16+

Үле чыршы бәхет китерерме?

Бәйрәмне ясалма чыршылар бизәп каршыласак, меңәрләгән табигать гүзәлкәйләре - яшел чыршылар исән калыр иде!

Үле чыршы бәхет китерерме?

Бәйрәмне ясалма чыршылар бизәп каршыласак, меңәрләгән табигать гүзәлкәйләре - яшел чыршылар исән калыр иде!

Яңа ел бәйрәмен ел саен дулкынланып көтәбез. Башы түшәмгә тигән, матурлап бизәлгән яшел чыршының өебезгә таралган хуш исе күңелгә рәхәтлек бирә, сулышларны иркенәйтеп җибәрә. Туган-тумачалар, дус-ишләр белән мул табын янына җыелышып, сыйланып, шау-гөр килеп бер-беребезне котлашып утырганда, фатирыбызга үзенчәлекле ямь керә. Җем-җем килеп күз кысучы гирлянда утлары балкышына, ихластан әйтелгән изге теләкләргә, йөзләребездә чагылган шат елмаюлар килеп кушылгач, кунак бүлмәбез җылы нурларга коена. Аерым бер серлелек белән өретелгән бу кичтә күңелдә якты өметләр уяна, Яңа ел таңында бәхет капкалары ачыла, зур мөмкинлекләр туа кебек. Яшем олыгайса да, Яңа елны сагынып көтеп алам, мул бәйрәм табыны әзерләүдән, якыннарымны сыйлаудан рәхәтлек хисләре кичерәм.

... Бер атна вакыт үтми, яшел чыршыбызның ылыслары паласка коелып, аякка кадала башлый. “Иске” Яңа елдан соң шәрә бүре кыяфәтенә кергән бичаракайны кызганмыйча чүплеккә чыгарып ташлыйбыз. Сизгер күңелемә аның бу вакыттагы куркыныч кыяфәтле мәетне хәтерләтүе юкка түгел икән бит. Интернеттагы бер видеоны карагач, җаным тетрәнү кичерде. Моннан соң өйгә тере чыршы куймаска карар кылдым. Берничә көн дәвамында күңелебезне күтәрсен өчен, урманда 15-20 ел шаулап үскән чибәркәйләрне кызганмыйча кисеп аударып, вакытсыз үлемгә дучар итәбез түгелме соң? Безнең вәхшилеккә юлыкмаса, сылу чыршыкайларыбыз кимендә тагын йөз илле ел рәхәтләнеп үсеп, табигатьне бизәп, кислород эшләп чыгарып, шифалы фитонцидлар таратып, экологиягә күпме файда китерер иде!

Борынгы Русьта сихәтле каенны изгеләштергәннәр, аның бөреләре, ботаклары, яфраклары белән дәваланганнар, согын эчкәннәр. Мәхәббәт, изгелек, иминлек, бәхет, озын гомер символы саналган бу агачны кисмәгәннәр, бәйрәм алдыннан аның нәфис яшел ботакларын саклык белән сындырып алып, өй ишеге өстенә, изге иконалары янәшәсенә кыстырып куйганнар. Кешеләр каенның явыз кара көчләрне өйгә кертмәвенә, ихатадан куып тарата алуына, үзләренә сәламәтлек китерүенә һәм терлек-туарын үрчемле итәчәгенә ихластан ышанган.

Борынгы Русьта чыршы үлем агачы саналган. Аның ботакларыннан кабер өстенә веноклар ясап куйганнар. Кеше үлгәч, өйгә тончыктыргыч мәет исе таралмасын өчен, табутына ылыс сипкәннәр, идәнгә чыршы ботаклары түшәгәннәр. Мәрхүмнең капка төбенә һәм аны мәңгелек йортына алып барасы юлга чыршы ботаклары сипкәннәр.

Әгәр кеше үзен-үзе үтергән булса, өрәге чыкмасын өчен, зираты өстенә очларын бер-берсенә каратып, ике чыршы агачы бастырып куйганнар. “Үлем агачы гаиләгә бәхетсезлек китерә. Ихатасына чыршы утырткан кешенең улы йә ире вакытсыз үлә, дигән инану яшәгән. Русларның “чыршы астына карау” әйтеме - авыр чиргә таруны, “чыршы астына керергә мәҗбүр булу”- үлемне белдергән. Табутны - “чыршыдан салынган зур йорт” дип атаганнар. “Чыршылы юл”- соңгы юл мәгънәсенә ия булган. Чыршыдан йорт салу дин буенча тыелган. 

Элек славяннар һәм төрки халыклар Яңа елны язын табигать уянганда бәйрәм иткән. Патша Петр I, 1699 ел азагында Русь дәүләтендәге еллар исәбен Европаныкына тәңгәлләштереп, Григорьян календареннан Юлианга мәҗбүриләп күчерткән. Канун 1700 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән.

Германиянең протестант дине йоласы - Яңа елда урманнан чыршы кисеп кайтып, аның тирәсендә әйлән-бәйлән уены уйнап бәйрәм итү халыкка мәҗбүриләп тагылган. Урманнан чыршы кисеп яки аны сатып алып Яңа ел бәйрәме алдыннан ихата урнаштыру таләбе катгый куелган. Моңа мөмкинлеге булмаучылар, чыршы ботаклары юнәтеп, ишек-тәрәзә кашагаларын бизәргә тиеш булган. Чыршы куелу-куелмавын тикшереп йөргәннәр, патша әмерен санга сукмаучыларны җәзага тартканнар.

Әгәр уйлап карасак, кешеләр генә түгел, агачлар да – табигать Анабызның яраткан баласы бит. Безнең кебек, алар да яшәү дәртенә ия: орлыктан яралып үсә, кояшка тартыла, җирдән дым суыра, сулый, чирли, вакыты җиткәч үлә яки фаҗигале төстә җаны кыелуга дучар ителә. Агачларны күпләп кисү экологиягә күпме зыян сала, безне сихәтле биоген кислород сулаудан мәхрүм итә. Сихәтле саф һава чыганагы булган зур мәйданлы чыршылыкларны кызганмыйча юк иткәндә, үзе утырган агачны кисүче тилемсәгә охшап калмыйбызмы икән соң?

Эзотериклар фикеренчә, яшәү көче ташып торган сау-сәламәт чыршыны кисеп аудару - аны күрәләтә үлемгә дучар итү, җир йөзенә начар энергия тарата. Аны кисүчеләр кара магия тарафдарлары йоласын башкаручыларга охшап кала. Һәлак ителгән агачны өенә алып кайтып куйгач, тере күзәнәкләре үлеп баручы чыршының үлем ачысы исен иснәүчеләр сәламәтлегенә әлеге тискәре энергия зыян китерә. Без мәҗбүриләп үтерелгән агач мәете янында кәеф-сафа корабыз түгелме соң? Үле агачны бизәү - мәете бизәндерүгә – чи ахмаклык гамәленә охшап калмыймы? Яңа елны төн уртасында бүсенгәнче ашап-эчеп бәйрәм итү йоласы да мантыйкка сыешлы хәл түгел кебек... 

Яңа ел алдыннар бала-чагалар, үзләренең якты хыялын тормышка ашырырга өметләнеп, ихлас күңелдән Кыш бабайга хат яза. Кемгә - уенчык машина, кайсысына - смартфон, ә социаль ятимнәргә – үзләрен ачы язмыш кочагына ташлап киткән мәнсез әти-әнисенең акылга килүе, тылсымлы кичтә табылуы, шуларның җан җылысы тою бәхете бик кирәк...

Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә Чыршы бәйрәмнәре уздырып, үз һөнәрләрен Кыш бабай белән Кар кызына күрсәтеп бүләкләр алганга сөенүче сабыйларны, укучы балаларны шатландыруга каршы түгел мин. Үз өебезгә оныкларым кунакка килгәч, өсләрен дә салып тормыйча, залга йөгереп керүләрен, бизәлгән чыршы астыннан “Кыш бабай күчтәнәчен” тартып чыгарып, куанычлары эчләренә сыймаганга күрә, шаян куян балалары кебек сикерешә башлауларын күргәч, күзләремә шатлыклы яшьләр бөялә. Арча районындагы, Великий Устюгтагы Кыш бабай резеденцияләре эшчәнлеге дә мактауга лаек. Алар күпме баланың күңелен күрә!

Самими балачакның гомере бик кыска, ә якты хатирәләре - гомерлек! Башкаларны сөендерә алу - үзе зур бәхет бит ул! Мәкаләмнең максаты - Яңа ел бәйрәменә тел тидерү, аның әһәмиятен киметү түгел. Бу бәйрәмне ясалма (!) чыршылар бизәп каршыласак, меңәрләгән табигать гүзәлкәйләре - яшел чыршылар исән калыр иде! Өйгә хуш ис тарату өчен, бальзамнар сеңдереп ясалган матур шәмнәр яндырырга була, суына фитонцидлы эремәләр тамызылган һава сафландыргычлар кабызып кую авыр түгел.

Дуңгыз булганчы эчеп, атна-ун көн буе диванда аунамыйча, исерек баштан төрле фаҗигалар китереп чыгармыйча, бәйрәм кичендә хәләл тәмлүшкәләр белән генә сыйланып, бергәләп биеп-җырлап бәйрәм итәргә күнексәк иде кана! Без тере чыршылар сатып алмый башласак, аларны комсызланып күпләп кырып, табигатькә зыян салу юлы белән җиңел акча эшләүчеләр дә юкка чыгар  иде.

 Хәмидә Гарипова. Казан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading