Рафиянең өч баласын калдырып, башка берәүгә кияүгә чыгуын беркем дә кабул итә алмады.
Скопировать ссылку
Рафиянең өч баласын калдырып, башка берәүгә кияүгә чыгуын беркем дә кабул итә алмады.
Ни дисәң дә, авыл җиренә андый гадәт ят. Эреле-ваклы балалары әнисе белән яшәп калды. Әнисенең үгет-киңәшләре дә, әтисенең кырыслыгы да, балаларның өзгәләнеп күзенә караулары да уеннан кире бора алмады. “Алучы булганда чыгып калырга кирәк. Гомер буе үлгән ир өчен елап утырып булмас”, - диде ул тупас кына.
Авыл халкының телендә Рафия генә иде. Ә ул аларны ишетмәде дә. Күпләр хатыны үлгәннән соң, кабере дә суынмаган килеш, чит хатын итәгенә тагылган Вахитны гаепләде. Югалтудан башын аска иеп, көн саен зират юлында йөргән вакытларын искә алды. Ир-атка оныту өчен күп кирәкми икән шул. Рафияне күрде дә, тормышын яңача башларга карар кылды ул. Хатынның да җәрәхәте яңа. Шулай да, ирне ошату, парлы булырга теләү хисен җиңә алмады. Чыннан да, бөтен кешенең дә бәхетле булырга хакы бар. Тик газизләреңнең күз яшьләре бәрабәренә түгел.
Рафия 18 яшендә кияүгә чыкты. Ул вакытта мәхәббәтнең ни икәнлеген аңлап та бетермәгәндер, бәлки. Шулай да, тормышы начар башланмаган иде аның. Читтән үзләренә абзар эшләргә килгән егеткә ияреп Чувашия Республикасына китеп барды ул. Инде олыгаеп килүче егеткә дә өйләнергә кирәк иде. Яшь аралары да куркытмады. Кызның ризалыгын алу белән тимерне кызуында сукты.
Шулай итеп, Давыт хатынлы, әнисе киленле булды. Ире гел янында булмаса да, Рафияне аңлады, хөрмәт итте, акчасын алып кайтып торды. Кышларны исә гаиләсе янында үткәрде. Каенана да улының өйләнүенә сөенеп яшәде, килененә бер генә начар сүз дә ишеттермәде. Бер-бер артлы өч ир бала туды. Шушы шатлыкларны уртак итеп, гаиләсен бар нәрсәдән өстен куеп яшәп ятканда, алар капкасын кайгы җиле шакыды. Давытны төзелеш барган йортларның берсендә электр тогы сугып үтерде.
Шушы вакыйгадан соң хатынның бөтен өмет-хыяллары шартлап өзелде, планнары җимерелде. Ул үзен кая куярга да белмәде. Иренең ел ашын уздырганнан соң, балаларын алып, туган йортына кайтып китте. Шулай җиңелрәк булыр дип уйлады ул.
Ләкин өч баланы ялгыз башың үстерү, тәрбияләү бер дә җиңел түгел икән шул. Әти-әнисе янында булса да, балалар карау аны нык алҗытты. Аннан әти-әнисе янында яшәү дә бик җиңел түгел иде аңа. Ни генә әйтсәләр дә, өйрәтәләр кебек тоелды, үзен яратмыйлар дип кабул итте. Авырлыкларга әзер түгел иде ул. Аз булса да кеше арасында булырмын дип, кечкенә улын балалар бакчасына биреп, эшкә чыкты. Ике баласы башлангыч сыйныфларда укыйлар иде инде.
Мәктәпне тәмамлаганнан бирле бер җирдә дә эшләмәгән хатынның эшкә чыгу белән күзләре ачылды. Ул колхоз ашханәсенә керде. Көзге урып-җыю эшләре вакытында кырга барып игенчеләрне ашатуны да аңа йөкләделәр. Бик яратып, очынып эшләде. Эшле булуның зур бәхет икәнен аңлады. Көннәр, төннәр буе бала карап, аралашырга, сөйләшергә тилмереп өйдә утырган вакытлары артта калуга сөенеп бетә алмады.
Комментарийлар