Әмма барлык укытучылар да Рәвия апасы кебек киң күңелле, мәрхәмәтле түгел иде шул. Гөлнара Рәмзия белән аларда уйнаган җиреннән, тәрәзәдән урамга күз салдылар - Гөлнараларның сыйныф җитәкчесе су алып кайтып килә иде. Кызларны күргәч, көянтә-чиләкләрен юл читенә ташлап ялт-ялт кына Рәвияләргә керде дә, Гөлнараны пыраннатып алардан куып чыгарды: янәсе, бар, өеңә кайт, уйнап йөрмә, дәресләреңне кара! Иии, хурланганып елаган иде шунда Гөлнара.
Яклаучысы-саклаучысы булса, әти-әнисе айнык булса, болай итеп мыскыл итә алмаслар иде аны. Шулай бер кышны әнисенең аракы колына әверелгән мәле иде. Шешәсен күреп алды да Гөлнара, бакчаларына алып чыгып карга күмеп куйды. Әнисе, шешәсен таба алмагач, и эләкте соң Гөлнарага!
Бүген Гөлнараның үзенең күпләргә үрнәк гаиләсе, дүрт балалары бар. Тормыш агымы юнәлешенә генә акмый Гөлнара: тормышка теш-тырнагы белән ябышып, булсын дип яши! Сабыйларыма Рәвия апа кебек әни була алсам иде дип тырыша: көн аралаш өйдә ипи сала, бер пешергәндә икешәр бәлеш пешерә, гаиләсен камыр ризыгыннан, тәм-томнан өзми. Гаиләдә, эштә, кешеләр арасында да аңлашылмаучылыклар килеп чыкканда гел Равия апасы күз алдына килеп баса аның. Мондый очракта Ул ни эшләр иде икән, дип фикер йөртә Гөлнара. Сабыр, акыллы, зиһенле Остазын күз уңында тотып, ул иң дөрес дип тапкан юлны юлны сайлый.
Комментарийлар