16+

Урманга барсаң, штраф квитанцияңне дә кыстыр

Татарстанда федераль урманнарда быел янгын хәвефе сезоны апрельнең беренче ун көнендә үк игълан ителергә мөмкин. Узган ел урманнарга керүдәге чикләүләр 25 апрельдән башлап 15 октябрьгә кадәр дәвам итте.

Урманга барсаң, штраф квитанцияңне дә кыстыр

Татарстанда федераль урманнарда быел янгын хәвефе сезоны апрельнең беренче ун көнендә үк игълан ителергә мөмкин. Узган ел урманнарга керүдәге чикләүләр 25 апрельдән башлап 15 октябрьгә кадәр дәвам итте.

–Урман буйларындагы корган үләннәр язгы якта, күзәтү астында, яндырыла иде, быел бу чара көзге айларга күчерелде. Чөнки, коры һава урнаша бара, урманнарда янгын башлану ихтималы зурая. Табигатьтәге 10 янгынның 9ы кешенең битарафлыгы сәбәпле килеп чыга. Ылыслы урманнарда учак ягу тыела. Ял иткән вакытларда урманнарда пыяла шешәләр, чүп-чар калдырырга ярамый, –диде республика урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Әзерлек чаралары
Янгыннарны булдырмау максатында, урман буйларына 2395,2 чакрым сукаланган полосалар  ясалачак. Әлеге полосаларның 1,4 метр киңлектә булуы таләп ителә. Торак пункт, бакчачылык ширкәте яки җитештерү корылмалары урманга якын урнашкан очракта, урман белән ике арада 10 метр киңлектәге сукаланган полоса ясалырга тиеш. Илгизәр Зарипов әйткәнчә, урман белән ике арада сукаланган полоса ясау торак пунктларның, агропредприятиеләрнең һәм бакчачылык ширкәтләренең үзләренә йөкләнгән. 

 Авыл хуҗалыгы кулланышындагы җирләрдә корган үсемлекләрне, иске саламны, камылны яндыру тыела. Әгәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре корган үләннәрне ягудан төрле янгыннар китереп чыгарса, алар штрафка тартылу гына түгел, ә субсидияләрдән дә мәхрүм ителәчәк. 

– “Урманнарны саклау” федераль проекты һәм Татарстан Рәисе теләктәшлегендә урманчылыкларның техника паркы елдан-ел яңартыла. Быел янә 59 берәмлек махсуслаштырылган техника сатып алына. Урман янгыннарын сүндерүгә 455 хезмәткәр тупланды, алар карамагына 355 төрле техника бирелде. Янгыннар кискенләшкән нәүбәттә, юридик затлардан – 598 һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсеннән 774 берәмлек техника җәлеп ителәчәк, – диде Илгизәр Зарипов.

26 өй янган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Константин Чанышев кешеләрне шәхси хуҗалыклары һәм бакчачылык ширкәтләрендәге кишәрлек территориясен чисталыкта тотарга чакырды.

– Учак корылмалардан 15 метр читтә булсын. Чүп-чарны махсус мәйданчыкка илтү хәерле. Кишәрлектә чүпләрне ябык мичләрдә яки 30 сантиметрдан да ким булмаган тирәнлектәге, 1 метрга 1 метр зурлыктагы чокырда күзәтеп торып яндырырга кирәк. Игътибарсызлык бик кыйммәткә төшәргә мөмкин, – дип кисәтте Константин Чанышев.

Тукай районындагы бакчачылык ширкәтендә 2021 елда, саксызлык аркасында янгын чыгып, 26 өйнең янып беткәнлеген гыйбрәт мисал итеп китерде ул. 
Узган ел табигатьтә 2 мең янгын чыга башлау очрагы теркәлгән, 140 кеше штрафка тартылган. Быелгы язда космик күзәтү ярдәмендә республикагы урманнар янында, болыннарда янгын чыга башлауның 7 очрагы теркәлгән, хәвеф чыганаклары тиз арада бетерелгән.

Белеп тор
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафлар: гражданнарга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр; вазифа биләгән затларга – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; юридик затларга – 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр. Кагыйдә бозу урман янгынына китерсә һәм урманга зыян салынса, җинаять эше кузгатыла.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading