16+

«Авыр ел булды ул. Әтисенән соң, ике айдан Искәндәрне дә җирләдек»

Буа районының Норлат авылында яшәүче Сәриҗиһан әби Ногманова – сугыш чоры баласы.

«Авыр ел булды ул. Әтисенән соң, ике айдан Искәндәрне дә җирләдек»

Буа районының Норлат авылында яшәүче Сәриҗиһан әби Ногманова – сугыш чоры баласы.

Илдә кара сугыш барган дәһшәтле елларны балалагы белән кичсә дә, күңелендәге хатирәләр аяз әле. Хәтере тәртипле! 

Күргәннәрем – күңел байлыгым
- Җае килеп чыккач, сөйлим әле, сеңлем. Сезнең гәҗитне балаларым оныкларым-оныкчыкларыма, ә алар дәвам иткән буыныма саклар. Нәсел тарихы менә шулай языла ул – сөйләп калдырсаң гына беләләр. Бу җирдә яшәгәндә күргәннәрем – күңелем байлыгым, гыйбрәт булып калсын, – ди Сәриҗиһан әби.

Хатирәләрнең гомере – мәңгелек. Ләкин, аларны ташка басып калдыру – савап. Киләчәк буынның нәселе шәҗәрәсе дә асылда әнә шул юлларга барып тоташа бит.

- Кайбыч авылында туган кыз мин. Әтине сугышка алдылар. Әнинең итәгенә тагылып калган без – 4 баланың икесе үги иде. Әтинең беренче хатыны үлгәч, әни ике бала өстенә килгән. Сугыштан әйләнеп кайткач, әти улы белән кызы алдына тезләнеп: “Үги әниегез кыерсытмадымы?” – дип сораган. “Әй, әти, әни булмаса без нишләр идек. Ярты авыл ачлыктан үлде бит” – дип җавап биргән апа. Әни апаның бу сүзләрен гомере буе елап сөйли иде, – ди Сәриҗиһан әби.

Сугыш чоры балаларының “ипие” бер – яшел кычыткан, черек бәрәңге, әче алабута... Ашарга яраклы үләннәр исемлеген тагын бераз ишәйтеп була әле. Ләкин алар илне ачлыктан алып чыккан табигать хәзинәсе, Сәриҗиһан әби әйткәнчә, рәхмәттән ары сүз юк үзләренә.

- Ачлыкны гомер онытырлык түгел. Бик ашыйсы килгәндә генә ашап куйган кычыткан ашы туклыклымыни ул? Әле бит әниләргә ияреп кечкенәдән кырга эшкә йөрдек. Эшләгәч тә ашыйсы килә. Күрдек инде михнәтләрне. Укуын мин начар укыдым. Зиһен мактанырлык түгел. Үземә кирәген беләм: язам да, укыйм да, исәплим дә. Нишлисең, бөтен кеше дә гыйлемле булмый. Арада минем кебек кара эшчеләр дә кирәк. Шәһәр халкын кем туендырыр соң юкса, – дип кеткелдәп көлеп тә куя әбекәй.

“Артык җан...”
- Килен булып төшкәч тә кайнатам бер генә сүз әйтте: “Безнең йортта урамга чыгып, сүз сөйләү гадәте юк”, – диде. Кайнанам бик үткен хатын иде. Ул зәхәрләнгәндә мин дәшмәдем, кайнанатам шуңа да бик яратты. Әти сугыштан яраланып кайткан, шул яралары гел сызлады, үлекләп тишелер иде бичараның. Миңа бервакытта да сүз әйттермәде ул. Рәхмәт, Назыйм да яклады. Ир канатың нык булмаса, яшәргә җиңел түгел, – ди Сәриҗиһан әби. – 7 ел килен хезмәте үтәгәч, без башка чыктык... 

Килен “тоткынлыгы”ннан котылу бәхетме, әллә үзе бер сынаумы? Бар мәшәкать үзеңә: йорт эше, балалар үстерәсе, ир көйлисе...

- Әй, ул заманда сеңлем кайсы тормышның яхшырак икәнлеген дә белмәссең. Башка чыктыңмы, юкны бар итәсе. Төп йортта бит тормыш җыелган, нәрсә кирәк булса шул бар, ә монда кайсы ягыңа карасаң да юк. Назыймны башта бригадир иттеләр – кирәкле кешегә әйләнде. Аннары ревизияләр ясап йөрде – дәрәҗәсе үсте. Мин төрле эштә генә йөрдем, сеңлем. Әйттем бит, уку ихласлыгы юк иде миндә, – ди әңгәмәдәшем. 

Хатын-кызның бәхете укуданмыни соң?! Бар бәхете гаиләсендә! Балалары сау туса, имин үссә, тигезлектә яшәсә, бәхетнең үзе түгелмени, әбекәй?

- Өч бала таптым, сеңлем, икесе үлде менә. Олысы Флүзия исемле. Бүген ул Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында яши. Шәфкать туташы. Буада укыса да Казанга эшкә җибәрделәр. Дамир кияү белән Казанда танышканнар, өйләнешкәч, авылга кайтып төпләнделәр. Кыз балага яныңда чакта гына хуҗа була аласың, кияү куенына кердеме ул синеке түгел инде, сеңлем. Тәлгатем күршедә генә тора. Йорт-җире иркен, матур яшиләр. Люция киленем дә бик әйбәт. Гөлүсә кызым тугач, 20 көн генә яшәде. Үлде балакаем... Кайнанам авырып, хастаханәдә ята иде. Апасы кайтып керде. Кунакка. Бишек янына килеп басты да: “Бу бит артык җан! Нәрсәгә кирәк иде?” – диде. Сабый бала өстенә карап шундый сүз әйтәләрме инде? Гөлүсәм, шул кичтә авырырга кереште. Елый, көйсезләнә, киерелә дә сыны белән катып китә. Хастаханәгә алып та бардык, өзелде дә. Сәбәбен дә аңламадык, теге әшәке сүзне күтәрә алмады ахрысы балакаем. Кайнанам тузынып кайтып кергәч, хәлләрене күрсәгез икән... Мин булмагач, баланы да карый алмадың, син генә үтердең, ди бит миңа. Сүзләре бүген дә йөрәгемне кисеп ала. “Әнкәй, Ходай белеп алгандыр. Аны бу йортта артык җан дип әйттеләр”, – дидем. 

Фәргать улым янымда яши. Хатыны Илсөяр исемле. Мин хәзер киленем тәрбиясендә. Төпчегем Искәндәр исемле иде. Анысын Ташкентка кунакка барган җирдән таптым. Искә төшерсәң... Әле табар вакытым да җитмәгән иде. Ул чакта авыл җирендә теш алдырулары бер хикмәт иде. Чират, уколы да авыртуны басмый. Ташкентка кунакка барып кердек, каенсеңлем: “Бездә беркайчан да чират юк”, – ди. Уколлары да бик әйбәт икән, бөтен яраксыз тешне суырттым. Әллә шул уколларның зыяны тиде инде... Тулгак башланды. Тугач та баламның тән температурасы 40 градус иде, һич төшмәде. Өйгә кайттык, кайнананам үзе килеп мунча кертте. Рәхмәт, бөтен баламны беренче үзе юа иде ул. “И, Сәриҗиһан, бу балаң араларында иң тересе. Ләгәндә дә тормый бит, кулдан шуа. Моның кадәр дә ут төенчеге!” – дип сокланды да әле. Икенче көнне тагын хастаханәгә киттек. Бала яна, кып-кызу тәннәре. Башына да, арт санына да әллә ничә укол ясадылар. Аркасын уксус белән дә уып карадылар, юк инде. Икенче көнне карасам, Искәндәремнең аркасы кап-кара! Менә шуннан гел икенче булды да калды инде. Буйга үсте, авырлыгын да җыйды. Сөйләшә белмәде, чәйнәп ашый алмады. Без аңа чәйләрне дә гел шешәгә имезлек киертеп кенә суырттык. Ашавы да шул шешәдән иде. Манный боткасын сыек кына итеп пешерәм дә, су кебек эчәрәм. Аны да әле йота әле йота алмыйча кире чыгара... Кулда гына күтәреп йөрдек. Тәпи китмәде. Авыл кешесен беләсез, эштән бушамый. Искәндәрем балалар кулында үсте. 4 яшендә вафат булды, – дип сөйли Сәриҗиһан әби. 

Кара мотоцикл…
Бәхетсезлеккә бер сәбәп итеп, авылда Ислам исемле яшь бер егет үлә. Ире Назыймның тракторда чөгендер рәтләрен эшкәрткән мәле. Авыл өстенә килгән кайгы аны да нык тетрәндерә. Никтер, килешми авылдашының үлеме белән.

- “Алай итеп үлү мөмкин түгел. Монда башкада хикмәт,” – дип гел шушы ике сүзне әйтте. Әй, икеләнде дә инде. Ышанмады. Авыл ирләре дә шулай сөйләшкәннәр, имеш алай итеп кенә каплана алмый иде. Мин дә бер сүз әйтмәдем, белсәм, “Аллаһының язганы”, – дип тә әйтеп күрсәтер идем дә. Ул егет Урал мотоциклы белән басу юлыннан артык куып кайтып килгәндә, чокырлы җирдә туктап калмаган, мотоциклы белән бергә әйләнеп капланган. Безнең дә Урал мотоциклыбыз бар иде. Назыймның да нәкъ аның кебек үк итеп эшләп карыйсы килгән. Куып килгән дә, шул ук егет очкан җирдә әйләнгән дә. Юлның тигез түгеллеген дә күреп торалар югыйсә, бер фаҗига килеп чыккан бит инде, нигә дип икенчесен кабатларга? Үз акылыңны бирерсеңмени кайчакларда... Әле Назыймга бер ир дә утырган. Ярый аны, ни уйлаптыр, төшереп калдырган әле. Юкса икесе бергә харап буласылар икән, – ди әңгәмәдәшем.

Тормыш тарткан иренең әнә шундый кирелек катыш мәгънәсез адым исәбеннән ахирәткә күченүенә берникадәр үпкәли дә хатын.

- Ислам белән аралары бер генә атна. Чөгендер кырында чүп утый идем, Назыймны ерактан күреп тордым. Өйдәге мотоцкилның тавышын әллә каян таныйсың ул. Ишетәм – Назыйм. Башымны күтәрсәм, күккә хәтле тузан күтәрелгән. Халык йөгерешә башлады. Кызыма: “Бар әле, карап кил, балам. Әтиең дә егылмагандыр ич?” – дим әле, үзем чүп утыйм. Кызым әйләнеп килде, сулышы эченә сыймый. “Әни, әти тәки егылган”, – дигән сүзе җитте, йөгердек. Барып җиткәндә Назыймны сузып салганнар, йөк машинасы арбасының бер ягын төшереп гәүдәсен төяп яталар. Миңа кабинага утыр, диләр. Юк, мәйтәм, мин аның янына менәм. Хастаханәгә барып сакларга әле исәбем. Берничә көн үлем белән тартышып ятты да, өзелде, – дип сөйли Сәриҗиһан әби.

Ире белән нибары 17 ел бергә яшәп калалар. Кулында гарип бала, итәк тулы сабыйлары.

- Авыр ел булды ул. Әтисенән соң, ике айдан Искәндәрне дә җирләдек. Күзгә күренгән бала да кадерле бит, гарип булса да үз балаңны җирләве бик кыен хәл... Искәндәрнең үлеменә мин берникадәр әзер идем. Кояш күрмәгән гөл кебек иде ул, китәсе хак. Ә менә Назыйм... Июль ае, эш күп чак. Хәтеремдә, үләсе көнне төне буе йоклый алмаган иде. Боргаланды, сыргаланды. Ул бөтерелгән саен мин уянам. Төнне йокысыз кичтек. Алдан төш күргән идем. Төшемдә ике кара мотоцикл икән, Назыйм берәү белән шуның кырыенда кайнаша. Икесе дә иелгәннәр, имеш, төзәтәләр. Назыйм үлгәч кенә шул төш исемә төште. Аллаһы Тәгалә алдан искәрткән икән, – ди Сәриҗиһан апа.

Күп нәрсәне язмыш, безгә алдан кисәтә. Тик без аны вакытында аңлап җиткермибез генә. Сәриҗиһан апа балаларын сыңар күтәрә. Шөкер, һәммәсе дә башлы-күзле. Ул үз вазыйфасын үтәгән җирдә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading