16+

Тырыш хезмәте санап бетермәслек грамоталар, орден–медаль белән бәяләнгән

Икесе дә берәр гасыр гомер итүче гаиләләр күп түгел арабызда.

Тырыш хезмәте санап бетермәслек грамоталар, орден–медаль белән бәяләнгән

Икесе дә берәр гасыр гомер итүче гаиләләр күп түгел арабызда.

Апас районы Карамасар авылы халкы бу яктан бик бәхетле Аяклы тарихлар белән бергә гомер сөрәләр бит. Шәҗәрәләрен дә архивта йөреп түгел, алар ярдәме белән барлыйлар. 

Гыйлаҗ абзый белән Мансура апага икесенә дә март аенда 98 яшь тулды. Ә инде бергә  яшәүләренә 75 ел.  Таҗлы туйларына килеп җиткән бәхетле парлар алар.   Барып күреп шаккатым. Бабай дияргә тел әйләнми  – солдатлар шикелле төз гәүдәле. Өйдәге җиһазларга да аның кул һәм күңел җылысы салынган. Ак яулыклы  Мансура ападан да якты нур бөркелә. Үз өемә әти белән әни янына кайткандай булдым. 

Алар икесе дә 1926 елның мартында дөньяга килгәннәр. Берсе Апас районының Карамасар авылында,  икенчесе күрше Сатламышта. Гыйлаҗ абзый гаиләдә сигезенче бала була. Әти-әни назын озак татырга туры килми, малайга 19 яшь булганда әти-әнисе бакыйлыккка күчәләр, балачагы тиз тәмамлана, иртә үсәргә туры килә. Колхозлашу елларын да, Бөек Ватан сугышы чорын да үз башыннан кичерергә туры килә аңа. Илебезгә немец фашистлары бәреп кергәндә 16 яшьлек егет була ул. Авылда ирләр аз калганга (күбесе яу кырында) бөтен эшне эшләргә туры килә үзенә: ат та, үгез дә җигә, сөрә дә, ура да. 

1942 елда егетне солдатлар әзерләү бүлегенә алып китәләр. Эшче төркемнәр бригадасына эләгә. Ульяновск-Свияжск тимер юлын салуда катнаша. Әсир немецлар белән бергә  җир ташуларын, беренче шпаллар салуларын  бүген дә хәтерли әле. Беренче паровозны каршы алулары чып-чын бәйрәмгә әйләнгән. Алар төзегән юлдан фронтка  азык-төлек, корал китеп торган. Аннары инде беренче җиңүләр, шәһәрләрне азат итүләр дә озак көттермәгән.  Шатлыклы Җиңү хәбәрен дә шушы юлда хезмәт урынында ишетә ул. 1948 елга кадәр шунда эшли. Шул елны  булачак тормыш иптәше Мансура апаны очрата. 

Мансура апаны да тормыш бишеккә салып селкетми. Язмышы аянычлы була. “Мин күргәнне дошманыма да язмасын,“ -  ди ул хәзер яулык очы белән күзләрен сыпырып. 

Гаиләдә алты бала үсә алар. Мансура  икенчесе. Әтиләрен сугышка алып китәләр. Ә әниләре бер уч башак  өчен биш ел төрмәдә утырып чыга. Авылның 16 хатын-кызында шундый  аянычлы язмыш була. Әтиләре сугыштан авыр яраланып кайтып,  озак тормый үлеп тә киткәч, 6 бала тома ятим кала.  Әниләренең азат ителеп кайтуы гына сабыйларның гомерен саклап кала. Өлкән бала булгач  кечкенәләрне  карау Мансура өстендә була. Кырда да эшли окоп та казый. Җитмәсә ачлы-туклы килеш бит әле ул. Мансура апа да Җиңү көненең тере шаһиты. Ул бу шатлыклы хәбәрне кырда иген чәчкәндә ишетә.  Басуга килеп әйтәләр дә  кызлар да, үгезләр дә ял итә ул көнне. 

Менә шулай тормыш авырлыклары чыныктырган ике яшь йөрәк 22 яшендә гаилә корып җибәрә.  Ике атна гына очрашып йөриләр дә уртак карарга киләләр. Матур гына гомер иткәндә  Гыйләҗ абзыйны армиягә чакыралар. Сөйгән хатыны калдырып ил алдындыгы бурычын үтәргә китә яшь ир.  Сугыш китергән  җимереклекләрне торгызуда  эшли. Украина калалары, Брянскны төзекләндерешә. Биш елдан соң гына кайта ала ул туган якларына.  Озак ял итәргә бирмиләр

Колаңгыдагы ашлык җыю пунктына прораб итеп чакыралар.  Колхозларны берләштерү чоры була бу. 4 авылны кушып Муса Җәлил исемендәге колхоз оештыруда катнаша  һәм үзе үк аның рәисе дә була. 

9 ел колхоз дилбегәсен тоткач, сәламәтлеге нык кына какшый да, гариза язып эшеннән китә. Тик берничә ай дәвалангач, партоешма секретаре итеп куялар үзен. Тагын биш ел  рәис ярдәмчесе булып эшләгәч кенә лаеклы ялга китә. 

Мансура апа да күрше Сатламыштан килен булып  төшкән көннән  эшкә чума. Колхозда  да өйдә  дә. Балалар үстерә. Тырыш хезмәте санап бетермәслек грамоталар, берничә орден медаль белән бәяләнгән. 

Таҗлы туйларына  алар бик зур байлык белән килгәннәр. 5 балага  гомер бүләк иткәннәр, 10 онык,  11 оныкчыкның яраткан дәү әни,  дәү әтиләре. Киләчәктә дә пар канатта очып,  бәрәкәтле иманлы гомер итсеннәр бүген бик күпләргә үрнәк булып торучы  бу Миңнуллиннар гаиләсе. 

Азат Мөхәммәтҗанов.  
 Апас районы. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading