16+

Дистә еллар буена җыйган акчасын күчергән

Әлмәттә яшәүче олы яшьтәге ханым 5 млн сумнан артык акча җыйган һәм барысын да аферистларга «бүләк иткән».

Әлмәттә яшәүче олы яшьтәге ханым 5 млн сумнан артык акча җыйган һәм барысын да аферистларга «бүләк иткән».

70 яшьлек пенсионер ике тапкыр мошенникларның капкынына эләккән. Беренче көнне ул аферистларга СНИЛС номерын хәбәр итә-шул рәвешле җинаятьчеләргә дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетын ватарга мөмкинлек бирә. Икенче көнне аңа кәттәрәге, ягъни ФСБ хезмәткәре «шалтырата» һәм Мәскәү тикшерүчеләре шул әбигә карата мошенниклык турында җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр итә. Документны гамәлдән чыгару өчен ул аның счетларында сакланучы барлык акчаларны имин счетка күчерүен сораган.

Шунысы кызык, банк хезмәткәрләре пенсионер ханымны акча күчерүләрдән туктатырга тырышып караган, ләкин өлкән яшьтәге хатын үз сүзендә торган. Ул барлык акчаларын акчага әйләндергән һәм аферистлар әйткән «имин счетка» 5,1 млн сумнан артык акча күчергән.

Әлмәттә яшәүче хатын туганнары белән сөйләшкәннән соң гына мошенникларның капкынына килеп эләгүен аңлаган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган

Сак булыгыз, законсыз операция турында шикле шалтырату керсә, сөйләшүне өзегез. 

Таныш булмаган затларга телефон аша үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызны, шулай ук банк реквизитларын хәбәр итмәгез, телефоныгызга таныш булмаган кешеләрнең тәкъдимнәре буенча үзегезгә таныш булмаган кушымталар урнаштырмагыз. Билгесез реквизитлар буенча акча күчергәндә уяулык саклагыз, тикшерелгән сайтлардан гына файдаланыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading