16+

Ә өйләнгән ирләр оятсыз түгелме?

Кайбер акыл ияләренә бер сорау бирәсем килә. Барысы да өйләнгән ирдән бала тапкан хатыннарны яманлап яза.

Ә өйләнгән ирләр оятсыз түгелме?

Кайбер акыл ияләренә бер сорау бирәсем килә. Барысы да өйләнгән ирдән бала тапкан хатыннарны яманлап яза.

Имеш, әшәке, оятсыз, җилбәзәк һәм башкалар. 

Ә өйләнгән ирләр оятсыз түгелме? Алар шулкадәр изге кешеләрме?

Мин кияүдә түгел, төрле танышу сайтларында утырам. Андагы ирләрнең 80 проценты – өйләнгән! Алар үзләре беренче булып яза, таныша, җенси мөнәсәбәт тәкъдим итә. Хөрмәтле ханымнар! Әгәр гаиләдә мәхәббәт белән интим булса, ирегез аны читтән эзләмәс иде! 

Үзем дә бер тапкыр килеп каптым. Мөнәсәбәтләр җитди төсмер алгач кына аның ике балалы өйләнгән ир булуын белдем. Нигә дип минем башны әйләндергән ул мәхлүк? Ни җитми бу ирләргә? 

Гөлнара,
Казан.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

8

3

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дөрес яза автор. Танышу сайтларында кызлар каптырырга, гел өйләнгән ирләр генә утыра, дип беләсең. Берсендә бер кыз сөйли: сайтта миңа берәү, әйдә танышабыз, дип яза, ди. Фотоларын карасам, хайран калдым, ди. Үземнең ике туганымның ире миңа язып утыра, ди. Ә теге туганым роддомнан кайтты гына әле, ди. Мин бит сине беләм, сиңа оят түгелме, дип язган. Шуннан югалды, ди.

    Мөһим

    loading