләрне кабатлап.
– Яшибез, Алла бирса.
– Яшәгез шул. Иректә яшә, яме. Саубул.
– Саубул, Алимыч! Исән булыйк.
Баярак кына канәгатьлек хисе белән атлый иде, инде ул хис әллә кая юкка чыкты кебек. Нәрсә, Алимыч, сентиментальлеккә бирелергәме әллә исәп? Картаясың, брат, картаясың. Сиңа бәйле булмаган нәрсәләргә борчылыргамы исәбең? Моның буш эш икәнен күптән аңладың бит инде. Аңлаттылар – аңладың. Иләк белән кояш ташып, бу дөньяны яктыртып булмаячак. Караңгылык эченә кереп киткәннәрнең күбесе юлны кире тапмый, беләсең.
Һәркем үз юлын үтә.
Лилия Фәттахова
Фото: freepik.com
Комментарийлар