16+

Урын өстендәге туксан яшьлек әбине котлаучы булмаган

Әтисе Габделхәй сугышка киткәндә кызы Тәзкирәгә 8 яшь була. 7 баладан бердәнбер исән калган Тәзкирә, Габделхәйнең колхоз ындырында эшләп нык салкын тидергән авыру энесе Габдрахман бер аяксыз инвалид хатын Мәрьямбану-Минзифа апа җилкәсендә кала.

Урын өстендәге туксан яшьлек әбине котлаучы булмаган

Әтисе Габделхәй сугышка киткәндә кызы Тәзкирәгә 8 яшь була. 7 баладан бердәнбер исән калган Тәзкирә, Габделхәйнең колхоз ындырында эшләп нык салкын тидергән авыру энесе Габдрахман бер аяксыз инвалид хатын Мәрьямбану-Минзифа апа җилкәсендә кала.

Гаилә ачлыкка тилмереп яши. Ашарга ризык, кияргә кием, лампага салырга керосин, тоз, шырпы... булмый. Карточка белән пекарнядан кеше башына берәр сынык ипи бирелә. Бәрәңге сабагын ваклап, чыпчык кузгалагын, кычыткан, туң җирдән яшереп күкәрин (яртылаш черегән, өшегән бәрәңге) җыеп, ашыйлар. Соңрак Габдрахман абый үлгәч, аны соңгы юлга аяксыз килен озаткан...

Авыл йорты кечкенә дип тормыйлар, җирле хакимият Мәскәүдән эвакуацияләнгән 15 марҗаны өйгә урнаштырган. Өйдәшләр бик әшәке кыланганнар: идән тактасын кубарып, олы йомышларын идән астына йомышлаганнар, каралты-кураны чүпкә, тизәккә, сасы искә тутырганнар, әйләнә тирәдәге бөтен агач, киртә-коймаларны сүтеп, якканнар. Ягарлык әйбер калмагач, аларны колхозның фермасы йортына күчергәннәр.

Тәзкирә апа бик яшьли колхозда бушка эшли башлаган. Мәмдәлнең иске мәктәбе артында әвен базы булган. Шунда алар ашлык көлтәләре киптергәннәр. Ач-ялангач, кечкенә буйлы сабый ул авыр көлтәләрне ничек әйләндерә алды икән?!.. Хөкүмәтебез сугыш чоры балаларының пенсиягә чыкканда эш стажын 1950 елдан гына исәпләгән. Алдагы дистә еллар гамәлдән бөтенләй төшеп калган.

Үсеп, кияүгә чыккач та, Тәзкирә апа рәхәт күрмәгән. Ире рәхим-шәфкатьсез бәндә булган, усал кайнанасы да, аны иш итмичә, гел кагып торган. Беренче баласы – туу белән, икенчесе – ярты елдан соң үлгән, өченчесе – гаилә корырга өлгермәгән Гомәр улы 39 яшендә, теш авыртуыннан катлаулы операцияләр кичереп, бакыйлыкка күчкән.

Соңгы ике елда Тәзкирә апаның да сәламәтлеге нык какшады. Башта ковид белән авырды. Аннан исән-сау калып, тернәкләнеп киткәч, мунча ягарга уйлаган. 90га якынлашкан ятимә карчыкның үз саксызлыгы аркасында ут кабып, тәненең 30 проценты нык пеште. Ярты ел буена Казан, Биектау, Дөбъяз больницаларында ятты. Картлар йортына урнаштыру турында килешү булса да, җәрәхәтләре төзәлеп бетмәгән ялгыз карчыкны өенә кайтардылар. Авыл бүлнисе хезмәткәрләре гарип ятимә карчыкның сәламәтлеген кайгыртып, әллә ни майтармадылар. Чакыруларга да ялындырып кына килә иделәр. 

Соцработникларга рәхмәт, урын өстендә яткан чакта көненә ике тапкыр: иртәге 9да һәм кичке 4тә килеп йөрделәр. Тәүлекнең башка вакытында бөтенләй йөрергә сәләте булмаган авыру карчык салкын чәй яки су эчеп, коры-сары ризык ашап, асты юеш килеш ятып торды. Ерак туганыбызның бик тә рәхимле, туган җанлы Сәвия кызы бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, җәрәхәтләрне дәвалап, Тәзкирә апаны аякка бастырды. Соцхезмәткәрләрнең дә режимы үзгәрде: көнгә бер тапкыр гына йөри башладылар. Инде пешкән җирләре төзәлеп бетте генә дигәндә, Тәзкирә апа, бусага төбендә егылып, бот сөяген сындырды. Казанда операция ясатып кайткач, янәдән урын өстендә ул. Ярты ел элек булган эпопея яңадан кабатланды.

Ачлык-ятимлекнең, ялгызлыкның тирән ачысын татыган ТӘЗКИРӘ апа 1 июльдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Үзе урын өстендә булса да, соцработник Зәмзәмия Гомәрова белән Сәвия, иртүк килеп, матур итеп, мул ризыклы чәй табыны хәзерләп, бергәләп Биектаудан вәкилләр көттеләр. Ни кызганыч, главадан да, җирле советтан да, ветераннар оешмасыннан да, клубтан да килүчеләр булмады. Болай да нәүмиз һәм бәхетсез итеп үзен санаучы Тәзкирә апаның кәефе нык корылды.

Шунысы куандыра, әзер табында тиз генә күрше-күләнне җыеп, Корьән укытылды. Йортка изге Корьән сүрәләре, догалар иңде. Аллаһы Тәгалә Тәзкирә апаның барлык яхшы гамәлләрен кабул кылсын, гомеренең дә гамәлләренең дә ахырын хәерле итсен инде. Әмиин!

Миләүшә Сафина. 
Биектау – Мәмдәл. 
Фотолар шәхси архивтан һәм freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading