16+

Кайсы районнарда юл һәлакәтләрендә күбрәк үләләр?

Бер ел эчендә Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан.

Кайсы районнарда юл һәлакәтләрендә күбрәк үләләр?

Бер ел эчендә Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан.

Бер ел эчендә Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе утырышында сөйләделәр.

Татарстанда, тулаем Россия буенча кебек үк, юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда зыян күрүчеләр саны кимесә дә, үлүчеләр саны арта. Узган елның тугыз аенда республикада юл һәлакәтләрендә 204 кеше һәлак булса, быел шул ук чорда 220 кеше һәлак булган.

"2024 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр Татарстан юлларында 2320 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 220 кеше үлгән, тагын 2819 кеше җәрәхәтләр алган. 28 нче октябрьгә Татарстанда 257 кеше һәлак булган", - дип хәбәр итте Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов.

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы сүзләренә караганда, үлүчеләр саны буенча Баулы, Актаныш, Мамадыш районнары беренче урында. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда федераль трассаларда үлүчеләр саны 17 кешегә, ә төбәк дәрәҗәсендәге юлларда 10 кешегә күбрәк үлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading