16+

Әтисен җирләп кайтканда: «Әтиебез герой, ул обелиск буенда калды», дигән

Кама Тамагы районы Келәнче авылында махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Алмаз Гыйсмәтуллинны 8 август көнне соңгы юлга озаттылар.

Әтисен җирләп кайтканда: «Әтиебез герой, ул обелиск буенда калды», дигән

Кама Тамагы районы Келәнче авылында махсус хәрби операция вакытында һәлак булган Алмаз Гыйсмәтуллинны 8 август көнне соңгы юлга озаттылар.

Алмазны әтисе җирләнгән Апас район үзәгенә алып кайтып җирләделәр. Хәрбинең хатыны Эльвира һәм 3 яшьлек улы Рияз ялгызы калды.
Алмазның тормыш иптәше Эльвира әле дә иренең һәлак булуына ышана алмый.

- Алмаз Кама Тамагы районы Келәнче авылыннан, мин Кама Тамагы районы Олы Кариледән, - дип сүзен башлады ул, ямансулап. - Бер төркем егетләр авылыбыз клубына килгән иде. Менә шунда таныштык. Бер мизгелдән бер-беребезне ошаттык та, шуннан соң аерылышмадык. Дүрт ел очрашып йөрдек. Алмаз Казандагы бер заводта кырып бизәкләр төшерүче булып эшләде. Мин Казан технология һәм дизайн техникумында белем алдым. 2019 елның 7 декабрендә никах укыттык. Баштарак фатир арендалап яшәдек. Алмаз бала җанлы, карусыз, ярдәмчел кеше булды. Күңелсезләнсәм дә, “Нәрсә булды, җаным,” дип килеп утыра иде. Ачуланышкан вакытлар булмады, диярлек. Укуымны тәмамлагач, Казандагы бер кибеттә эшләдем. Декрет ялына чыккач, коронавирус пандемиясе башланды. "Кечкенә бала белән биредә авыр булыр", дип, мин авылга, Алмазның әти-әнисе янына кайтып киттем. Ирем дә минем артымнан кайтты. Улыбыз Рияз туды.

Алмаз җирле агрофирмада хезмәт куя. Ел саен ат чабышында катнаша. 

- Кечкенә чагыннан бирле аттан аерылганы булмаган аның. "Ат кешенең ярдәмчесе булса, чабыш аты – аның киңәшчесе дә, сердәшчесе дә", дип әйтә иде ул. Быелгы Сабан туе аннан башка гына узды инде... – ди моңаеп Эльвира. 
Алмазга повестканы 26 октябрьдә тапшыралар. Икенче көнне иртән аңа Кама Тамагы районы хәрби комиссариатына килеп җитәргә кирәк була.

- Повестка бирү вакытын бүгенгедәй хәтерлим. Алмаз ике дә уйлап тормады. Туганнар үгетләп тә караган иде дә, «Юк, мин барам, без бармасак, олырак яшьтәгеләрне алачаклар, качып йөрергә җыенмыйм», – диде кырт кисеп. Бер дә икеләнмәде. Бик авыр иде ул көннәр. Ике айга якын «Казан Экспо» да өйрәнүләрдә булды. Аннан соң аларны 28 декабрь көнне махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр. Сугышка керделәр, – ди Эльвира. Алмаз белән соңгы тапкыр күрешә алар. Алга таба аралашулары телефон аша гына була.

- Элемтә бик начар, еш өзелә иде. Шулай да көнаралаш сөйләшеп тордык. 31 март шалтыратты, “Исән-сау кайтам, борчылмагыз” дип тынычландырды. "2 апрельдә тагын шалтыратырмын", диде. Ул көнне көне буе аның шалтыратуын көтеп, телефонда утырдым. Авылда кәрәзле элемтә начар эшли. Өйдә бары вай-фай аша гына сөйләшеп була. Төнгә чаклы көттем, тик аннан хәбәр булмады. Күңелемә шик кереп оялагач, икенче көнне дусларына яза башладым. Аның 42 яшьлек бер таныш хезмәттәше бар иде. Аңа яздым, ул: “Без төрле позицияләрдә, күрешсәк хәбәр итәрмен”, диде. Ләкин әлеге ир дә башка язмады. Хәрби комиссариат бусагасын таптый башладык. Ләкин алар "Бернинди мәгълүмат юк", дип кире борып җибәрде. 14 апрель булгандыр, теге 42 яшьлек ир шалтыратып: “Кайгыгызны уртаклашам. Алмаз үлде. "Әгәр берәрегез исән калса, улым, хатыныма булышыгыз. Мин аларны бик каты яратам", дип әйтеп калдырды ул", диде. Дөрес түгел дип бәргәләндем, ул әйткәннәргә ышанмадык. Төрле госпитальләргә шалтыраттык. Алмаз беркая да юк. Моргларга чыктык. Көн саен хәрби комиссариатка шалтыраттык. Ләкин төгәл берни әйтмәделәр. Алмазның әтисенең сеңлесе Эльмира апа хәтта Путинга мөрәҗәгать хаты язды, шуннан соң гына иремне эзли башладылар.

Алмазның әти-әнисе Ростов шәһәренә танып белүгә дә барып кайткан. Кара янган кеше гәүдәсе күрсәткәннәр. 

- Каенанам таныган аны, "ятышларына чаклы Алмазныкы", диде. Шунда ук хәрби билеты, жетоны да булган. "10 көн чамасы вакыт үтәр, кайтарырбыз", дигәннәр. Кайтармадылар, ДНК ясап булмый, диделәр. Робот төзеделәр. Сизендем инде, аңлатырлык түгел ул кичерешне... Алмаз 2 апрель көнне һәлак булган. 10 май көнне туган көне, 27 яшь туларга тиеш иде аңа. Менә үзем 25 яшемдә тол калдым, – ди Эльвира.

Алмаз Луганск өлкәсендә снаряд төшеп һәлак була. Шул вакытта шактый кеше үлә, күбесе яралана.
Ә бит Алмазның туганнары якын арада ялга кайтыр дип көткән. Мартта аларның яллары башланырга тиеш бул. Әмма аңа үз аягы белән кайтырга насыйп булмаган, күрәсең. Егетнең җәсәден Ростов өлкәсеннән 7 августта алып кайталар. 

- 3 яшьлек сабыйны аңламый дип уйласак та, бала барысын да күрә, сизә икән. Әтисен җирләп кайтканда кешеләргә дә: «Әтиебез герой, ул обелиск буенда калды. Врачлар алып калды аны», – дип сөйләде. Балалар бакчасына йөргәч, уен, иптәшләре белән барыбер онытылып тора. Йөрәк кенә инде кайвакыт, бәлки, Алмаз түгелдер, дип талпынып куйса да, баш аңлый инде аны да... Тик һаман да, кайтыр әле, дип көтәм. Ансыз бик авыр, – ди тол калган яшь хатын.
Алмаз Гыйсмәтуллинның хатыны, якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

69

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    6

    0

    Урынын оҗмах турлэрендэ булсын, каһпрман егетебез Алмаз

    • аватар Без имени

      3

      0

      Алма кебек егет. Йорэк эрни. Якыннары нишлэргэ тиеш. Ничек кутэрергэ аларга бу югалтуны?Урыны оҗмахта булсын

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кайчан гына бетэр икэн бу сугышлар???? Халык бик жэл...

        • аватар Без имени

          0

          0

          Урыннары җәннэттэ булсын Бик авыр хэллэр.Балаларын югалткан энилэргэ куркэм сабырлык телим.Уз газизем дэ вафат булды шушы каһэр тошкән сугышта.

          Мөһим

          loading