Яздан кара көзгә кадәр авыл кешесенең азрак буш вакыты булдымы, бакчага – җир эшен эшләргә чыгып китә инде ул. Бакчага яшелчәне утырту гына түгел бит, аны яздан көзгә кадәр утап, суын сибеп, карап-барлап торуы үзәккә үтә. Әйе, әйе, чынлап, үзәккә үткән вакытлары да булгалый. Кыяр, чөгендер, суган, кишер үсеп утырган яшелчә бакчасы түгел, бәрәңге бакчасы чистый арыта кайчак. Аруы да шул көн кызуында матиклаганга күрә инде. Чөнки күп вакыт җае шулай туры килә. Кайчак үзем шулай туры китерәм инде. Әни әйтмешли, кояш кызуында утасаң, чүпләр үлә. Аннан, вакыт ягы да шул көн кызуынарак туры килә. Иртәнге саф һава белән торып эшли алмыйм мин. Чөнки ятуым да таң белән генә минем. Төнге икеләр тирәсе... Кояш уянып кала, ә мин йокыга чумам.
Сүз башы бит Шүрәле, дигәндәй, мәрхүм бабайның гел әйтә торган сүзләре бар иде: “Бакчасы була торып та, бәрәңге утыртмаган авыл кешесе ата ялкау була инде ул!”. 14 яшендә колхозда бил бөгеп, кул көче белән хезмәт итеп, үз гомерендә хәләл хезмәт белән өч тапкыр йорт салып чыккан кеше ул. Гомер буе җир эшен, туган җирен, тырыш кешеләрне яратты.
Кечерәк чакта бабайның сүзләрен бар тулылыгы белән аңлап та бетермәгәнбездер инде без. Чыннан да, бәрәңге утырту әллә ни уңганлык билгесе ук булмаса да, берникадәр дәрәҗәдә кешенең ялкаулыгына да ишарәли кебек шикелле.
Ә яшелчә бакчасына чуртым булсынмени аңа?! Анда эшләү ял итү кебек кенә бит ул. Су сипкән арада кызарган помидор өзеп кабасың, я кыяр белән сыйланасың. Ул арада кишергә дә күз төшеп куярга мөмкин.
Ниһаять, әйтәсе килгән фикеремә дә килеп җиттем бугай. Бу бер-ике көнем шул бәрәңге бакчасында узды. Әлеге дә баягы чәчәк атып килүче бәрәңге сабакларын кочып үсеп утырган эт эчәгесен җыеп. Әллә ни авыр булды дип әйтмәс идем анысы. Колак төбендә ачуны китереп очкалаган кигәвеннәрне санамаганда.
Быел әллә бәрәңге бакчасын ял иттерикме, дип тә уйлашкан идек иптәшем белән. Тик, кире уйладык. Бабаем әйтмешли, ялкаулар исемлегегенә керү куркытты ахрысы.
Хәзер кешенең әллә ни исе китми бакча эшенә. “Ииии, өч тиенлек яшелчә өчен, бил бөгеп йөрергә тагы... Кибет тулы бит алар”, – дияргә ярата күпләр. Анысы шулай, сүз дә юк! Тик бөтенесен дә сатып ала башлагасаң, ахири, кесәгә хәйран суга торгандыр ул?! Ишле гаиләң булса, аеруча да. Аннан, сатып алынган әйбер санаулы була бит инде ул. Санаулы нәрсәнең бәрәкәте юк инде аның, җәмәгать, хет нәрсә диегез. Бакча җимеше түгел, акча җимеше бит.
Бабай әйтмешли, кемнәрдер, ашъяулык кадәрле яшелчә бакчасында ял итеп йөргәндә, мин дә кимен куймадым: үземнең уңган-булганлыгыма сөенеп, җырлый-җырлый кинәндем бәрәңге араларын утап. Мин бит бер эшне косасыны китерер дәрәҗәдә туйдырганчы эшләргә яратмыйм. Аз-азлап, ял итә-итә, үз кадеремне белеп кенә. Алабута, Америка өрәңгесе урман булып үсеп утырган ташландык бакчаларның хуҗаларын чын күңелдән кызганып, бабамның сүзләрен тагын бер кат күңелдә яңартып, шаулап чәчәк атып утырган бәрәңгеләремә сөенеп, өздердем кичәле-бүгенле чүп утап…
Комментарийлар