Татарстан галимнәре күп еллар дәвамында яңа сортлар булдыру юнәлешендә хезмәт куя.
Әй ярата да инде татарлар бәрәңгене. Бәрәңге утыртырга дисәләрме... котып җилләре, яңгыры-кары да нипочем! Көннәр салкын торуы, төннәрен кырау төшүе дә 9 май бәйрәмнәрендә бәрәңге утырту традициясен боза алмады. Бик күпләр, күнегелгәнчә, узган озын ялларда бакчаларга икенче икмәк “чәчәргә” чыкты. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге биотехнологиясе бүлеге баш фәнни хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева сүзләренчә, моның зыяны артык булмаска тиеш. Әмма бәрәңге тишелеп чыгуы озаккарак сузылырга мөмкин.
Татарстан галимнәре күп еллар дәвамында халкыбызның иң яраткан ризыгын өйрәнү, яңа сортларын булдыру юнәлешендә хезмәт куя. Фәния Җамалиева бу юнәлештә зур тәҗрибәсе булган белгеч. Аның сөйләвенчә, 50нче елларда Казан селекция-тәҗрибә станциясе галимнәре тарафыннан бәрәңгенең ике сорты булдырылган, аннары озак вакытка фәнни оешма үз эшендә өстенлекне әлеге культураны үстерү технологияләре мәсьәләләренә һәм бигрәк тә орлыкчылыкка бирә, бу юнәлеш актив үсеш ала.
90 нчы елларда, Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты базасында ел саен 50-80 мең бәрәңге микроүсемлекләре җитештерә алган микроклональ үрчү лабораториясе оештырылган. Махсус изоляторда микроүсемлекләрдән нәни бәрәңге бүлбеләре булдыралар. Аннары эш орлыкчылыкның тулы схемасы буенча алып барыла: кечкенә бүлбеләр кырда утыртыла һәм алар элита, суперэлита дәрәҗәсенә җиткерелә. Иң уңышлы елларда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты белгечләре 2 мең тоннага кадәр орлыклык бәрәңге җитештергән.
Шул ук вакытта галимнәр төбәккә Урта Идел буеның катлаулы климат шартларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алырлык үз сортлары кирәк дигән нәтиҗәгә килә. 2002 елның декабрендә бәрәңге селекциясе буенча лаборатория төзү турында карар кабул ителә. Узган 20 ел эчендә лаборатория галимнәре тарафыннан 14 сорт - Кортни, Регги, Самба, Сальс, Зумба, Дан, Дагод, Орлан һ.б. булдырылган.
Хәзерге вакытта дөньяда бәрәңгенең 4 меңнән артык сорты исәпләнә. 2023 елда Россиянең селекция казанышлары дәүләт реестрында бәрәңгенең 500 сорты теркәлгән, шуларның яртысыннан артыгы – үзебезнекеләр, калганнары – чит ил селекционерлары хезмәте. Татарстанда СССР чорында ук бәрәңгене күп үстергәннәр, ул елларда республика территориясендә ким дигәндә алты крахмал заводы эшләп килгән. Нигездә, бәрәңге җитештерү белән авыр туфраклы төньяк районнарда шөгыльләнгәннәр. Җәй республикада, кагыйдә буларак, эссе һәм коры килә, ә балчыклы туфрак дымны озаграк саклый.
Хәзерге вакытта бу ризык төренең йөзләгән сорты исәпләнсә дә, галимнәр яңаларын үрчетеп чыгару юнәлешендәге эшен туктатмый. Фәния Җамалиева сүзләренчә, бәрәңге, культура буларак, дөньяда төче су дефициты күзәтелүе белән бәйле рәвештә, югары кызыксыну уята. Бәрәңге авыл хуҗалыгы алдында торган икеләтә бурычны үтәүдә: үсә баручы халыкны җитәрлек азык-төлек белән тәэмин итүдә һәм шул ук вакытта төче су чыгымнарын киметүдә ярдәм итә ала, ди ул. Чөнки нәкъ менә бәрәңге суны, башка культуралар белән чагыштырганда, нәтиҗәлерәк файдалана.
Яңа сортны булдыруга уртача 10-13 ел кирәк икән. Беренче этапта селекционер аталандыру өчен ата-ана формаларын сайлап ала. Аталандыру бер төр сортлар арасында яки төрле сортлар арасында булырга мөмкин.
Беренче елда селекционер аталандыру һәм гибридлар булдыру эшләрен башкара. Бер аталандыру комбинациясеннән 200гә якын орлык алырга мөмкин. Әйдәп баручы селекция фирмалары шул рәвешле ел саен 1 миллионга якын орлык ала. Икенче елга бу орлыклар теплицадагы чүлмәкләргә утыртыла һәм алардан берәр вак бүлбе – бер бүлбеле гибридлар килеп чыга. Киләсе елда аларны кыр шартларында бер бүлбеле гибридлар питомнигына утырталар, аннары икенче ел питомнигына, төп сынау питомнигына, конкурс сынавы питомнигына күчерәләр. 10 ел дәвамында кыр шартларында гибридларны барлык күрсәткечләр буенча бәялиләр һәм эшкәртү өчен яраклы, уңыш бирә торган, авыруларга чыдам һ.б. культураларны җыеп алалар. 10-13 елдан 1 млн чәчелгән үрнәктән 1-2 сорт булдырыла.
Татарстан селекционерлары яңа сортлар уйлап тапканда, беренче чиратта, нинди нәтиҗәләргә ирешергә тели, яңа сортларга нинди таләпләр куела соң? Билгеле, галимнәр алдында торган төп бурыч – нәкъ менә республикадагы туфрак-климат шартларында югары уңдырышлы сортлар булдыру. Селекционерлар яңа сортларның вируслы авыруларга, кыска вакытлы корылыкларга бирешмәүчән булуына да зур игътибар бирә. 2015 елда Дәүләт реестрына Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты тарафыннан булдырылган тәүге сортлар - Кортни һәм Регги кертелгән. 2019 елда Самба сорты барлыкка килә. 2020 елда
- Зумба, 2021 елда - Сальса. Беренче өч сорт - иммун, Y-вируска чыдам. Зумба һәм Сальса башка төрдәрәк, алар урта полосада үстерү өчен күбрәк туры килә, чөнки фитофторозга бирешмәүчәнлеге белән аерылып тора. Бу сортларның барысы да иртә һәм урта өлгерешле. Безнең төбәктә бу бик мөһим фактор. Чөнки корылык фонында бәрәңгенең кабыгы шактый озак формалаша, тышчасы өлгереп бетмәгән очракта исә, алганда, ул бик нык зыян күрә.
Шул ук вакытта вакыт узган саен, бәрәңге базарындагы таләпләр дә үзгәрә бара. Әйтик, хәзер бәрәңге орлыгының корылык шартларына җайлашуыннан тыш, алынган уңышның шома тышчалы, матур формада булуы да мөһим. Бүгенге көндә бәрәңге алу процессының механизацияләнүе дә билгеле бер таләпләр куя. Россиядәге күпчелек сортлар комбайн һәм конвейерда сатуга әзерләүгә яраклы түгел, бу рәвешле уңыш югалтулар 60 процентка кадәр җитәргә мөмкин. Тагын бер үсеш векторы ул – крахмалга бай сортлар җитештерү. Чөнки илебездә крахмал җитештерүне яңа дәрәҗәгә күтәрү ихтыяҗлы санала.
2023 елда «Россельхозцентр» Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, иң ихтыяҗлы һәм популяр сортлар рейтингын тәкъдим итте. Иң күп утыртыла торган 10 сорт түбәндәгеләр:
Гала (112 мең тонна)
Коломба (43,7 мең тонна)
Ред Скарлетт (40,1 мең тонна)
Леди Клэр (38,1 мең тонна)
Инноватор (31,0 мең тонна)
Ривьера (30,5 мең тонна)
Королева Анна (19,8 мең тонна)
Розара (18,7 мең тонна)
ВР 808 (18,2 мең тонна)
Аризона (14,1 мең тонна).
Кызганычка, бу сортларның барысы да чит ил селекциясе продуктлары. Фәния Җамалиева сүзләренчә, араларында безнекеләр юк дип артык кайгырасы юк. Үзебезнең сортлар әле җитештерү тикшерүен уза дигән сүз генә бу. Татарстан галимнәре тарафыннан булдырылган яңа сортлар югары уңышка ия, комбайн ярдәмендә алынганда имгәтүләргә тотрыклы, тышкы яктан матур, тәм сыйфатлары яхшы. Күп күрсәткечләр буенча алар иң яхшы чит ил сортларыннан калышмый, ди галимә.
Җитештерүдә һәм халык арасында яңа сортларны тарату исә бер дә җиңел эш түгел, моның өчен зур көч куярга кирәк. Хәтта Россия базарында лидер булган Гала сорты да кулланылышка кереп китсен өчен 7-8 ел таләп ителгән.
Фәния Җамалиева бәрәңге утыртып өлгермәгәннәргә үз киңәшләрен дә бирде:
Беренче чиратта, ашлама салу, сугару кебек барлык технологик алымнарга җавап бирә торган сыйфатлы орлыклар булырга тиеш. Әгәр мондый орлыкларны ашламалы, дымы җитәрлек туфракта үстерсәң, алар гектарга 50-60 тонна һәм аннан да югарырак уңыш бирәчәк. Түбән репродукцияле, вирус һәм гөмбә авырулары белән зарарланган орлыклар белән ни генә эшләмә, алардан яхшы уңыш алып булмаячак.
Шәхси хуҗалыкларга бәрәңге орлыкларын яңартуның арзанлы яхшы вариантын киңәш итәбез, кызганычка, ул аз билгеле. Орлыкчылык оешмаларыннан эре фракцияле бәрәңгене сатып алырга мөмкин. ГОСТ таләпләре буенча, сатыла торган орлыклар диаметры 3-6 см зурлыкта булырга тиеш, бу бәрәңге утырткычларның техник мөмкинлекләре белән бәйле. Әмма барлык сортларны орлык максатларына дип иртә алганда да 10-20%ы эре фракцияле була, ул, гадәттә, азык-төлек максатларына арзанлы бәядән китә. Бездә, гадәттә, яз көне 40-50 тонна шундый материал була. Мондый эре бүлбеләрне 70х50 схемасы буенча кулдан утыртырга һәм яхшы уңыш алырга мөмкин.
Утыртыр алдыннан бүлбеләрне Престиж препараты белән (1 литр препаратны 5 литр суга салып) 1 тонна бәрәңгене эшкәртергә тәкъдим итәбез. Бу эшкәртү колорад коңгызыннан, проволочниктан, ризоктониоздан, гади паршадан саклый.
Бәрәңге орлыкларын утырту алдыннан 10-15 көн эчендә 15 градус температурада үрдерергә киңәш итәбез. Туфракка 30тонна/га исәбеннән органик ашламалар яисә 500кг/га исәбеннән катлаулы минераль ашлама (N16:P16:K16) кертергә кирәк.
Бәрәңгене туфракның температурасы +8 градуска җиткәндә, гадәттә майның икенче декадасында 7-8см тирәнлектә утырту кулай.
Бәрәңгене утыртканнан соң 1-2 атнадан җирне тырмаларга киңәш ителә, бу "ак җеп" фазасындагы чүп үләннәренең 80%ын юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
Шытымнар барлыкка килгәннән соң, рәт араларын йомшартырга һәм төбенә өяргә кирәк.
Кирәк булган очракта, су сибәргә. Фитофторозга каршы чараларны һава торышы фаразларына карап күрергә киңәш ителә.
Комментарийлар