27 август көнне Казан – Малмыж юлының 77 чакрымында, төгәлрәге, Кече Төрнәле белән Олы Мәтәскә авыллары арасында, кичке сәгать алты тулып егерме минут тулып киткәч, 3 машина бәрелешә.
Лада X-RAY машинасы каршы як юлга чыгып, алдындагы машинаны узарга тели дә ниятенә ирешә алмый. Нәтиҗәдә, 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала (берсе балигъ булмаган яшьтә), бер кешенең гомере өзелә.
«Футбол уйнарлык»
Лада X-RAY машинасы хуҗасы – Рафил Әүхәдиев. Ул көнне дә рульдә үзе була. Янындагы пассажир – Илнур Тимербаев, аның гомере өзелә. Икесе дә Балтач районының Алан авылында бер үк очта яшиләр. Илнурның йорт-җире төзек, бакыйлыкка күченгәнче тормышын җитеш итәргә, булдырасын булдырып, төзисен төзеп китәргә өлгергән. Олы кызлары Эльвира кияүдә, онык бүләк иткәннәр. Уллары Айрат та быелгы җәйдә хәрби хезмәттән кайткан. Түгәрәкләнгән бәхетләренә күз тигән, диярсең. – 25 ел тиң яшәдек, ансыз авыр хәзер. Әле һаман да кайтыр дип көтәм, үле гәүдәсен дә күрдем, югыйсә. Моргтан алып кайтуга, бөтен җирен карап чыктым. Их... Ышануы гына авыр. Гөрләтеп яшәр чагыбыз иде, – дип уфтана мәрхүмнең хатыны Гөлнара. Язмыш дөнья буйлап
йөртә адәм баласын. Ерак Казахстанда туып, Чаллыда үскән кыз ул. Әти-әнисенең кендек каны тамган, әби-бабасы җиренә килен булып төшкән.
– Илнур белән 5 ел очрашып йөрдек. Ул армиядән кайткач өйләнештек. Яшь чакта уйлап торасыңмыни? – ди Гөлнара.
Сөюдән ике йөрәк бер булып кушыла. Шәһәргә төпләнү мөмкинлеге булса да, алар авыл җирен сайлыйлар.
– Үземне шәһәр кызы димәдем, декрет ялына чыкканчы, фермада эшләдем. Әби: «Белгәнең үзең өчен», – дип, бөтен эшкә дә өйрәтте. Кияүгә чыккач сер бирмәдем, – ди әңгәмәдәшем.
Ләкин шәһәрлеге бер мәлдә барыбер «сыната» – йорт салганда зурлыгын да, нигез үлчәмен дә белештермичә кала. Стеналарын өеп, түбә астына керткәч тә абайламый әле.
– Кечкенә генә бүлмәсен җиткереп, башка чыктык. Улыбыз монда туды. Каенанам, хәл белергә килгәч: «Футбол уйнарлык икән», – дигән иде. Гомердә дә Илнурдан узып сүз әйтмәдем, ләкин чамаласам, кечерәйтергә сорар идем. Авыр елларга туры килдек, хезмәт хакы түләмәделәр, бирсәләр дә өлешләп кенә. Өй җиткерәбез дип интегүләр... Ярый әле, минекеләр ярдәм итте. Ахырдан үзебез дә: «Нигә моның кадәр зур иткәнбез?» – диештек. Балалар янда тормый, ике кешегә курчак өе кадәрлесе дә җитә. Түр якка атлап кермәдек тә, гел урта өйдә кайнаштык, – ди Гөлнара.
«Комада дип сөйлиләр»
Гаилә башлыгы соңгы елларда «шабаш»ка йөри – балта остасы. Гөлнара фермадан шәхси эшмәкәр кибетенә күчеп, анда 10 ел эшли. Ике ел элек кенә эшсез калган, кибетләрен сатканнар.
Хәзер фермада – кул алмаш. Районда эш тә бар, чакыралар да, тик юлы уңайсыз, ике ара да якын түгел – 23 чакрым.
– Илнур үзе дә Чечня сугышында катнашкан кеше, сугышчан хәрәкәтләр ветераны. Улыбыз хәрби хезмәткә киткәнче бик кайгырды. Өзгәләнде инде. Аны озаткач, инсульт кичерде. Ишегалдында егылып, комага киткән иде – баш миенә кан сауган. Хастаханәгә илтүгә, операциягә алып кереп киттеләр. Таңга кадәр керфек тә какмыйча хәбәр көттек, исән каласына табиблар да өметләндермәде. Иртән күзен ачты, аңы, зиһене камил, дигәч, әй, куандык! Илнур холкы белән тыныч кеше, бөтен борчуын эченә яшерә иде, шулар җыелып килгән инде... Элек, башым авырта дигәч, табибларга да күренгән идек. Кан басымы югары дип, исәпкә куйдылар. Дарулар эчте, әмма хастаханәдә дәваланырга дисәләр, гел киреләнде, ятарга күндерә
алмадык, – ди Гөлнара. Илнур, тернәкләнеп аякка баскач, тик тә тормый, күп тә кырмый: өйдәге эшләрне караштыра, авыл кешесе чакырса – бара. Һәм менә шушы эш килеп чыга.
– Чакыргач, иптәшенә ияреп, түбә ябарга чыгып китте. Казанда эшләделәр, кунарга фатир да табып биргәннәр иде, көн саен кайтып йөрделәр. Әле ул көнне дә эш бирүче аларга кунарга кушкан. «Эшне бетергәч, Илнур: «Кара, ничек матур чыкты!» – дип бик куанып карап торды», – дип сөйләде Рафил. Күп сөйләшми иде мәрхүмкәем, җиренә җиткереп эшләгән эшен кайда да яраттылар. Барып җитүгә, көн саен, шалтырата торган иде, ул көнне никтер хәбәр дә бирмәде. Әле ашка да чакырулы иде, туганнар үпкәләп тә куя. «Ник җибәрдең? Ашка килсә исән калыр иде», – диләр. Кем белгән инде, – ди Гөлнара ханым. Ләкин нинди генә сүз әйтелмәсен, язмышына язылганын күрә адәм баласы.
– Кичкә сәгать дүртенче яртыларда мин аңа үзем шалтыратып карадым, алмады. Алты туларга 5 минутта хәбәрләштек, юлга чыктык, кайтабыз, диде. Җиденче егерме минутларда авыр хәбәр җиткерделәр. Юлда бик көчле юл һәлакәте, диделәр. Сизендем. Үч иткәндәй, яңгыр да явып киткән, йөртүченең дә, юлдагы су әйләндереп атты дип, аңлатасы килә. “Обгон”га чыга ул, машинаны узып, үз полосасына басарга җитешмичә кала, каршыга килгән машинага бәрелә дә өч тапкыр әйләнә, аннары тагын бер машинаны хәрәп итә. Беренче бәрелгәндә үк Илнур җан биргән – операция ясаган җиреннән, баш капкачы ачылган.
Йөртүченең малаена берни булмый. Юл уңаенда кайтучы ике пассажир да утырталар. Берсе күрше Борбаш авылына кайта, икенчесен Арча районындагы бер авылныкы диделәр, менә анысының хәле бик авыр ди, башына операция да ясаганнар. Комада дип тә сөйлиләр, үз күзем белән күрмәгәч, кеше сүзен сөйләргә дә куркам, – ди ул.
“Тәннәре бик җылы бит”
Тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, ирен көткән хатын әллә ничә мәртәбә шалтыратып та карый – алучы булмый. Бер-бер артлы туганнар, авылдашлар килә башлагач аңлый...
– Паспортын кайтып сорадылар. Телләрендә бер генә сүз – сабыр бул, диләр. Фельдшер да килеп җитте. Кызым, киявем белән ишетүгә шунда йөгергән. Айрат барып җиткәндә, әтисен юл читенә чыгарып салганнар, машинаны кисеп алганнар, бик сытылган, диделәр. “Әни, әти исәндер ул, тәннәре бик җылы бит”, – ди шалтыратты. Яшь кешенең мәете 3-4 сәгатьтән соң гына суына икән, “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә эшләүче сеңлемнән сораштым, – ди тол ханым.
28 август көнне Илнурның суык гәүдәсен моргтан өена алып кайталар. Кабер иясен ашыктырырга теләсәләр дә, Гөлнара каршы чыга, бер төн өйдә кундыра.
– Бер кулы теткәләнеп беткән, сөяге дә юк, камыр гына. Йөзенә пыяла кисәкләре кереп тулган, улым матурлатып кайтты. Гәүдәсе бик суык иде, су тутырып катырганнар диярсең, таң белән аяклары әз генә җеби башлады, иртәнге сәгать тугызларда зиратка да алып чыгып киттеләр. Бер төн өйдә кунса да, ай – күрде, кояш – алды, күреп тә туймадым үзен, – ди Гөлнара.
1 сентябрь көнне өчесен үткәрәләр. Шул көнне Рафил Әүхәдиев, хастаханәдән кайтуга, хәл белешергә килә.
– Ишектән атлап керүгә: “Мин гаепле түгел, мине рәнҗетмәгез”, – диде. Зур тизлек белән каршы як юлга чыкмасаң, мондый юл һәлакәте ясап буламы, дип, каршы төштек. “Үзем дә берни белмим”, – диде. Әле ул юл төзүчеләрне гаепләмәкче, имеш, юл начар. Юк, юл көзге кебек анда. Кемнең гепле икәнлеге регистратордан яхшы күренә. Безнеке мәрхүм инде, кайтарып булмый. Хастаханә палатасында үлем белән тартышкан ханым алдына басып та, үзен гаепле түгел дип әйтерме икән? Илнурның эшләгән акчасын алып кайтырмын, җидесенә тотарсың, дигән иде. Җидесе үтте, тиенен дә күрмәдек. Үзе гафу да үтенмәде, күңел хакында дип, хәтта сәдака да бирмәде. Тирә-күрше авыллар, үзебезнекеләрнең ярдәмен әйтеп бетергесез, – ди әңгәмәдәшем.
Аллаһы Тәгалә кайчагында кайгыларны алдан кисәтә. Илнурның үләренә ике көн кала, ишегалдына ике зур козгын төшеп утыра. Әй, тотынылар кычкырырга.
– “Нинди хәсрәт китерәсез...” – дип куарга чыгам, очарга ашыкмыйча, күземә карап торалар. “Быел салам алмыйбыз, бозау асрамыйсыз”, – диде Илнур. Каян уйлап әйтте ул бу сүзне? Үләсен сизенгәндерме. “Идәннәрне буямадык”, – дигәч тә, яз көне буярсың әле, – диде. Буярбыз, димәде. Кызыбызга: “50 яшемә кадәр яшәмәм, нәселебез кыска гомерле”, – дигән. 48 яшендә китеп барды... – ди Гөлнара. – Кызым әтисе үләсе көнне иртән икенчегә йөкле икәнлеген белде. Өчесен укыткан көнне, шул козгыннар мунча түбәсенә килеп утырдылар. Тагын нинди яман хәбәр китерделәр дисәк, икенче көнне бакча башындагы күршебез үлеп китте, җидесен үткәргән көнне кызымның баласы төште... – ди Гөлнара.
Киселгән яраның ике ягы да авырта. Күрәсең, мәрхүмгә дә бакыйлыкка ияләшүе авыр. Өйдәгеләр еш кына аяк тавышлары ишетә. Сөенәләр, димәк, Илнур янәшәләрендә.
– Бер машинада балалар да булган. Илнурның йөзенә, гәүдәсен юл кырыена сузып салгач, ике балалар курткасын япканнар. Моргтан безгә биреп җибәрделәр. Илнурның канлы киемнәрен юып яндырдым, ә боларга тимәдем. Фәридә белән Рафил төшкәч, сезнекеләр түгелме дип, алып күрсәткәндә, күзем капкага төште – Илнур кереп килә! Үз киемнәреннән. “Илнур кайтты!” – дигән сүземә сагайдылар. Мине тилегә санарга да теләделәр. Ә мин ялгышмадым, ул көнне ике мәртәбә күрдем. Капканың эчке ягына кереп сөялде... – ди Гөлнара.
Хәлләрен аңлыйм, ничек яшәп китәргә дә белмиләр. Үпкә-рәнҗешләре дә таудай, билгесезлекнең дә очы-кырые күренми. Ләкин тормыш дәвам итә, ничек тә яшәргә кирәк.
Редакциядән. Рафил Әүхәдиев белән дә сөйләштек. Тернәкләнеп килә. Аны теге чакны машинасыннан аңсыз килеш төяп китәләр.
–Пассажирларым – Борбашныкы Рамия апаның хәлен белергә ике мәртәбә бардым, ә менә Күлтәс авылыныкы әле килмәскә куша. Күрәчәк, диләр, усал сүзләр әйтмиләр. Рамия апа биргән акчамны да алмады. Ә Гөлнара каршына басып: “Мин гаепле түгел түгел”, – димәдем. “Бернишли дә алмыйм хәзер. Рәнҗемәгез. Гаепле мин, гаепле”, – дидем. Берни хәтерләмим бит, нишләтим. Шаһитлар: “Син үз полосаңа кереп басарга өлгердең, юлдагы яңгыр суы машинаңны юл уртасына алып тондырды”, – диләр. ЮХИДИ хезмәткәрләренең фикере икенче, әлегә тикшерү эшләре бара, кемнең гаепле икәнлеген әйтергә иртәрәк. Миңа да бик авыр, ышаныгыз. Урынга ятсам шул мәхшәр исемә төшә. Өйдә үзем генә кала да алмыйм, авыр... Барысыннан да гафу үтенәм. Ә Гөлнарага иренең эшләгән акчасын исәпләтеп, алып кайтырга сүз бирдем. Ике көнлек эш калды, төгәлли алмыйбыз бит әлегә. Акчалата ярдәм итмәдем итүен, – диде Рафил Әүхәдиев.
Комментарийлар