16+

“Акыллы хатын җитми. Синең белән сөйләшергә сүзем дә юк»

Берәүнең дә тормыш капчыгы буш булмый, диләр бит. Әллә нинди язмышлы кешеләр очрый кайчак. Тирә-ягыңда йөрүчеләрнең гомер юлы хакында ишеткәч, гаҗәпләнеп куясың.

“Акыллы хатын җитми. Синең белән сөйләшергә сүзем дә юк»

Берәүнең дә тормыш капчыгы буш булмый, диләр бит. Әллә нинди язмышлы кешеләр очрый кайчак. Тирә-ягыңда йөрүчеләрнең гомер юлы хакында ишеткәч, гаҗәпләнеп куясың.

Ул хатынны мин ерактан ук күреп алдым, менә бирсә дә бирә икән Аллаһы Тәгалә кешегә матурлыкны! Зифа буй-сынлы, куе сары чәчле, зәңгәр күзле, атлап йөрешләре салмак, килешле, зәвык белән киенгән... Бу ханым балалар мәйданчыгына адашып килеп кергәндер, моның урыны подиумда ләбаса дип уйлап бетермәдем...

- Тагын бер тапкыр бездән еракка китcәң, артыңа эләктерәм! – дип кычкырды ул читкә таба йөгергән улын җилтерәтеп алып килеп. 
Минем авызымны ачып шаккатып карап торганымны күрде булса кирәк, берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласын ияртеп сабыйлар мәйданчыгында йөргән чибәр хатын минем алда аклануны кирәк тапты: “Аһ, усал да булырга туры килә. Болар белән бернигә өлгерә алмыйм, балалар бакчасы да булмады ичмасам, чират җитә торган түгел. Ярдәм итүчем дә юк шул, әти-әнием һәлакәткә очрап вафат булдылар, туганнарым читтә. Әле ярый шушы мәйданчыклар бар, шулардан файда күрәм. Балалар монда “бетләрен коеп” кергәч, бераз тынып торалар. Тормыш булгач, төрле вакытлар була, авырсалар бер-бер артлы авыручан бит әле алар. Андый вакытта бигрәк читен, “ – ди. “Әтиләре кайткач бераз ял итсәң генә инде...” дигәнемә каршы сагышланып калды яшь ханым. “Ирем белән бер ел элек аерылыштык шул без...”. 

Хатын-кызның гади генә аралашуга сусаган вакытлары була. Сәйдә дә (исеме үзгәртелде) әңгәмәдәш табылуына шатланды ахры, үзенең тормыш юлы хакындагы бәянын дәвам итте.

Әти-әнисенең җылы канаты астында, абыйларының яраткан бердәнбер сеңелләре булып бик бәхетле үскән кыз, гаилә тормышы да әкиятләрдәге
 төсле матур башланып киткән. Кечкенә чагыннан наз, мәхәббәт күреп үскән Сәйдә кешеләрнең гел яхшы булуына ышана, урын өстендә яткан дәү әнисен савыктырырга хыяллана. Шулай итеп, булачак һөнәре итеп кешеләрне дәвалау юлын сайлый. 

Медицина университетының беренче курсында укып йөргән унсигез яшьлек кыз гарәп илләренең берсеннән килгән озын буйлы, керәчтәй кара чәчле, янып торган кап-кара күзле чибәр егет белән танышып, баш-аягы белән гашыйк була. Сәйдәнең әкиятләрдән җиргә төшкән шаһзадәсе, хыялында йөрткән гомерлек яры нәкъ менә Ул ләбаса! Ул кыз белгән бер генә егеткә дә охшамаган, матурлыгы да, акыллылыгы да, байлыгы да бар. Өстәвенә, Сәйдәгә мәхәббәт тулы күзләр белән карый, ихтирам итә. Кызның хиҗап киеп, ислам дине кануннары буенча яши башлавына да шушы гайрәтле егет йогынты ясый. 

Яшьләр гөрләтеп туй итәләр. Җитеш гаиләгә килен булып төшкәннән соң, бүген тормышындагы иң зур ялгышлык дип санаган гамәл кыла – укуын  ташлый Сәйдә. Шулай итеп, ул тулаемы белән гаилә тормышына чума, бер-бер артлы бәбиләр алып кайта. Аларны багып-тәрбияләп яшәгәндә ире белән аралары суынганын сизә Сәйдә. Шуның аркасында гаиләдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыга башлый, тавышлар чыга тора. 

Бер көнне иренең киемнәрен юганда, күлмәк кесәсеннән бик затлы бер салоннан кыйммәтле букет алынган чек күрә. Миңа чәчәккә заказ биргән икән дип сөенә. Әмма чәчәкләр аңа булмаган икән шул. “Хезмәттәшемнең туган көненә алдым” дип алдалый ире. Икенче юлы исә алтын бизәнү әйберләрен хатынына түгел, башка берәүгә алынганы беленә. Төн уртасында иренең телефонына килеп төшкән смслар, вакытсыз шалтыратулар ешайганнан-ешая. Беренче юлы гафу итә Сәйдә, икенче юлы да гафу итә. Әмма көннәрдән бер көнне очраклы гына рәвештә ире эшләгән офиска юлы төшеп, хәләленең кабинетына сөяркәсе белән өсләренә барып кергәч, түзми, аерылышуга гариза яза...

“Ни җитми соң сиңа?” дип сораганга ире: “Акыллы хатын җитми. Синең белән сөйләшергә сүзем дә юк. Надан бит син, укымаган...” дип җавап биргән. “Әнә, хәзер ике дипломлы укымышлы хатын белән тора икән... бөтенләй башка дин кешесе... Мин дә хиҗабымны салдым...” – ди Сәйдә.

- Ялгызыма бик рәхәт булмаса да, хәзер җаным тыныч. Балаларга пособиелар килеп тора, акчага интекмим. Элекке ирем балаларына ярдәм итә. Фатир өчен түләп тора. Менә, кыйммәтле колясканы ул алып бирде, пособие акчасына мондыйны ала алмас идем...” ди хатын, 8-9 айлык кечкенә баласын тирбәтеп.
Аерылган хатынына әле дә ирек бирми, килгән саен интим мөнәсәбәтләргә тарта икән элеккеге ире, янәсе, фатир өчен түли... “Әле ярый Россиядә яшибез, балаларны тартып ала алмады. Сабыйларымнан мәхрүм итеп, үзләренә, туганнары янына җибәрү иде элекке иремнең нияте. Бәхетемә, бездә балаларны аналарыннан аермыйлар.” – ди Сәйдә.

Ландыш Тимерова

Язмага реакция белдерегез

17

0

6

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    1

    Ышанасы килми. 4 баланы калдырып чыгып китеп буламы икэн?

    • аватар Без имени

      0

      2

      Шаккаткыч бу хәл.

      Мөһим

      loading