Андый кеше башка юк иде. Минзәлә районы Бикбау авылында яшәгән 57 яшьлек Раушания Абдуллинаның якыннары әнә шулай ди.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Яр Чаллы-Түбән Кама» (Тукай районы) автомобиль юлының 5 чакрымында Сузуки автомобиле йөртүчесе, каршы як полосага чыгып, Шевроле автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.
Сузуки автомобиленең 57 яшьлек пассажиры һәм Шевроледә утырган Раушания апа Абдуллина юл-транспорт һәлакәте урынында ук җан бирә. Ике шофер һәм тагын бер пассажир җәрәхәтләнә. Әлеге юл һәлакәте буенча җинаять эше кузгатылган.
Түбән Камага туганнарына Корьән ашына дип юлга чыгып киткәндә, алда бәхетсезлек көтеп торадыр, дигән уй Раушания апаның башына да кереп карамый. Тумышы белән Минзәлә районы Бикбау авылыннан ул. Шунда укыган, шунда кияүгә чыгып, тормыш иптәше белән балалар үстергән.
– Раушания белән бергә педучилищеда укыдык. Аннан бергә авылга эшкә кайттык, – ди Минзәлә районы Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдамшина. – Мин 83 елны, ул 84 елны авылга кайтты. Бик якын аралаштык без аның белән, туемда шаһит булды. Тормыш юлларыбыз дә үрелеп барды. Икебезнең дә балаларыбыз бер сыйныфта укыды. Бик аралашучан, кеше белән уртак тел таба торган, акыллы, сабыр кеше иде. Тугыз балалы гаиләнең төпчегенә кияүгә чыкты. Гаилә корып берничә ай үткәч ире Рәхим армиягә китте, ул китеп берничә ай узгач уллары Алмаз туды. Рәхим Әфганстанда хезмәт итте. Шөкер, Рәхиме исән-сау әйләнеп кайтты, 1994 елны кызлары Ләйлә туды. Авылда бөтен яктан да үрнәк гаилә булдылар. Авылдагы мәктәптә рус теле һәм әдәбияте, татар теле һәм әдәбияте фәнен укытты. 10 елга якын мәктәп директоры булып эшләде. Безнең мәктәпне япкач, Аю авылындагы тугыз еллык мәктәптә рус теле, әдәбияте укытты. Кайда гына хезмәт куймасын Раушания Мөдәүсәр кызы эшендә дә гел мактауда була, хезмәттәшләре дә, укучылары да бик ярата үзен. Укучылары олимпиадаларда җиңеп килә.
— Ире дә укытучы бит аның, ул бүгенге көндә Матвеевкадагы балалар һәм яшүсмерләр өчен “Тургай " социаль приютында эшли, – дип сөйләвен дәвам иттте Люзия Нәҗип кызы. – Раушания беркайчан да беркемгә дә каты бәрелмәде. Ярдәмчел, тырыш булды. Кәефе булмаса да, беркемгә дә күрсәтми иде. 23 декабрь көнне иремнең 60 яшьлек юбилеен үткәрдек. Ул бик матур җырлый да иде әле. Юбилейдан соң Раушания: “Люзия, юбилееңа да киләм әле”, дип хушлашты. Язмыштан узмыш юк шул. Дөньялары түгәрәк, йорт-җирләре бөтен иде. Барысын да калдырып китеп барды. Уллары Алмаз һәм кызлары Ләйләнең шөкер үз гаиләсе бар. Пенсия алган саен махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән акча салып торды, ире дә Әфганстанда да хезмәт иткәч, бу тема аңа бигрәк тә якын иде шул. Күптән түгел ире Рәхимнең абыйсы онкологиядән үлеп киткән булган. Аның 40ыгына гаилә белән Түбән Камага барырга тиеш була алар.
– Юл начар, шуннан кайтышлый боларның өстенә машина менгән. Раушаниянең әнисе сөйләвенчә, барасы килмәгән аның ашка, күңелем тартмый дигән. Үләреңне 40 көн алдан сизенәсең диләр бит, сизенгән инде ул. Ире Рәхим ашка бара алмый калган, поликлиникага табибка язылган булган. Авария турында миңа кичке җидедә хәбәр иттеләр, Раушаниябезне 18 гыйнварда җирләдек. Зиратка бөтен укучылары, бөтен туганнары килгән, аның хәтле кеше күргәнем юк иде. Раушаниянең әнисенә 80 яшь, ул да авылда яши. Бик борчыла бахыркаем. “Кояшым сүнде”, дип елый. Раушания данлыклы булып, үзенең эзен калдырып китте. Авыр туфрагы җиңел булсын, Амин, – диде Люзия ханым.
Мәрхүмәнең күршесе, авылда лаеклы хезмәт иясе, почтальон Вәсимә апа Газетдинова да күз яшьләрен яшерми. – Күршеләргә килен булып төшкәннән бирле Раушания белән бергә булдык, – ди ул. – Күрше хакы тәңре хакы дип дөрес әйткәннәр. Туганнарыңнан да якын була бит алар. Ничә еллар дәвамында иңне-иңгә куеп, бер-беребезгә йөрешеп, ярдәм итеп яшәдек. Раушания кебек ачык күңелле, бөтен кешене дә бертигез күреп яшәүчеләр бик сирәктер ул. Мин - укытучы дип масаеп йөрмәде. Һәркемне дә бертигез күреп аралашты. Раушаниянең бакыйлыкка күчүе турында ишетүе бик авыр булды. Алар ягына карыйм да, Раушания килеп чыгар кебек.
Оештыру эшләренә бик оста, тырыш иде. Гади, ачык йөзле, бәхәскә керми, һәрвакыт кешегә ярдәм итәргә әзер тора торган кеше булды. Раушания, ире Рәхим, балалары да шул кадәр чиста-пөхтә. Өйләре дә, һәрвакытта тәртиптә булды. Мәктәп балалары күршемне бик яраттылар. Әле алардан чыгып барышым. Юка пешердем дә, Рәхим күршемә дә кертеп чыктым. “Хәлең ничек?”- дип сорарга базмадым. Бик бетеренгән, йөзендә нур сүнгән. Сабырлыклар телим. Раушаниябезнең кабере нурлы булсын.
Раушания Абдуллина гаиләсенең һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Фотолар: Люзия Мәрдамшина архивыннан
Комментарийлар