16+

Апамның тормышын җимердем

Әле генә олы апамның тормышын җимергәнемне аңладым. Әниебез эчкечелектән интекте.

Апамның тормышын җимердем

Әле генә олы апамның тормышын җимергәнемне аңладым. Әниебез эчкечелектән интекте.

Апама 19 яшь булганда, әни ялган аракы белән агуланып үлеп китте. Мин һәм 11 яшьлек сеңлебез калды. Әтиләрегез кайда дип сорамагыз да, белмибез. Әнинең абыйсы опекага алырга теләде, ләкин ул авылда яши иде. ә безнең авылга кайтасы килмәде. Мин өйдә олы тавыш куптардым, сеңлемә авылның коточкыч урын икәнен сөйләдем. Аңа эпилепсия диагнозы куелган, өянәге башланды. Бу хәлләрне күзәтеп торган апам безнең өчен куркып, үз исеменә опека рәсмиләштерде. Шулай итеп без шәһәрдә яшәргә калдык.

Апам үткен булды, бернинди ярдәмсез, үз белеме белән университетка укырга керде. Ләкин, безне күтәрер өчен, укуын ташлап, сатучы булып эшли башлады. Менә хәзер миңа 23 яшь, кече сеңлемә 18 яшь. Апабызга 31 яшь, һәм ул бу тормышта бернинди рәхәтлек күрмәгән. Белем алмаган, сәяхәт итмәгән, шәхси тормышы юк та юк. Ул безне гаепләми, ләкин, минемчә, ул бик бәхетсез һәм сүнеп баруын күреп торам. Быел читтән торып укырга керергә теләвен һәм имтиханнарны тапшыра алмавын да белеп алдым. Бәлкем, теге вакытта авылда яшәүче абыебызга кайтырга кирәк булгандыр. 

Гаилә кору турында хыяллануын беләм, ләкин ир-атлар белән аралаша белми. Бу очракта апама ничек ярдәм итәргә икән? 

Исемем редакция өчен генә
Фото: freepik.com

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

7

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading