16+

«Хәләл» билгесен контрольсез куллану кискен проблема булып кала”

“Казанда үзләрен «хәләл» буларак таныткан җәмәгать туклануы предприятиеләренең 25 проценты гына тиешле сертификатларга ия. Бу мондый предприятиеләрнең 75 проценты кулланучыларны ялгыш юлга кертә дигән сүз”.

«Хәләл» билгесен контрольсез куллану кискен проблема булып кала”

“Казанда үзләрен «хәләл» буларак таныткан җәмәгать туклануы предприятиеләренең 25 проценты гына тиешле сертификатларга ия. Бу мондый предприятиеләрнең 75 проценты кулланучыларны ялгыш юлга кертә дигән сүз”.

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында республика предприятиеләрендә “Хәләл” туклану системасын кертүгә багышланган түгәрәк өстәлдә “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников, республикада хәләл индустриянең хәзерге торышына һәм үсеш перспективаларына җентекле анализ ясап, шулай дип белдерде.

2024 ел мәгълүматлары буенча, Татарстаннан хәләл продукция экспорты 14 миллион долларга җиткән, бу алдагы ел күрсәткечләреннән 21,7 процентка артык. Быелның 11 ае эчендә экспорт 38 миллион доллар тәшкил итә. Бу саннар уңай динамиканы саклап калу турында сөйли. Төп экспорт позицияләре булып ит продукциясе, сөт продуктлары һәм кондитер эшләнмәләре тора. 

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов әйтүенчә, хәләл продукцияне экспортлау буенча республикада актив эш алып барыла. “Бездә 1 мең эшкәртү  предприятиесе бар. Аларның 200е хәләл стандартлар буенча эшли. 20се хәләл продукция экспорты белән шөгыльләнә. Узган елда Татарстан хәләл продукцияне 14 миллион долларга экспортлады. Быелның 11 ае эчендә экспорт 38 миллион доллар тәшкил итте. Без планканы яңадан карадык – 40 миллион доллар, Аллаһы боерса, ел ахырына кадәр без аны башкарачакбыз”, – диде ул.

Әмма уңышлар белән беррәттән, системалы проблемалар да бар. 
– Иң кискен проблемаларның берсе булып "Хәләл" билгесен контрольсез куллану кала бирә. 2024 елда уздырылган анализга караганда, Казанда үзләрен "хәләл" буларак таныткан җәмәгать туклануы предприятиеләренең 25 проценты гына тиешле сертификатларга ия. Бу мондый предприятиеләрнең 75 проценты кулланучыларны ялгыш юлга кертә, һәм сертификацияләүнең бөтен системасына ышанычны какшата дигәнне аңлата. 2023-2024 елларда комитет тарафыннан товар билгесен законсыз куллану белән бәйле 13 мөрәҗәгать теркәлгән. Татарстан базарында республика предприятиеләрен кирәкле тикшерүләр үткәрмичә генә сертификацияләү буенча унбиш орган эшләве аеруча борчу тудыра, – дип сөйләде Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Аббяс хәзрәт Шляпошников. 

Шулай ук күзәтүнең бердәм системасы булмау аркасында логистик чылбырда хәләл һәм хәләл булмаган продукцияне катнаштыру куркынычы туу да борчый белгечләрне. “Иң кискен вазгыять балалар туклануы сегментында күзәтелә, анда чимал сыйфатына таләпләр дини генә түгел, ә югары санитария стандартларына да туры килергә тиеш. Җитештерү процессларын тиешенчә контрольдә тотмау ярамаган ингредиентларны файдалануга китерергә мөмкин, бу үсеп килүче яшь буынның сәламәтлегенә турыдан-туры йогынты ясый”, – диде спикер.

Стандартлаштыру өлкәсенә дә җитди сораулары бар. Аларча, 2024 елда кабул ителгән “Яраштыруны бәяләү. Хәләл сертификацияләү органнарына карата таләпләр” җитешсезлекләрдән гыйбарәт. Аерым алганда, диния нәзарәтләреннән "иҗазәт", ягъни рөхсәт механизмы беркетелмәгән, бу дини оешмаларны сертификацияләүче органнар компетенцияләрен контрольдә тоту мөмкинлегеннән мәхрүм итә. “Бу нигезләмәләр халыкара практикаларга туры килми һәм Россиядә "хәләл" төшенчәсенең алга таба девальвациясенә китерергә мөмкин”, – ди Аббяс хәзрәт Шляпошников.

Алай да республикада хәләл стандартларын бозу очраклары күпкә азайган. “Элек продукциядә чималга характерлы булмаган ДНК табылу очракларын терки идек. Мәсәлән, маркировкада "сыер ите" дип язылган, ә чынлыкта тавык ДНКсы яки башка тыелган нәрсә булуы ачыклана. Соңгы вакытта мондый очраклар күпкә сирәгәйде”, – дип хәбәр итте Роспотребнадзорның туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы урынбасары Татьяна Рыбаченок. 
Спикер әйтүенчә, ел саен Роспотребнадзор тарафыннан 80 мең азык продукциясе пробага алынып тикшерелә, шул исәптән хәләл продуктлар да. “Анализлар соңгы ике елда хәләл маркировкалы 19 пробада патоген микроорганизмнар табылганлыгын күрсәтте. Бу ризыкны әзерләгәндә технологик таләпләр үтәлмәве турында сөйли”, – диде ул. 

Чарада сәнәгать предприятиеләрендә хәләл туклануны оештыруга аерым тукталды. 
– Хезмәт коллективларының күпмилләтле составын исәпкә алып, анда мөселманнар 54 процент тәшкил итә. Хезмәткәрләрне тиешле туклану белән тәэмин итү социаль иминлекнең һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүнең төп факторына әверелә. Корпоратив туклану системасына хәләл стандартларны кертү хезмәткәрләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга турыдан-туры йогынты ясый, уңайлы эш мохите булдыруга һәм корпоратив культураны ныгытуга ярдәм итә. Бу бигрәк тә «КАМАЗ» һәм «Алабуга» икътисади зонасы кебек эре сәнәгать гигантлары өчен мөһим, анда мөселман традицияләрен саклаучы меңләгән кеше эшли. Республика предприятиеләренә хәләл туклануны кертү тәҗрибәсе уңай нәтиҗәләр күрсәтә. «Татнефть-УРС» һәм «Итле китчен» кебек компанияләр хәләл стандартлар буенча туклануны оештыруда сынау проектларын уңышлы гамәлгә ашырдылар, бу хезмәткәрләрнең дини ихтыяҗларын канәгатьләндерергә генә түгел, аларны сыйфатлы һәм куркынычсыз ризык белән тәэмин итәргә дә мөмкинлек бирде. Россия кулланучыларының 83 проценты хәләл продукциягә ышаныч белдерүен, 34 проценты аны сәламәт туклану принциплары белән ассоциацияләвен исәпкә алып, сәнәгать предприятиеләрендә мондый стандартларны системалы кертү социаль инициативага гына түгел, ә кеше капиталына инвестицияләүгә әверелә, – дип сөйләде Аббяс хәзрәт Шляпошников.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading