16+

Быел бәрәңге мәйданы 1,3 мең гектарга арттырылган

10 июня 2025, 13:08
2307
0
0
Уку өчен 2 минут

Республикада чәчү компаниясе төгәлләнде. Бүген аграрийлар терлек азыгы әзерләү белән шөгыльләнә.

Быел бәрәңге мәйданы 1,3 мең гектарга арттырылган

Республикада чәчү компаниясе төгәлләнде. Бүген аграрийлар терлек азыгы әзерләү белән шөгыльләнә.

Шөкер, быел яңгырлар да мулдан булды. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итүенчә, дым запаслары яхшы дип бәяләнә.

– Татарстанның Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, июньнең ун көнендә уртача 18,6 мм явым-төшем булган, бу айлык норманың 31 процентын тәшкил итә, – диде ул. 

Татарстан буенча чәчүлек мәйданнары быел 2,7 миллион гектардан артык тәшкил иткән, шул исәптән 1,7 миллионга сабан чәчүе. Бөртеклеләр – 1,3 миллион гектар, 583 мең гектар – майлы культуралар, 53,7 мең гектар – шикәр чөгендере, 752 мең гектар – азык чөгендере. 

Бөртекле һәм азык культуралары мәйданнарын оптимальләштерү исәбенә майлы культуралар мәйданы 100 мең гектарга (көнбагыш – 86 мең гектар, уҗым рапсы 17 мең га) арткан. Агымдагы елда бәрәңге мәйданы 1,3 мең гектарга күбрәк һәм, «Чистай» холдинг компаниясенең бәрәңге эшкәртү заводы проекты исәбенә, ул 5,7 мең гектар тәшкил итә. Завод 100 мең тонна бәрәңге эшкәртер, шул исәптән 36 мең тонна фри, 12 мең тонна киптергән бәрәңге җитештерер дигән ышаныч бар. 

Бөртекле культураларны чәчүгә 283 мең тонна орлык кулланылган.
– Үзебезнең селекция орлыклары өлеше үсә. Азык-төлек иминлеге доктринасыннан билгеле булганча, 2030 елга чәчү орлыклары үзебезнең селекция белән кимендә 75 процент тәэмин ителергә тиеш. Агымдагы елда шикәр чөгендере чәчүлекләренең 53 процентына Россия территориясендә җитештерелгән орлык чәчелде. Узган ел бу күрсәткеч 8 процент тәшкил иткән. Кукуруз буенча – 70 процент (2024елда – 70 процент), көнбагыш – 61 процент (2024 елда – 43 процент), рапс – 60 процент (2023 елда – 51 процент), соя – 53 процент (2024 елда – 45 процент), – дип сөйләде журналистларга министр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча авыл халкын яшелчә орлыклары белән тәэмин итү программасына 20 млн сум бүлеп бирелгән. Гомумән алганда, аларга 30 тонна суган, 600 кг кишер орлыгы, 700 кг чөгендер орлыгы һәм 109 мең данәдән артык кәбестә үсентесе тапшырылган. Орлыклар Татарстан кулланучылар җәмгыяте системасындагы район кулланучылар берлекләре һәм кооперативлары аша бирелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading