Авыл читендә – җимерелеп бетеп, җиргә сеңгән һәм берничә терәү куелган кечкенә йорт. Ул, еллар буе үсеп һәм озын-озын булып кипкән тигәнәк-чәнечкеләр, чүп һәм вак чаган агачлары баскан җирдән күренми дә диярлек. Бу тирәгә юлы төшкән чит кеше биредә инде кеше яшәми дип уйлаячак һәм ул ялгыша... ярым җимерек йортка кар өстендә сизелер сизелмәс кенә сукмак сузылган.
Сүзне бүген күргәннәрдән башлыйм
Берничә ел элек Хәнсевәр авылында кыргый тормыш алып баручы бертуган Фәнүзә һәм Фәридә исемле хатын-кызлар яшәгәнлеген ишеткән идем. Шуннан бирле алар белән танышасым, барып, күреп сөйләшәсе килү теләгем көннән-көн арта барды. Авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдиновка шалтыраттым һәм ул безне әлеге йортка алып керәчәк.
Тышта 20 градус салкын. Бу төндә әле тагын да салкынрак булгандыр, тирә-якта агачларны, кеше биеклегеИ
булып үскән тигәнәкләрне ап-ак бәс сарган. Шуларны аралый-аралый, җимерек йортка якынлаштык. Башыма кимәгән идем, чәчемә тигәнәк ябышты. Чәч араларыннан аны чүпләп алдык та тар гына сукмактан өй ишегенә килеп җиттек. Кайчандыр такта гына сугып ясалган иске ишеккә иске чүпрәк-чапраклар эленгән, ул яртылаш ачык. Өйнең алгы як бүлмәседер... ниндидер чүп өемнәре арасыннан өстәл почмагы шәйләнә, матчага эленгән, идәндә өелгән чутсыз- хисапсыз иске чәйнекләр һәм ниндидер савытлар, кайчандыр кызыл балчык белән сылап кына куйган, морҗасы җимерек мич һәм өстенә чүпрәк-чапрак өелгән борынгы такта сәке... Икенче бүлмә ишеге дә ярым ачык ята. Борынга чыдап булмаслык сасы ис килеп бәрелә. Шунда үтәбез.
– Бу – Фәридә, – дип таныштырды безне, керә-керешкә, авыл җирлеге башлыгы ниндидер шәүлә белән. Тыштагы аклыктан соң, монда күзгә төртсәң дә, бераз күрми тору халәтен кичерәсең.
– Исәнмесез, Фәридә апа, сезнең янга утырсам буламы? Мин редакциядән – Индира булам, – дип, шәүләгә якынлашам. Берничә кат пәлтә, аның өстеннән керләнеп каткан зур гына ир-ат курткасы кигән, башына шапка өстеннән бер пальтоның капюшонын элгән, ә пәлтә үзе аркасына гына ябылып куелган халәттә, бите кечкенә генә булып күренеп торган кеше шәүләсе янында торам. Күңелгә шом йөгерә, ярый әле мин ялгызым түгел.
– Утыр соң, нишләп килдегез инде тагын? Нишләп йөрисез, – диде ул, муенына бәйләгән керләнеп каткан чүпрәкләрен кузгаткалап. Йөзен күтәреп миңа карады. Йөзе ямьсез түгел. Пычрак чүпрәкләрдән арындырып куйсаң, менә дигән хатын-кыз булыр иде, мөгаен.
– Сезгә монда салкын түгелме? Ничек йоклыйсыз? Ничек көн күрәсез?
– Өйрәндек инде хәзер, суык түгел миңа, – дип, минем сорауларыма кыска гына җаваплар бирде. – Фәнүзә Алиядә йөри. Мин дә, ул да монда йоклыйбыз. Салкын түгел миңа. Ябынып йоклыйм мин. Идәннәрне генә комык тишкәләп бетерде, шуңа суык. Ягып та җылы булмый. Нигә ягарга? Болай да өшемим мин.
– Сез бит мәктәптә укыгансыз? Исегездәме? Фотолар сакланмадымы?
– Укыдым инде. Нәрсәгә кирәк бу сезгә? Без шулай өйрәндек инде. Торабыз. Фото юк безнең. Булса да сакламас идем, кирәкми.
– Әти-әниле чакларыгыз исегездәме?
– Истә инде. 1980 елда әниебез чирләп үлде, 2011 елда әти үлде. Шуннан Фәнүзә белән икебез генә калдык. Фәнүзә 1961 елгы, мин 60нчы елгы. Әти булганда мич бар иде. Хәзер мич тә кирәкми безгә, өйрәндек инде.
– Сезнең кайсыгыздыр кияүгә дә чыккан булган дип ишеттем...
– Фәнүзә ул. Аның иренең юне булмады, аерылды. Ник килдегез дим? Без шулай яшибез. Өйрәндек инде.
– Сезгә бит башка торак, өй бирәбез диләр...
– Кирәкми, ничек торасың анда. Без монда торабыз. Өйрәнгән урыныбыз. Авылдан китәсем килми. Чирләгәнем дә юк минем. Бүтәнчә яши белмибез инде. Бәйләнмәгез миңа. Сүзем бетте.
Ярдәм итәргә тырышулар күп булган
– Фәнүзә белән гел аралашып, хәлләрен белеп торам. Анысы урамда да, юлда да очраштыргалый, – дип сөйләде Салих авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдинов. – Алар берничек тә элемтәгә керми, сөйләшү һәм кешеләр белән очрашудан качалар. Ничек кенә һәм нинди генә ярдәм тәкъдим итеп әйтсәк тә, гел каршы киләләр, Алар турында районда да күптәннән беләләр. Газы-суы кергән өйләр дә бар югыйсә, шушы ук авылдан дибез. Риза түгелләр, күчмиләр. Бертуган энеләре бар иде. Ул күптән түгел генә үлгән диделәр. Октябрьский ягында яши, аралашмыйлар иде. Авылдашыбыз Алиягә рәхмәт инде, Фәнүзә белән ничектер уртак тел тапты. Аларны караштырып тора. Башта җылы аш, чәй керткәли иде. Соңгы вакытта Фәнүзә, Алияләргә барып, үзе чәй кайната, ашарларына пешереп, Фәридәгә ашата. Анысы бер кая да чыкмый да, йөрми дә. Без кулдан килгәнне тәкъдим итеп карадык. Картлар йортына урнаштырабыз дигәч, бөтенләй качып киттеләр. Ике атна тирәсе эзләдек. Алия тапты үзләрен. Аның аша тынычландырып, кире шушы өйләренә кайттылар. Бөтен сүзләре шул: “Тимәгез безгә, без шулай өйрәнгән, без моннан күчмибез”.
Авыл җирлеге башлыгы сүзләренчә, биш ел элек алар яшәгән урынга янгын турында хәбәр итү җайланмасы да урнаштырылган. Бу өйдә берничә генә ак төстәге әйбер – матча тирәсенә беркетелгән янгын турында хәбәр итүче җайланма һәм берничә ак төстәге песиләре.
Фәнүзә апа күршеләре Алия Котлыева өендә иде. Аның өсте-башы әле бөтенләй карамаслык түгел.
– Без сезнең өйдә булдык. Анда бик салкын, ничек яшисез? – дип, аңа да Фәридәгә биргән сорауны бирдем.
– Салкын инде. Ярый әле Алия апа бар. Көн үтә инде. Алия апаның малларын карашам.
– Нишләп мондый яшәү рәвешендә калдыгыз? Тормышта ни булды? Үпкәләттеләрме? Рәнҗеттеләрме?
– Әни бар вакытта рәхәт иде. Ул үлгәч, шулайга әйләнде. Мичкә яга идек. Бүтән җиргә күчәсе килми безнең. Фәридә бөтенләй бер кая да китми ул. Аның башка өй турында ишетәсе дә килми. Энебез дә үлеп киткән. Ул исемә төшсә, елыйм мин. Үскәндә, мин аны тирбәтеп, бәллүдә үстердем. Безне бер кеше дә рәнҗетмәде дә, үпкәләтмәде дә. Кемгә үпкәлим мин? Мин мәктәптә начар укыдым. Фәридә әйбәт укыды. Аны Альбина апа гел мактый иде. Мин начар укыгач, беркая да бармадым. Чүтедә сыер саудым бераз.
– Кияүгә дә чыккан булгансыз бит...
– Кияүдә алты ай тордым. Ирем әшәке булды, кыйный иде. Мин үзем яратып та бармадым, димләделәр. Әйбәт егет, дигәннәр иде. Төнлә, караңгы төшкәч качып киттем. Башыңны балта белән чабам, дия иде. Куллары каты, көрәк кебек иде.
– Классташларыгызны хәтерлисезме?
– Хәтерлим, исәр түгел бит мин. Гөлсирин, Рүзилә, Диләфрүзләр бар иде. Тугыз кыз идек. Класста 24 бала идек.
– Ничек, кайда юынасыз?
– Җәй көне генә мунча керәм, кыш – юк. Фәридә бөтенләй юынмый. Ачулансаң да юк. Юынмый да, кешеләр белән дә аралашмый. Әйбәт укыды, кешеләр белән сөйләшмәде дә. Шалты авылында тугызны, әллә унны бетерде ул. Егете дә булмады. Минем артымнан әле егетләр йөрде. Ул бер кешене дә якын китермәде. Салихтан бер егет йөргән иде килеп. Бер тапкыр хат та язган иде. Барасыңмы дип килгән дә иде. Юк, бармадым, кирәкми. Ул вакытта әти дә чирли иде.
– Алга таба ничек яшәргә җыенасыз?
– Алия апа исән булса, яшибез. Газдан куркам мин. Янгын чыгар дип куркам. Газ плитәсенә дә көчкә өйрәндем. Аны да Алия апа булганда гына кабызам мин. Газ кергән өйләрдән дә куркам. Тегендә үзебездә газ юк. Анда нигә бардыгыз инде? Абзар кебек бит анда.
– Ник җыештырмыйсыз соң?
– Әниләр барында чиста иде. Әле Фәридә ярдәм итми. Аңа кирәкмәгәч... Җыештырасы килми, шулай өйрәндек инде без.
– Бакчагыз бар бит, ник җәй көне бәрәңге утыртмыйсыз?
– Бакча? Юк, кирәкми. Кем эшләсен аны? Анда утыртырлык җир калмады, чүп баскан инде.
– Соң утасагаз, җир була бит!
– Юк, нишләп анда бәрәңге утыртыйм инде... Фәридә барыбер уташмас, ярдәм итми ул. Чыкмый да... Энем үлгән, аны сагынып елыйм әле мин. Ярдәм кирәкми безгә. Фәридә дә китми. Минем дә бер кая да китәсем килми. Туганнар бар әти-әни яклап. Алар безне бөтенләй онытканнардыр инде. Үзебез дә кызыксынмыйбыз. Безгә бер кеше дә кирәкми. Ярдәм дә кирәкми. Без шулай өйрәнгән инде.
“Кыргый булсалар да, башлары эшли. Ялкау алар”
Хәнсевәр авылында яшәүче, юк, “җан асраучы” Фәнүзә һәм Фәридә Әхмәтҗановалар белән уртак тел таба алган бердәнбер кеше – Алия Котлыева. Ул авыл кибетендә сатучы булып эшли. Аның янына да сугылып чыктык.
– Кыргый булсалар да, башлары эшли, ялкау алар. Мин Фәридә белән Фәнүзәне берничә ел гына беләм. Чөнки авылдан унбиш яшьтә чыгып киттем мин. Авылга яңадан гына, олыгайгач кына кайттым. Мин алардан курыкмыйм да, шикләнмим дә, – ди Алия Котлыева. – Башкалар алардан шикләнәләр, үзләре дә кеше белән аралашмый. Фәридә бөтенләй кыргыйлашкан. Ул беркайчан да юынмый да, киемен дә алыштырмый. Битен-кулын юамы икән, белмим. Фәнүзә дә кышын мунча керми, чөнки өйләрендә салкын. Анысы керсә, шул җәй көне мунча кергәли миндә.
– Сез ничек уйлыйсыз, алар ни өчен шундый яшәү рәвешен сайлаганнар? Шулай яшәргә нәрсә мәҗбүр итә аларны?
–... Белмим, ни әйтергә дә. Ялкаулыктыр дип уйлыйм, – ди Алия апа. – Башлары эшли бит аларның. Менә минем песием бар. Алар песиләрне бик яраталар. Мин ялгыш кына песиемне аяк белән тибеп җибәргәнне күрде дә, мине бик каты ачуланырга тотынды. Имеш, песигә типсәң, аягың сына. Гөнаһ шомлыгына каршы, аягымны авырттырдым. Фәнүзә, шуны исендә тотып, миңа әйтте: “Менә песигә типсәң, аягың сындымы!”. Усаллыклары да җитәрлек. Апалы-сеңелле булсалар да, дус түгелләр алар.
– Сез аларны балачакларын, яшүсмер вакытларын хәтерлисезме?
– Фәридә минем бертуган энем Атлас белән укыды. Ул гел җәяү йөрде мәктәпкә. Башка балалар трактор белән йөриләр иде, ул беркайчан башкалар янына утырмас. Бик спортивный булып истә калган, – дип сөйләде Алия Котлыева. – Икесе дә мәктәптә укыдылар. Фәнүзә кибеткә кирәк-яракка килгәләп йөри, Фәридә өйләреннән чыкмый. Хәзер аларның пенсиясе бар. Пенсиядән пенсиягә яшиләр. Хәлләренә керәм инде, кайчан әҗәткә дә алып ашыйлар.
– Исерткеч эчемлекләр алалармы?
– Юк. Гөнаһка керәсем юк. Бер кайчан да аракы-мазар алганнары юк, эчмиләр. Исереп йөргәннәрен күргәнем юк, – ди сатучы. – Аракы түгел, Фәридә майонезлы, колбасалы әйбер дә ашамый. Хәтта ипинең тышын ашамый, эчен генә ашый, имеш, ипинең тышын кеше тота һәм ул пычрак була. Ипинең тышын каерып, башта песиләрен ашата, эчен үзе ашый. Ә үзе бер дә юынмый, ипи тышыннан җирәнә.
– Фәнүзә сездә көннәр буе нишли соң?
– Минем сарыкларым бар. Мин эшкә киткәч, Фәнүзә шул сарыкларымны карашам дигән булып килә инде, ярый, йөрсен дип уйлыйм. Мин аларны кызганам, – ди Алия Котлыева. – Фәнүзә, кереп чәйләр дә эчә, кайнатып алып чыга сеңлесенә дә. Сарык йоны кыркыша кайчан. Мин дә кертмәсәм, катып үләрләр дип уйлыйм. Болай да Фәридәсе ничек чыдыйдыр, аңламыйм. Кайчак кыш көннәре бик салкын була бит. Өй түгел инде ул, абзар кебек. Өйләрендә бер лампочка яна, газ юк. Күпме артларыннан йөрделәр. Яңарак йорт та тәкъдим иттеләр, бу өйләренә мич чыгарабыз, дип тә әйттеләр, риза түгелләр. Картлар һәм инвалидлар йортына илтәбез дигәч, бөтенләй качып йөрделәр. Ике атна буе күпер төбендә яшәгәннәр. Барып, табып, көч-хәл белән әйдәләп алып кайттым.
Фәридәнең мәктәп еллары
Фәнүзә һәм Фәридәнең мәктәп елларын сораша торгач, Фәридәне укыткан укытучы – Альвина Сәмигуллинаны да эзләп таптык. Ул үзендә сакланган фоторәсемне дә алып килде.
– Мин аларның Фәнүзәсен хәтерләмим, ә менә Фәридәне яхшы хәтерлим, – дип сөйләде кайчандыр математика фәнен укыткан Альвина Солтан кызы. – Ул дәрестә һәрвакыт игътибар белән тыңлый, укытучы кушканнарны вакытында , төгәл башкара иде. Мин алар классында математика фәнен укыттым. Фәридә дәрескә һәрвакыт әзер булыр иде, “4” һәм “5” билгеләренә генә укыганын беләм. Артык тыныч, боек иде. Башкалар белән дә, классташлары белән дә аралашмады, гел берүзе калырга омтылды. Хәтта мәктәптә оештырылган чараларда, бәйрәмнәрдә катнашмады, түгәрәкләргә йөрергә дә теләмәде. Өйләренә барганым хәтердә. Бик ярлы яшиләр дип истә калган.
Үзе укыткан укучыларының шундый тормыш хәлендә калуына Альвина Сәмигуллина бик борчылды. Юлы шул якка төшү белән, алар яшәгән өйгә барачагын әйтте.
– Мин бит укытучы кеше. Бәлки мине ничектер тыңларлар, оялырлар кебек, – ди Альвина Сәмигуллина. – Бүгенге көндә утсыз, газсыз, сусыз һәм җылытылмаган өйдә ничек тормак кирәк? Бәлки оялырлар? Бәлки, һичьюгы картлар йортына барырга күндерә алырмын... Барам әле, тыңламый калмаслар...
Индира Сәйфуллина
"Бавлы Информ"
Комментарийлар