Дәрвишләр бистәсендәге махсус интернатта тәрбияләнгән, әти-әниләрен бөтенләй хәтерләмәгән Надяның да балачагы гаиләле яшьтәшләренең бәхетенә кызыгып үтә. Бүген Надяның да шатлыгы эченә сыймый - аңа да яңа фатир биргәннәр. Кайчандыр үзен ятим итеп кыерсыткан дөньяга барлык үпкәләрен онытып, 18 нче каттан карап тора ул. Ә өстән офыклар киңрәк, дөнья матуррак күренә. Надя кебек әлеге махсус интернатта тәрбияләнгән тугыз бала татыган мондый шатлыкны.
Ә бу йортта барлыгы 60 ятим үз оясын тапкан. Алар күршедә генә, бер-берләренә ярдәм итешеп яшәрләр дигән өметем дә бар. Тәрәзә аша күренеп торган матур итеп җиһазландырылган балалар мәйданчыгында Надяның һәм башка бик күпләрнең сабыйлары йөгергәнен дә күз алдыма китердем.
Кадерен белү кирәк
Осиново бистәсе янында урнашкан «Салават күпере» торак комплексына безне «Әти-әниләре кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга ярдәм күрсәтү, тәрбияләүче гаиләләр үзәге» директоры Светлана Богова алып барды һәм һәммәсен дә, сөенә-сөенә, үзе күрсәтеп йөрде. Ә анда безне бер төркем бәхетле яшь хуҗалар һәм Дәрвишләр бистәсе махсус интернатының социаль педагогы белән психологы каршы алды. Алар үзләрендә тәрбияләнеп, хәзер яңа фатир алып, башка чыккан егет һәм кызларга рәсми документлар тутырырга булышырга килгәннәр. Димәк, Светлана ханым юлда барганда сөйләгән аңлашылмаучанлык биредә булмаячак. Бервакыт шундый ятим бер егеткә фатир биргәннәр. Ләкин хуҗа булыр алдыннан, газ белән эш итәр өчен укырга, ә аңа күпмедер түләргә кирәк булган. Егетнең акчасы булмагач, ул анда бармаган, фатирның ачкычын да алмаган. Бүген исә үзе бусагасыннан да атлап кермәгән фатир хакын сорыйлар ди аңардан. Ә ул ике елга шактый җыелган. Егет Казанда да түгел, бүтән шәһәрдә эшли, әгәр дә ай азагына кадәр «бурычын» түләп бетермәсә, фатирыннан тәмам колак кагачак, ди. Светлана ханымның хәзер шушы мәсьәләне хәл итәргә тырышып йөрүе. «Фатир бирү белән проблемалар хәл ителә, дип уйламагыз тагын, - диде Светлана ханым, - киресенчә, арта гына алар. Кайбер яшьләр артык рәхәт яшәп, эшләргә икәнен дә оныталар, фатир өчен түли алмый башлыйлар. Дәүләт ятимнәргә аталарча кайгырту күрсәтә. Кадерләгәннең кадерен белсеннәр иде алар...»
Бәхеткә һәркемнең хакы бар
Ятимнәргә фатир бирү эше белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының әти-әниләре кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга педагогик ярдәм күрсәтү, тәрбияче гаиләләр бүлеге шөгыльләнә икәнен белгәч, бүлек җитәкчесе Зөлфия Мусабирова белән дә сөйләштем.
- 2013 елның беренче гыйнварына кадәр дәүләт ятим калган балаларга торак сертификатлары бирә һәм алар шуңа фатир сатып алырга тиеш иде. Ә 2013 елдан башлап, барлык уңайлыклары булган бер бүлмәле фатирлар, кайбер җирләрдә каралты-куралы йортлар да бирә башладык. 2013 елда - 265, 2014 елда - 309, 2015 елда 331 ятимне фатирлы иттек. Ә менә Алабуга шәһәре фатирны җиһазлары, бөтен кирәк-яраклары белән бирде.
2013 елдан башлап, фатир алу өчен чиратка басу тәртибе дә үзгәрде. Элек берәр йорты йә фатиры булган ятимне яңа фатир алу өчен чиратка да куймыйлар иде. Ә 2013 елдан торагының яшәү шартлары бик начар һәм кеше башына 12 квадрат метр булмаса, андыйлар яңа фатир алырга чиратка куела. Чиратка балага 14 яшь тулып, ул паспорт алгач ук басарга, 18е тулганын көтмәскә кирәк. Ә фатир 18 яшь тулгач, үсмер, мәктәптән тыш нинди дә булса уку йортын тәмамлап, берәр һөнәр алгач, егетләр армиядә булып кайткач, бер сүз белән әйткәндә, мөстәкыйль яшәрлек итеп аякка баскач кына бирелә.
Ятим малына кул сузу иң зур гөнаһлардан саналса да, кызганыч, арабызда имансызлар да очраштыргалый бит әле. Дәүләт биргән фатирларын талап алу уе белән аларның хуҗаларының яшь гомерләрен корбан иткән очраклар да булды. Андый аяныч фаҗигаләр булмасын өчен, хәзер яшь хуҗалар үз фатирларын биш ел буе алмаштыра да, сата да, бүләк тә итә алмыйлар.
Димәк, әти-әниләренең язмышын кабатламый, адашмый-ялгышмый, абынмый-алданмый, үзләре бәхетле яшәрләр дип өметләник. Бәхеткә һәркемнең хакы бар!
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар