«ШК» журналисты шәһәр буйлап җәяүле сәяхәткә чакыра
Сукно бистәсе
Сукно бистәсе метро станциясеннән чыгу юлындагы скверда иске трамвайлар «яши». Бу трамвайлар кайчандыр шәһәр урамнары буйлап йөргән. Хәзер исә алар биредә тора.
Шулай ук метро станциясеннән чыгуга шәһәр метросында алдынгы метро эшчеләре фотосурәтләре белән дә танышып була.
Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да гашыйк булган кеше бу сквер белән яхшы таныш инде. Чөнки ул чын мәгънәсендә гашыйклар почмагы. Яңа өйләнешкән парлар да монда килеп йозаклар элеп китә. Гашыйклар эскәмиясе дә бар. Ул туристларның да яраткан урыны. Кызу көннәрне генә скверда йөрергә уңайсыз. Агачлар булмагач, ышык та юк. Кич белән сквер янындагы Курчак театры матур утлар белән уйный башлый. Анда инде бөтенләй башка атмосфера.
Туклану урыннары: юк
Бәдрәф: юк
Чисталык: 5 балл
Иске Татар бистәсе
Бүген Иске Татар бистәсе шәһәрнең бай тарихлы почмагы гына түгел, ә иң гүзәл урыннарының берсенә әйләнде. Җәяүле урам буйлап хозурланып йөрү, иске татар ызбалары, Мәрҗани, Апанай мәчетләре белән танышу - болар барысы да күңелгә онытылмаслык ләззәт бирә. Урам башында диварда граффити белән ясалган рәсемнәр заман агымы белән борынгылык кушылганын күрсәтә.
Кабан күле яр буйлары да Иске Татар бистәсенең бер өлеше. Фонтаннарга кушылып, татар халык көйләре уйный. Бер сүз белән әйткәндә - романтика. Очрашуда, үз белемеңне күрсәтеп, бераз Татар бистәсе тарихын да сөйләсәң, сөйгәнеңнең йөрәге мәңгегә синеке булачак.
Туклану урыннары: киосклар бар, урам кафе, рестораннарга бай
Бәдрәф: юк
Чисталык: 5 балл
Химиклар мәдәният сарае артындагы парк
Паркка керүгә уен мәйданчыклары урнаштырылган. Таганнарда балалар гына түгел, олылар да атына. Ләкин иске таган тимерләре шыгырдаган тавышлар колакны ертып-ертып ала. Агачлар арасыннан чыккан тавыш куркыныч киноларны хәтерләтә. Паркларда йөри торгач, бары шәһәр үзәгендә генә яхшы юллар бар икәненә инандым. Бу паркта да халык юллардан зарлана.
- Юллар начар. Бала коляскасы белән йөрүе җайсыз. Йә комлыкка кереп батасың, йә ватылган асфальт белән азапланасың. Балалар мәйданчыгы кояшта урнашкан. Ә болай паркыбыз чиста, матур, - дип сөйләде Ксения Пулатова.
Туклану урыннары: юк
Бәдрәф: юк
Чисталык: 4 балл
Горький исемендәге парк
Кыш көннәрендә халык паркта тимераякта шуса, җәй көне ул футбол уеннары, велосипедта йөрү өчен менә дигән урын. Паркта прокатка роликлар да алып була. Сәгате 120 сум.
Быел шәһәрнең үзәк паркы төзелеш мәшәкате белән кайный. Ләкин бертуктамый барган эшләр дә халыкны куркытмый. Бер якта тракторлар җир казыса, икенче якта яшьләр велосипедларына утырып төзелештән калган түмгәкләр буйлап сикереп уйный. Иртәләрен монда спорт белән шөгыльләнәләр, йөгерәләр. Күбесе дүрт аяклы дуслары белән ял итә.
- Күпкә түзгәнне, азга гына түзәрбез инде. Паркка, чыннан да, ремонт кирәк иде. Ул матурланса, безгә дә рәхәт бит, - дип сөйләде миңа эте белән йөргән Светлана.
Көзгә беренчел ремонт эшләре бетәргә тиеш. Паркта ял итү өчен аерым урын да әзерләмәкчеләр. Ял көннәре анда төрле чаралар үткәрергә планлаштырылса, башка көннәрне шәһәр халкы яшел үләндә ятып ял итә алачак.
Туклану урыннары: якында гына «Лето» кафесы бар
Бәдрәф: бары «Трудовые резервы» стадионында
Чисталык: төзелеш бара
Яңа өйләнешүчеләр паркы
Кайчандыр автовокзал янындагы парк яңа өйләнешкән парлар арасында бик популяр булган. Хәзер парк үз халәтен югалткан. Монда агачлык, чәчәк түтәлләре арасында йөрсәң дә, шәһәр ыгы-зыгысыннан качып булмый. Бер якта машина хәрәкәте булса, икенче якта тимер юл урнашкан. Хәзер парк күбрәк вокзалга килгәннәр өчен ял итү үзәге.
- 1965 елда хатыным белән ЗАГСка барып язылышкач ук шушы паркта агач утыркан идек. Хәзер аны табып та булмый. Парк ташландык хәлдә. Яшь парлар монда килми дә, - дип көрсенә Николай Морзаев.
Туклану урыннары: юк
Бәдрәф: автовокзалда гына бар
Чисталык: 2 балл
Дәүләт Советы каршындагы парк
Сөйгән ярың белән шәһәрнең мәһабәт биналарын күзәтеп йөрер өчен менә дигән җир бу. Яшьләр фонтан-керпе янында бөтерелә. Анда яланаяк йөреп, бер-берсенә су чәчрәтеп тә уйный алар. Бу яңа өйләнешкән парларның да яраткан урыны. «Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы үзенчәлекле сыннарны да үз гомереңдә бер тапкыр булса да күрергә кирәк. Тау башыннан Казанка елгасын күзәтергә була. Анда аръяктагы Ривьера, Миллениум күпере, «Казан-Арена» стадионын бөтенләй башка ракурста күрерсең. Әлегә елга буенда ремонт эшләре алып барыла.
Туклану урыннары: юк
Бәдрәф: юк
Чисталык: 5 балл
Урицкий паркы
Паркта табигатьнең үз матурлыгы сакланган. Монда кеше кулы кагылмаган да дияргә була. Ара-тирә алабута, әрекмән куаклары күренгәли. Ясалма газоннар җәелмәгән. Авыл җанлы күңелем шушында рәхәт тапты. Чөнки монда чын-чынлап үзеңне табигать кочагында итеп тоясың.
Парк - бала белән ял итәр өчен дә иң уңайлы урын. Почмак саен диярлек комлык урнаштырылган, уен, спорт мәйданчыклары, аттракционнар да күп. Актив ял итәргә яратучылар өчен велосипедлар прокаты эшли. Сәгате - 100 сум.
- Безгә парк бик ошый. Ләкин кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында чүп күп. Кичләрен яшьләр гөрләшеп утырырга ярата, шуңа да балалар белән ул вакытта йөрүе җайсызрак. Паркта балалар өчен күбрәк акцияләр үткәрелсен иде. Шәһәр үзәгенә кадәр автобус белән йөрүе читен бит. Ә бу парк якын гына, - дип теләк белдерде Гөлназ Төхвәтуллина.
Паркка күптәннән ремонт ясалмаганы күренә, асфальт юл таушалган. Монда инде җилдертеп роликларда йөреп булмый.
Паркның нәкъ уртасында милли орнамент белән бизәлгән кызык ерганак бар. Аның мәгънәсенә озак төшенә алмадым.
- Ул Сабантуйлар, төрле бәйрәмнәр оештыру өчен ясалган. Мин кечкенә вакыттан бар инде ул. Парк минем үземә ошый. Ләкин бераз тәртип урнаштыру комачау итмәс иде, - ди Юля Тузенкова.
Паркта урнашкан кафелар янындагы сулыклар балыклар белән мыжлаган. Сулык - кечкенә балаларның иң яраткан урыны. Сабыйлар шунда куллары белән балык тотып мәш килә.
Урицкий паркының нәкъ уртасында сулыктан урнашкан зур фонтан бар. Ял итүчеләр анда үрдәкләр ашата. Күгәрченнәр дә бик күп. Аларның әрсезлеген күреп шаккатасың. Кешеләрнең үрдәкләргә ыргыткан ипи кисәген алар да талап ала.
Туклану урыннары: киосклар, кафелар бар
Бәдрәф: биотуалет урнаштырылган
Чисталык: 3 балл. Парк зур булу сәбәпле, аның территориясен җыештырып бетерү читен. Чүп савытлары янында җирдә буш шешәләр ауный. Парк уртасында диярлек зур корыган агач ята. Чирәмдә тәмәке төпчекләре, реклама белдерүләре, симәнке чүпләре күп
Меңьеллык паркы
Парк студентлар һәм эшмәкәрләр урыны. Күп кеше офислардан, уку йортларыннан чыгып паркта ял итә, бушка интернетта утыра. Фотосурәткә төшәргә, кич сөйгән ярың белән йөрергә дә менә дигән урын. Кызу көннәрне бераз читен, чөнки зур агачлар булмаганга, паркта бөркү. Эскәмия өсләрендә кояштан саклый торган кәрнизен ясап куйсалар да, аннан файда юк. Паркның үзәгендә фонтан тора. Агачлар саны, парк Казанның меңьеллыгына төзелгәнгә күрә, меңгә җитә.
Туклану урыннары: якын-тирәдә кафелар күп
Бәдрәф: парктан чыгу юлында биотуалет бар
Чисталык: 5 балл
Ленин бакчасы
Танылган рус язучысы Василий Аксенов шәһәрнең иң матур җирләренең берсе итеп Ленин бакчасын атаган. Башта Николай, аннан Пушкин бакчасы булган парк - студентларның яраткан урыны. Монда дәресләрен «тозлаучылар» да, дәресләрдән соң ял итүчеләр дә күп.
Паркның бер ягында бөек химик Александр Бутлеров һәйкәле бар. Каршы якта репрессия корбаннарына һәйкәл куелган. Аның дүрт ягына татар, рус, инглиз, гарәп телләрендә «Кичер» сүзе язылган. Ике Амур сыны төшерелгән XIX гасыр фонтаны паркның үзәгендә тора.
Ленин бакчасы чиста, аллы-гөлле чәчәк түтәлләре белән бизәлгән. Паркта гади эскәмияләрдән кала, гашыйклар өчен йөрәк формасында мәхәббәт эскәмияләре урнаштырылган. Бакча шәһәр кунакларын да үзенә җәлеп итә.
- Монда искиткеч матур! Миңа мәхәббәт эскәмияләре, фонтаныгыз ошады. Репрессия корбаннарына куелган һәйкәлнең генә скульптор идеясен аңламадым. Шәһәрегездә милли калорит күренә. Белдерүләр өч телдә язылган. Үз телегезне дә онытмыйсыз, шәһәр кунакларына да уңайлы шартлар тудырасыз икән, - ди Сыктывкардан килгән Игорь Кузнецов.
Туклану урыннары: якын-тирәдә кафелар бар
Бәдрәф: юк
Чисталык: 4 балл. Агач күләгәсендә сыра чөмерүчеләрдән буш савытлар, тәмәке төпчекләре кала
Җиңү паркы
Җиңү паркында да төзелеш эшләре гөрли. Аңа карамастан, монда халык агымы кимемәгән.
Парк җиңүнең 50 еллыгына ачыла. Бөек Ватан сугышының 1418 көне һәм төне исәбенә монда шуның кадәр агач утыртылган. 9 май көннәрендә парк яу кырында ятып калган солдатларны искә ала торган урын булса, ел әйләнәсе ул шәһәр халкының ял үзәге. Паркта велосипед, роликлар прокаты бар. Балалар өчен түләүле уен мәйданчыклары эшли.
- Монда балалар белән ял итәргә рәхәт. Бала машина астына керер дип курыкмыйсың. Ләкин бер-ике яшьлек балаларга гына бер комлык та юк. Минекеләр зур инде. Сугыш машиналары, танклар, самолетлар өстеннән төшмиләр, - дип сөйләде Теләче районыннан килгән Альмира Әминова.
Җиңү паркы үзгә парк. Монда су коену костюмнарын кигән кешеләр дә гаҗәп күренеш түгел. Парктагы сулык янында кызынырга ярата халык. Су керүчеләр дә күренгәли.
Туклану урыннары: туңдырма, салкын су, татлы мамык, попкорн сату үзәкләре бар
Бәдрәф: биотуалет урнаштырылган
Чисталык: 5 балл
Черек күл
Черек күлгә кергән урында Гашыйклар аркасы бар. Ул 1930 елларда урнаштырылган. Арка үзенчәлекле акустик эффектка ия. Аның ике ягында торучы кеше пышылдап сөйләшсә дә, бер-берсен яхшы ишетәчәкләр. Күп гашыйклар үз хисләрен шунда аңлата.
- Бар да бар, ләкин барыбер паркка нәрсәдер җитми кебек. Бу бай тарихлы парк, әллә борынгылык җитми инде, - дип сөйләде миңа китап укып утыручы Лилия.
Чыннан да, парк заманча рухта эшләнгән. Иске ике яшел бинаны исәпләмәгәндә. Балалар мәйданчыгы бөтенләй юк. Зур паркка бер кечкенә генә комлык бар.
- Бу комлыкны балалар өчен дип бер эшмәкәр ясап куйды. Комлык янында утыргычлар юк, шунысы да җайсыз. Оныклар уйнаганын басып карап тору авыр инде безгә хәзер. Бу бит шәһәр үзәгендә урнашкан парк. Аны шундый матур, күзне ала алмаслык итеп ясарга була иде. Никтер шәһәр хакимияте моңа игътибар итми, - дип белдерде Равия апа Галимова.
Туклану урыннары: «Черек күл» кафесы
Бәдрәф: биотуалет урнаштырылган
Чисталык: 4 балл. Беседкада тәмәке төпчекләре ауный, «матур» сүзләр язылган
Автор һәм Дамир Бәдриев фотолары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар