16+

Җизнәсенә - хатын, апасының балаларына әни булды ул

Гүзәлиянең дә хәлләре шул айныкыннан бер дә ким түгел. Һәр туган көне айдай тонык, күңеле боек кызның. Эшләгәне күңелен җылытмый, яшәгәне йөрәгенә эз салмый. Тирә-ягындагы һәр вакыйгага битараф ул. Мөгаен, күңеле үлгән кеше генә дөнья гүзәллегенә, җиһанның матурлыгына шулай битараф була аладыр. 

Җизнәсенә - хатын, апасының балаларына әни булды ул

Гүзәлиянең дә хәлләре шул айныкыннан бер дә ким түгел. Һәр туган көне айдай тонык, күңеле боек кызның. Эшләгәне күңелен җылытмый, яшәгәне йөрәгенә эз салмый. Тирә-ягындагы һәр вакыйгага битараф ул. Мөгаен, күңеле үлгән кеше генә дөнья гүзәллегенә, җиһанның матурлыгына шулай битараф була аладыр. 

Тулган ай да бүген нигәдер күңелсез, бер кайгысы бар кебек, йөзен сагыш ятьмәсенә ураган. Хәтта ки, янындагы якты йолдызларның матур итеп җемелдәүләре дә аны битараф калдыра кебек. 

Әле кайчан гына Гүзәлия башкалар кебек һәр туасы таңга сөенә, җир йөзенә килгән ягымлы язларны куанып каршы ала, шомырт чәчкәләре исенә исереп, очынып йөри торган гади генә бер кыз иде. Кайчан гына...

Тукта әле, ә кайчан булды соң әле ул вакыйгалар? Гүзәлиянең бүгенге халәтенә, яшәү ямен югалтуына нәрсә сәбәпче булды? 
...Ул көнне кыз йокысыннан борчылып уянды. Төшендә ул үзләренең йортлары каршысындагы бик матур ике каен агачының берсе җиргә ауганын күрде. Әй кызганды ул агачны Гүзәлия, әй елады шуның өчен. Әнисенә шушы төше хакында сөйләгәннән соң, аның ни дип юраячагын белергә теләде. “Хәерлегә булсын дип телә кызым, хәерлегә булсын”, – дип кабатлады әнкәсе. 

Тик, әлеге төш хәерлегә булмады. Гүзәлияләр гаиләсенә киләчәк олы кайгы турында кисәтүче бер хәбәр булып чыкты ул. 
Гүзәлияне һәм апасы Гүзәлне әниләре бер үзе тәрбияләп үстергән. Әтиләре бер хатынга гына риза булмыйча, эзләнеп йөри торгач, бер-бер артлы биш-алты хатын алыштыргач, үзенә кирәклесен тапкан, ахрысы. Ниндидер бер марҗа белән яши башлап, әлеге гаиләсен бөтенләй дә хәтереннән сызып ташлаган. Аның кайдалыгын да, ниләр майтарып яшәвен дә бер кеше белми. Әнисе дә, әтиләре турында ялгыш кына бер сүз ычкынса да, кистереп әйтеп куя: без андый кешене белмибез, ул хакта сөйләшергә дә теләмибез. 

Әнисен аңлый Гүзәлия. Әле мәктәпкә укырга да кермәгән ике бала белән ялгызы калулары аңа бер дә җиңел бирелмәгән. Тик әнисе үзенең исеменә тап төшермәде, кызларын да үстерде, аларның икесенә дә югары белем бирде. Башкага кияүгә чыгып, язмышын кабат икенче берәү белән бәйләргә дә теләмәде. 
Апасы Гүзәл күптән үз гаиләсен корып җибәрде. Берсеннән берсе матур, акыллы балалары йөгерешеп йөри. Ире Хәйдәр дә яхшы кеше. Аларның бер-берсен аңлап, тату яшәүләре өчен әниләре куанып бетә алмый. Үзенең гаиләсенең, ире качып киткәннән соң, янәдән бөтенәюен күрү, әлбәттә, ана кеше өчен бик зур шатлык. 

Ә Гүзәлия әле укуын яңа гына тамамлаган кыз. Кулына диплом алуга эшкә дә урнашырга өлгерде. Аның күңеле гел алга ашкына, бик күп үрләр яуларга, барысына да җитешергә тели кыз. Көндезләрен эш-эш дип җан атса, кичләр җитүгә, күңеле ашкынып кемнеңдер тәрәзә пыяласын шакуын көтә. 
Юк ла инде, кемнеңдер түгел, сөйгәне Идриснең тәрәзәгә чиртүен көтә Гүзәлия. Башкалар кирәкми аңа, үзенең кадерле кешесе булса – шул җиткән. Ә Идрис белән алар би-и-ик күптәннән дуслар. Кечкенәдән бер-берсе арасында булган дуслык, тора- бара, үзләре дә сизмәгәндә мәхәббәткә әверелгән дә куйган бит. Алар һәр җирдә бергә, уйлары да, йөргән сукмаклары да икесенеке бер. Кыз әлегә түзеп йөри, теле үтереп кычытса да, әнисе белән апасына, үзенең тиздән Идрискә кияүгә чыгасын белдерергә кыюлык таба алмый.

Тормышын бөтенләй уйламаган якка үзгәрткән көнне искә алу белән Гүзәлия калтырана башлый. Егерме дүрт яшенә кадәр ул илаһи бер рәхәтлектә яшәгән, чын бәхет диңгезендә йөзгән икән бит. Ул хәзер генә моны аңлый башлады.

...Салкын кышның беренче ае гына иде. Гүзәлия апасы белән җизнәсе яшәгән йортка, берничә көнгә яшәргә килде. Апасының кинәт кенә бик нык салкын тидереп хастаханәгә яткан чагы булганлыктан, аның ике сабый баласын тәрбияләшергә карар кылды ул. Балалар да кызны бик ярата, апаем да апаем, дип кенә торалар. Аларны ашата-эчертә, иркәләп йоклата-уйната торгач, Гүзәлия тәмам әни роленә керде. Үзенең дә тиздән әни булаячагын, балалары йөгерешеп йөрүен, Идрисенең өстәл артында үзенә кайнар аш бүлеп бирүен көтеп утыруын күз алдына китереп хыялланып туймады. Шуларны уйлаган саен рәхәт иде кызга. Күңеле белән очып, ашкынып йөрде, аяклары җиргә тимәде.

Апасы Гүзәл генә сеңлесенең бу хыялларын челпәрәмә китерде. Авырып хастаханәгә керүенең алтынчы көнендә, берсе дүрт, икенчесе биш яшьлек ике баласын, ире Хәйдәрен калдырып кинәт вафат булды. 
И-и, ул көннәрнең шыксызлыгы! Ул газаплы, тилерттергеч көннәрнең авырлыгын гомердә дә онытасылары юк.
Гүзәлне җирләп кайтканнан соң, әнисе ике оныгын кочаклап елады да елады:
– Әй, ятимкәйләрем минем. Ятим, бәхетсез кошчыкларым! Әнисез калдыгыз бит, ничекләр түзәрбез? – дип такмаклады. 
Аңа кушылып Гүзәлия дә үксергә тотынды.

– Әни, җаным, өзгәләнмә әле шуның кадәр. Без бар бит, яшәрбез ничек кенә булса да, – дип әнисен юатырга тырышты ул. 
Әйтергә ансат. Вафат кешегә аңа нәрсә, калганына бик авыр шул. Әтиләре белән яшәсәләр дә, ике сабый көн дә әниләрен сорады, төн дә Гүзәлне таптырды. Хәйдәр бичара, нишләргә дә белмәгәнлектән, балаларын җитәкли дә, әбисе йортына килә. Нәниләр Гүзәлия янында онытылсалар, бу вакытта кияү белән әби арасында озакка сузылган җитди сөйләшү бара.

– Авыр миңа, әби. Бик авыр. Гүзәлдән башка ничек яшәргә дә белмим.
– Аңлыйм кияү, бик аңлыйм мин сине. Ике кечкенә бала белән бер ялгызын калдың бит. Никләр генә Ходай шундый кайгылар биргәндер, әй, Аллам.
– Үземнекенә әле түзәр дә идем. Балалар әниләрен сорап аптыра башлаганда бигрәкләр дә авыр. Аларга нәрсә дип тә җавап бирергә белмим мин, әби.
– Шулайдыр. Сабый гына бит әле алар. Әниләре кочагында гына назланыр чаклары да бит, югыйсә. 
– Аларга: “Әниегез юк бит. Бүтән бер вакытта да кайтмаячак”, –  дип ничек аңлатыйм соң мин әби? Алар елаганга ничекләр түзим?

– ... Өйләнергә кирәк сиңа, кияү.
– Ничек? Өйләнергә? Әллә шаярасыңмы, әби? Ә Гүзәл? Балалар?
– Нәкъ менә балалар турында уйлап өйләнергә кирәк тә инде, кияү. Аларга хәзер әни кеше, аның күңел җылысы кирәк. Берәр күз алдыңда тоткан кешең юкмы соң?
– Син бигрәк инде, әби. Нинди күз алдында тоткан кеше ди ул?! Минем бит Гүзәлдән башка бер кешем дә юк иде. Кирәкмәде дә башкасы. Гүзлне бик ярата идем мин.

– И, Хәйдәр, балакаем. Беләм, беләм. Гүзәлне генә яратуыңны да, башка кешең юклыгын да беләм. Аптырап кына әйтүем. Балаларны кызганып йөрәгем өзгәләнгәнгә шулай сөйләнәм. Мине дә аңла.
– Аңлыйм, әби. Сабыйларны кызганып кына өйләнсәм дә... Минем балаларны үзенекедәй якын күреп, яратып яшәрлек хатын-кызын каян табарга соң әле аның? Соңыннан үкенерлек булмасмы?
– Ә син Гүзәлиягә өйлән!
– Гүзәлиягә? 

– Әйе, кияү. Син үзебезнең гаиләдә калырсың. Минем икеләтә киявем булырсың. Аннан соң, мәрхүм апасынын балаларын сеңлесеннән дә ныграк яраткан кешене син барыбер эзләп таба алмаячаксың. Барыбыз өчен дә болай яхшы булаячак.
– Ә Гүзәлия үзе нәрсә дияр бит әле...
– Анысын миңа калдыр. Үзем көйләрмен аны...
Әнисе белән апасының ире арасындагы мондый сөйләшүләр турында Гүзәлия, әлбәттә, башына да китерә алмады. Ул һаман да әле үзенең Идрисен уйлап акылыннан шаша, ул дип хыял диңгезләрендә йөзә иде. 

Ләкин, әнисе кызны күкнең җиденче катыннан бик тиз җиргә төшерде. Әни белән кыз арасында да бик мөһим сөйләшү көтелә иде.
– Кызым, укып бетердең. Эшкә урнаштың. Хәзер гаилә корып, балалар үстерер вакытың да җитте дип уйламыйсыңмы?
– Әлбәттә, уйлыйм әни. 
– Бик яхшы алай булгач. Булачак ирең итеп кемне күз алдыңа китерәсең соң?
– Әни, бигрәк кызык сораулар бирәсең лә. Минем бик күптән Идрис белән очрашып йөргәнемне беләсең бит син. Нигә шулай сәер сораулар белән аптыратасың әле?

– Кызым, хатын-кызның бөтен бәхете ирдән тора. Ләкин уйламаганда шулай килеп чыга. Якыннарыңнын кайсысыдыр бәхетле булсын өчен, кайчакларда үзеңне корбан итәргә дә туры килә. Хәтерлисеңдер, әтиең безне ташлап китеп баргач, мин апаң белән сине бер үзем тәрбияләдем. Кияүгә сорап килүчеләр булса да, ул чит кеше сезне кабул итә алмас, кагар, кимсетер дип, бер генә ир белән дә язмышымны бәйләргә теләмәдем. Бәлки, араларында бик яхшылары да булгандыр. Тик мин сынап карарга да курыктым.
– Аңлыйм, әни.

– Юк, кызым, аңлый алмыйсың. Сез бик еш кына мәктәптән елап кайта идегез. Күп чакта сезне әтисез, ятимнәр дип кимсетүчеләр табыла торды. Мин шулар өчен бик борчыла идем. Әтиләре булса, балаларымнан көлүче булмас иде, дип төннәр буе елап чыга идем. Боларны аңлавы кыен. Апаңның балаларын да шулай кимсетүчеләр табылыр дип уйлыйм да, нәрсә эшләргә дә белмим.
– ...
– Кызым, чык син Хәйдәргә кияүгә!

Гүзәлия үз колакларына үзе ышанмады. Ничек инде җизнәсе Хәйдәргә кияүгә чыгарга ди? Әллә аның әнисе тилергәнме? Ә Идрис? Аның белән нишләргә? Ярата бит ул аны. Икесе дә бер-берсен өзелеп сөяләр. Ничек шундый көчле яратуларына нокта куеп, Гүзәлия тормышын башка, чит ир белән башлый алсын ди инде? Кит, булмаганны! Әнисе дә әнә, җүләр кеше кебек, кызын апасы урынына илтеп тыгарга тырыша. Юкса, белә бит ул кызының үлеп яраткан кешесе барын. Әй, әни, әни, никләр генә минем башымны катырасың? Никләр генә, дип эченнән янды Гүзәлия. Юк, ул үз ярын читкә тибәрмәячәк. Идриссез яши алмаячак ул. Бер генә көн дә, бер генә минут та. 

Әнисенә дә шушы уйларын җиткерде Гүзәлия. “Юк, – диде ул. – Мин берничек тә җизнигә кияүгә чыга алмыйм, әни. Соң, үзең уйлап кара инде, ничегрәк күз алдыңа китерәсең син бу хәлне? Аннан соң, минем Идрисем дә бар бит әле. Кеше көләр, син әйткән хәл була калса”.
Кызының сүзләрен тыңлап та бетермәстән, әниләре йөзен куллары белән каплады да елап җибәрде. Бөтен тәне белән калтыранып, сулык-сулык килгән әнисен Гүзәлия кызганып та куйды. Иңнәренә кагылып, җиңелчә генә әнисен кочаклап алды да, аңа эндәште.
– Елама әни, борчылма әле алай ук. Моңарчы яхшы гына яшәдек, моннан соң да югалып калмабыз.

– Ә балалар? Алар белән нәрсә булып бетәр?
– Әни, аларның бит әтиләре бар. Җизни берәүдән дә балаларына начар сүз әйттерә торган кеше түгел.
– Кызым, яшь шул әле син. Аңламыйсың тормышны. Әтисез бала әле ул ятим түгел. Менә әнисез калулары... Балаларга әни кеше һәрвакытта да кирәк. Бигрәк тә апаңның кызы һәм улы кебек нәни сабыйлар һәрчак әниләре ярдәменә мохтаҗ.

– Җизни, бәлки, киләчәктә менә дигән яхшы хатын-кыз табар әле. Ә аңарчы бәләкәчләрне тәрбияләшергә үзебез булышырбыз.
– Кызым, чит хатын-кыз кеше балаларын үзенеке кебек якын итә алмас. Ул ятимнәргә чын ана назын бары син генә бирә алачаксың. Аңла, шуңа да сиңа үзеңне, яратуыңны корбан итәргә кушам бит мин. Сине бәхетсез итәсе килүдән, яисә Идрисеңне яратмаудан түгел. Балалар үги ана кулында иза чикмәсләр иде, дигән теләк белән генә янам. Апаң да, күктән карап, рәнҗеп ятмас, аның балаларын үз канат астыңа алсаң, шатланып, риза булып ятар иде. Инде килеп җизнәңне дә уйла. Аңа да бер ялгызына, берсеннән-берсе кечкенә ике бала белән бик авырдыр. Үзе дә бит, яратмаслык кеше түгел. Тәртипле, эчми, тартмый, кул күтәреп уйнамый. Аңлыйм, син үзең яратмаган кеше белән тормыш корып җибәрүне күз алдыңа да китерә алмыйсың. Ләкин ярату ул тора-бара, һичшиксез, килер. Әллә нинди, бер-берсен үлеп яратышып, кавышкан парлар да яши алмыйлар бит кайчакларда.
– Әй, әни, әни...

Бу сөйләшү Гүзәлиянең бөтен кәефен төшерде. Әнисен бик яхшы аңлый да бит ул, тик менә, тилерә-тилерә, Идрисне яратам дип типкән бичара йөрәгенә ничек сөйгән кешесен оныт, дип боерып була соң? Ничек?! Бу хакта бәхетсез кыз уйларга да теләмәде. 
Ә балалар, чыннан да, бик-бик кызганыч. Әле мәктәпкә укырга керергә дә өлгермәгән малай белән кызны күз алдына китерүгә үк, Гүзәлиянең күзләре яшь белән тула. Шул вакытта, эченнән генә, мәрхүмә апасы Гүзәл белән сөйләшә башлый ул. “Апаем, никләр калдырып киттең балаларыңны?” – дигән сорауны аңа йөз мәртәбәләр биргәндер инде. Тик апасы эндәшми, аны ишетми, күрми. Эндәшерлек җирдә булмагач, җавап көтүдән дә мәгънә юк. Төшләренә дә керми бит ичмасам. 

Алдагы көннәрдә дә өйдә сөйләшү гел Гүзәлиянең җизнәсенә кияүгә чыгарга тиешлеге хакында гына барды. Кыз теше-тырнагы белән моңа каршы булса да, көннән-көн әнисенә каршы торырлык сабырлыгын җуя башлады. Әллә чыннан да, язмышым Хәйдәр җизни, балалар белән бәйләнергә тиеш микәнни соң, нишләргә инде миңа хәзер, дип уйланырга тотынды. 
Бу вакыйгага актык ноктаны балалар куйды. Гадәттәгечә, урамга уйнарга чыгып киткән нәниләр, тиз арада үксеп елап, кире өйгә әйләнеп керделәр.
– Минем анда чыгасым килми, – дип аңлатты дүрт яшьлек Сиринә. – Анда минем кебек кечкенә кызлар гел әниләре белән генә йөриләр. Әниләре аларга туңдырма алып ашата. 

– Минем дә чыгасым килми – дип үз сүзен ныклап әйтте нәни Наил. – Ишек алдындагы әбиләр миңа карап: “Бәхетсез бала, анасыз бала”, – диләр. 
Сабыйларның шушы сүзләрен ишетеп, Гүзәлия чактан гына елап җибәрмәде. Шул минуттадыр, мөгаен, ул бу ятимнәрне үзенеке итеп кабул итте. 

...Гүзәлиянең һич уйламаганда Хәйдәр гаиләсенә күченүен ишеткән кешеләр ни уйларга да, нәрсә сөйләргә дә белмәде. Берәүләре аны гаепләде, икенчеләре, киресенчә, геройга тиңләде. Ләкин шушы адымны ясау өчен Гүзәлиягә никадәрле көч, тәвәккәллек кирәк булганлыгын берсе дә аңламады. 

Ике бала анасы, ир хатыны булырга өлгергән бәхетсез кыз, киләчәккә булган барлык теләкләрен үткәндә калдырды. Бары хыяллары гына аның яныннан китәргә теләмәде. Төннәрен, йокларга яткач, үзе яткан караватының икенче читендә йокыга киткән җизнәсен күрмәс өчен, башына юрганын бөркеп, шыпырт кына елады да елады ул. Таң атканчыга кадәр, тәрәзәдән төшкән ай нурларына күмелеп, үзе кебек үк моңсулыкка баткан ялгыз айны күзәтте. “Минем кебек син дә ялгыз икән, әйдә дуслар булабыз”, – дип аның белән серләште.

Ә иртән, дусты ай белән бергә, барча хыял, өметләрен дә читкә куеп, үзен янә гадәти булмаган гаиләсенә багышлады. Шулай булмый мөмкин дә түгел шул. Аның әле алга таба да яшисе, җизнәсе Хәйдәргә, әнисенә терәк буласы, ике ятим баланы тәрбияләп кеше итәсе, олы тормыш юлына әзерлисе бар бит. 

Энҗе Якупова.
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

32

1

32

2

4

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Трагедия.

    • аватар Без имени

      4

      0

      Ике бәхетсез кеше. Балдыз һәм җизни.

      • аватар Без имени

        2

        0

        Сабырлык телим барысынада

        • аватар Без имени

          0

          0

          Булды мондый хэл безнен авылдада бик куп еллар элек, ике балалы бер гайлэ аварияга элэгеп хатыны бер малае улде ире белэн ике яшлек малай исэн калды, хатынынын сенлесе жизнэсе белэн апасын башта аякка бастырганчы карады, аларда бик нык имгэнгэн , аннан инде жизнэсе белэн яшэп калдыбаланы узенеке кебек карап устерде уртак кызлары туды, куптэн тугел ире гур иясе булды, шул аварияда алган яралары кузгалган диделэр, хатыны балалар оныклар белэн яши, яшли тол калды, ходаем андый язмышларны курсэтмэ берсенэдэ жинел булмады.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Минем энинен этиседэ шулай ойлэнгэн балдызына хатыны улгэч, яшэгэннэрдурт бала алып кайтканнар, апасынынбер малае калган юулган. Бабай гел эбигэ балдыз диеп дэшкэн тормыштв

            Мөһим

            loading