«Сәләт»не яхшы белгәннәр аны дәүләт дип атый. Үз гербы, үз гимны, үз кануннары, хәтта үз акча берәмлеге - сәлтине булгач, елдан-ел үз канаты астына күбрәк сәлкешләрне җыя алгач, дәүләтнең дә ниндие генә әле ул! Ләкин балалары турында кайгырткан дәүләтнең генә киләчәге бар. Шуны истә тотып, алга карап, акыл белән эш...
Чирек гасырдан артык тарихы булган «Сәләт» өчен бу вакыт үзе куйган таләп. Беренче сәлкешләр инде күптән үсеп, үзләре әти-әни булсалар да, аларның «Сәләт»тән аерыласылары килми - яшьлек эзләрен эзләп, ел саен күп кенә ветераннар Биләрдәге форумга килә. Үзләрен зур дөньяга чыгарган «Сәләт» рухы кечкенәдән сеңә торсын дип, сабыйларын да үзләреннән калдырмыйлар. Әти-әниләре бүгенге сәлкешләр белән мастер-класслар үткәреп, тәҗрибә уртаклашкан арада, нәниләр дә вакытларын бушка уздырмый: рәсем ясый, татарча мультфильмнар карый, уйнап арган, йоклыйсы килгәннәргә йомшак түшәк-мендәрләр дә әзер. Күз явын алырлык китаплар да, матур уенчыклар да күп монда. «Бәләкәч»нең директоры Алсу Салаватова һәм аның урынбасары Миләүшә Галимҗанова нәниләргә күңелсез булмасын дип, көн тәртибен кызыклы төзегәннәр. Аларга «Сабыйлар» милли балалар үзәге дә нык ярдәм иткән. Төшке ашка кадәр «Сәләт»нең барлык аланнарындагы шикелле, «Бәләкәч»тә дә дәресләр була. Билгеле инде, алар уен формасында. Бу чатырны нәниләр бик яраталар - көннәр буе шуннан чыкмый яталар. Йөри белмәгәннәре йомшак келәм өстендә үрмәли, өлкәнрәкләре апа-абый булырга өйрәнә - аларга күз- колак була. Бу демократиягә, игелек-шәфкатькә корылган үзенә күрә бер балачак республикасында 5-6 айлык сабыйлардан башлап, 10 яшьтәгеләргә кадәр тулы хокуклы гражданнар. Үзләренә таман төрле төстәге «Сәләт» футболкалары киеп алганнар да башкаларга иш булганнар.
Әгәр дә киресенчә булса, менә ничә ел рәттән инде дүрт яшьлек Тимур (рәсемдә) абыйсы Булат, әтисе Алик һәм әнисе Дилбәр ханым белән ерак араларны якын итеп, Прагадан ук кайтмас иде. Мин аны узган ел «Бәләкәч»кә шагыйрь апа булып чакырылгач та күргән идем. Быел тагын очраштык. Бер рус сүзе дә катыштырмыйча, теттереп татарча сөйләшә. Минем моңа аптыравым әнисе Дилбәрне тәмам гаҗәпкә калдырды.
- Ничек инде ул туган телен белмәсен, ди?! Кайда гына яшәсә дә, татар малае ич ул! Без бит өйдә ана телебездә генә сөйләшәбез, моны безгә беркем дә тыя алмый. Кечкенәдән күп телләр белү балаларның акыл үсешенә яхшы йогынты ясый. Олы кызыбыз Германиядә укый, - диде ерак чех илендә өч баласын милли рухта тәрбияләүче Дилбәр ханым.
Мин «Бәләкәч»кә барган көнне «Сәләт» иленә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Гомумән, кунаклар бик күп иде ул көнне. «Сәләт» илендә адым саен танышлар, дуслар очрап торды. Менә әйтте диярсез, быел әфлисун төсендәге футболкалар киеп йөргән бу махсус чакырылган кунаклар киләсе елга сары сәлкешләр булачак. Башкалабыздагы 5нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Таһирова да улы Әмир белән килгән. Үзе укучылары белән мәш килгәндә, улы «Бәләкәч»тә булган. «Көне буе чыкмый шуннан, чакырып карыйм әле үзен», - дип киткән иде, ялгыз гына кайтты. «Тагын бераа-а-аз гына торыйм инде, әни, монда кызык бит!» - дигән. Һәм болай диючеләр бер Әмир генә дә түгел.
Җәүдәт Сөләйманов көнен «Бәләкәч» чатырыннан башлый.
«Сәләт»нең әтисе, әлеге хәрәкәтнең башында торган Җәүдәт абый Сөләйманов та һәр көнен «Бәләкәч» чатырына кереп, нәниләрнең хәлләрен белүдән башлый. Чөнки «Бәләкәч»тә «Сәләт»нең киләчәге үсә.
Комментарийлар