Һәрберебезнең диярлек кулында смартфон. Аны төрле яшьтәге кешеләр актив куллана. Үткән-сүткәндә ишеткән көйне махсус кушымта ярдәмендә табу гадәти хәл. Хуҗасын йөзеннән танып, телефонның «йозагы» ачылуы да инде могҗиза буларак кабул ителми.
Бу һәм башка уңайлы функцияләрнең нигезендә шактый заманча технология – ясалма нейрон челтәрләр ята.
Бүген нейрон челтәрләр темасы телдән төшми. Программистлар бу технологияне кулланып, тормышыбызны, эшебезне җиңеләйтә торган яңадан-яңа мөмкинлекләр тудыра.
Тумышы белән Түбән Камадан булган Алмаз Мельников нейрон челтәрләр булдыру юнәлешендә эшләгән кешеләрнең берсе. Ул Казан федераль университеты һәм «Иннополис» университетында белем алган. Укуын тәмамлагач, башкала компанияләрнең берсендә йөзләрне танып белү системасын булдырган. Аннары кешенең кием сурәтләре нигезендә аның шәхси имиджын булдыру өчен нейрон челтәрләре ясаган.
Нейрон челтәрләрнең асылы нидә, бу технологияләр – безнең киләчәкме? Алмаз гади тел белән шулар хакында сөйләп бирде.
– Ясалма нейрон челтәрләре юкка гына шулай аталмаган. Аларның нигезендә кешенең баш миендәге нейрон бәйләнешенә охшаш математик модель булдыру идеясе ята. Шулай итеп, тере нейроннар урынына бер-берсе белән бәйле математик функцияләр кулланыла. Башта функцияләрнең бер җыелмасы исәпләп чыгарыла, аннары аларның нәтиҗәләре алдагы функцияләргә тапшырыла. Нейрон челтәрне зур функцияләр җыелмасы итеп күз алдына китерергә мөмкин. Аңа беренчел мәгълүмат тапшыралар, мәсәлән, рәсем, ул исәпләүләр үткәрә һәм нәтиҗә бирә. Мәсәлән, телефон нейрон челтәренә кеше йөзенең фотосын җибәрә, ә ул рәсемдә телефон хуҗасымы, юкмы дигән җавап бирә, – дип аңлатты Алмаз.
Һәркемнең үз нейрочелтәре!
Алмаз сүзләренчә, нейрон челтәрләренең актив үсеше 2010 еллар башында ук башлана. Россиядә аларның популярлыгы бөтен дөньяда кебек үк тиз темплар белән үсеш ала. Көчле математика мәктәбе ярдәмендә илебез программистлары тиз арада нейрон челтәрләрен булдыруны үзләштерә һәм үз эшләрендә куллана башлый. Хәзер күпчелек техник университетларда, махсус курсларда бу юнәлештәге белгечләр әзерләү белән шөгыльләнәләр. Әмма бик зур теләге булса, кеше моңа үзлегеннән дә өйрәнә ала. Интернетта иң беренче нейрочелтәреңне булдыруга багышланган мәкаләләр шактый. Әмма бу әллә нинди катлаулы нейрочелтәр булмаячак, билгеле.
Нейрон челтәрләрен төзү өчен өч компонент кирәк: программист белеме, исәп-хисап ясау көче җитәрлек техника һәм мәгълүмат. Автопилот кебек катлаулы челтәрләр төзегәндә, зур исәпләү көче һәм күп хәбәрдарлык кирәк. Мондый мөмкинлекләргә дөньяның эре компанияләре генә ия һәм аның ише эшләнмәләргә күп акча һәм ресурслар кирәк, дип аңлатты Алмаз. Әмма вакыт узу белән нейрон челтәрләрен төзүне җиңеләйтә торган уңайлы программалар барлыкка киләчәк һәм һәркем үзенең проектын тормышка ашыра алачак, дип саный ул.
Киләчәк технологиясе
Нейрон челтәрләр турында хәзер киләчәк технологияләре буларак сөйлиләр. Әмма аларның мөмкинлекләре, фаразлаганча, шул кадәр үк зурмы? Инде бүген автомобильләр автопилот ярдәмендә юлларда үзләре йөри ала. Бирелгән текст нигезендә сурәт ясый алырдай нейрочелтәрләр булдырылган. Үпкәләрнең рентгены буенча авыруларны иң иртә стадияләрдә билгеләү мөмкинлекләре дә туды. Ел саен нейрон челтәрләренең катлаулырак һәм гадәти булмаган кулланылышы барлыкка киләчәк, дип саный Алмаз Мельников.
Киләчәк турында сөйләгәндә, нейрон челтәрләр табигать афәтләрен фаразлауда һәм шул рәвешле кеше гомерен саклауда ярдәм итә алыр, дип көтелә. Перспективалы өлкә булып роботлар һәм пилотсыз аппаратлар булдыру тора, алар йөкләрне катлаулы урыннарга илтә һәм кеше өчен куркыныч шартларда эшли ала. Шулай ук нейрочелтәрләр космосны һәм яңа планеталарны үзләштерү өчен мөмкинлекләр ача.
Шул ук вакытта нейрон челтәрләрен, күп кенә технологияләрне кебек үк, яхшы максатларда да, начар ният белән дә кулланырга мөмкин. Хәзер нейрон челтәрләре хәрби пилотсыз аппаратларда актив кулланыла. Шулай ук нейрон челтәрләре сәнәгать предприятиеләренә киберһөҗүмнәр, дәүләт серверларын вату өчен кулланыла ала.
Кеше кирәксез?
Нейрочелтәрләр үсеше бүген шулкадәр тиз ки, инде якындагы вакытта алар кешеләрне – аерым һөнәр ияләрен алмаштырачак дигән сүзләр дә йөри. Бигрәк тә алыштыргысыз булып саналган иҗади һөнәр ияләре куркуга калды.
Инде хәзер, әйткәнебезчә, нейрон челтәрләре текст тасвирламасы буенча картина ясый, бирелгән темага мәкалә яза ала. Әмма программистлар сүзләренчә, кешене тулаем алмаштыра алулары ай-һай шикле.
– Бу – бик көчле корал, ул белгечләргә иҗатта яңа мөмкинлекләр ача. Бу коралларны куллану иҗади процессны тизләтәчәк. Димәк, нейрон челтәрләре белгечләрне алмаштырмаячак, әмма, мөгаен, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру хисабына аларның санын киметәчәк, – дип фаразлый Алмаз.
Алмаздан нейрочелтәр тудырган иҗат җимешләренең авторы кем, нейрочелтәр автор була аламы, дип тә кызыксындым.
– Кызыклы сорау. Камера фото авторымы, дигән сорау да шундыйлардан. Нейрон челтәре аны кулланган кеше өчен фотоаппарат кебек үк корал булып тора. Барысы да хокукый көйләүгә һәм законнарга бәйле дип уйлыйм. Мәсәлән, нейрон челтәрен төзүче компания лицензия килешүләрендә заманча алым белән ясалган рәсемнең авторы буларак үзләрен билгели ала. Юристлар өчен бу юнәлеш бик перспективалы, – ди Алмаз.
Гүзәл Насыйбуллина.
Фото: freepik.com
Комментарийлар