16+

Казанның кайбер гаиләләренә 10 мең сум акча түләячәкләр

Казан хакимияте Инвалидлар ункөнлеге кысаларында аерым гражданнарга социаль ярдәм сыйфатында бер тапкыр 10 мең сум акча түләячәк.

Казан хакимияте Инвалидлар ункөнлеге кысаларында аерым гражданнарга социаль ярдәм сыйфатында бер тапкыр 10 мең сум акча түләячәк.

Акча шәһәр бюджетыннан бүленәчәк, диелә ТР башкаласы мэриясенең документлар җыентыгында дөнья күргән карарда.

Түләүне гражданнарның түбәндәге категорияләре алу хокукына ия:

- ике һәм аннан күбрәк балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр;

- ата-ананың икесе дә I һәм II төркем инвалид булган һәм балигъ булмаган балалар, шул исәптән балигъ булмаган инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр;

- балигъ булмаган балалар, шул исәптән балигъ булмаган инвалид балалар тәрбияләүче I һәм II төркем инвалид ата (ана);

- бер яки аннан күбрәк балигъ булмаган инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз ата (ана).

Бер тапкыр түләнә торган акча гражданнарга аны билгеләү турында гариза тәкъдим иткән очракта 2024 елның 10 декабренә кадәр бирелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле кич. Бу акча Казанда гына бирелэме?

    Мөһим

    loading