Махсус хәрби операция башлануга, Роман контракт килешүенә кул куйган.
“Алагуй” кушаматы белән хезмәт иткән, хәзерге вакытта ул яраланган һәм гопитальдә ята. Без аның тормыш иптәше Олеся белән аралаштык. Бер айдан артык ул Роман белән госпитальдә булган, ул хәрбинең хәле һәм нинди кыенлыклар белән очрашулары турында сөйләде.
Роман беренче тапкыр хәрби контрактка 2022 елның 10 маенда кул куйган, артиллерист буларак хезмәткә киткән.
– Ул миңа контрактка кул куюы турында башта дөресен әйтмәде, – дип сөйли башлады Олеся. – Имеш, ул Кырымга нефть эшкәртү заводына каравылчы буларак барачак. Ул анда каршы яктан һөҗүмнәрнең еш булуын әйтте. Мин борчылдым, аның нидер әйтеп бетермәвен сизә идем. Ялга кайтты, аннары аның контракт вакыты тәмамланды. Ә икенче тапкыр ул 2023 елның октябрендә кабат контрактка кул куйды. Артиллериядә хезмәт итәргә теләде, тик аны механикалаштырылган ротага куйдылар. Ул сөйләгәнчә, анда бик авыр. Шулай да, анда да хәрби бурычларны уңышлы үтәп, үзен яхшы күрсәтте, аны ут ярдәме взводына күчерделәр. Икенче тапкыр контракт белән хәрби операция зонасына киткәннән соң, беренче контракт хезмәте өчен “Ватан алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләделәр. Россия Президенты Указы нигезендә, Владимир Путин имзасы белән Дәүләт бүләге иде ул. Бу безнең гаиләбез өчен сөенечле, зур дәрәҗә булды.
Хәрбиләрнең хатыннары һәм якыннары гына аралаша торган махсус чат булдырылган. Олеся сүзләренчә, бу чат аларга мәгълүмат белешмәсе буларак та ярдәм итә.
Баулы хәрбиен коткару
18 июльдә гаилә тормышында иң куркыныч хәл була. Роман элемтәгә чыгудан туктый.
– Үз проблемаларың белән ялгыз калу бик кыен. Ә телефондагы чатта ярдәм итәргә әзер торучы минем кебек үк кешеләр байтак, – ди Олеся. – Кайчагында документлар, госпитальләрнең телефон номерлары, мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган структураларны табуы кыен, ә без бу чатта бер- беребезгә ярдәм итәбез һәм авыр хәлләрдән чыгу юлын эзлибез. Бу чатта мин дә ирем Рома белән бергә хезмәт иткән бер хатын белән дуслаштым. Мин аңардан ире аша ни өчен Романың хәрби заданиедән соң элемтәгә чыкмавын сорадым. Без бит Рома белән килешкән идек: һәрвакыт хәрби заданиедән кайткан саен, ул миңа хәбәр язарга тиеш иде. Ләкин бу юлы берни дә язмады. Мин хәбәр көттем, ләкин юк та юк. Иртәнгә кадәр көттем... Якынча сәгать көндезге 11 тирәсендә танышымның ире аша Рома хакында белешүләрен сорадым. Яңалык юатырлык булмады, ул, Рома каты яраланган, дип язды. Аны кыр госпиталенә илткәннәр, операция ясаганнар, ул уңышлы үткән. Иремне госпитальгә күчерүләре турында беләм, тик кайсы госпитальгә икәнен белә алмый интектем. Луганскидагы танышлар өлкә хастаханәсенә дә барып кайттылар. Бер җирдә дә юк, диләр. Оборона министрлыгына ярдәм сорап шалтыраттым. Анда да әлегә аның яралану статусы билгеле түгел иде. Мин көн саен шалтыраттым, чөнки хастаханәләрдә тәүлегенә бер тапкыр авырулар исемлеге яңартыла. Дүртенче көнне эштән шалтыраталар, бу вакытта ялда идем, Роман элемтәгә чыккан һәм бер номер буенча шалтыратырга кушкан. Ул Луганскида булып чыкты. Аның фамилиясен үзгәртеп язганнар, шуңа күрә мин аны таба алмаганмын. Контузия алган булганга, Роман минем телефон номерын исенә төшерә алмаган, ә интернет аша алар мин эшләгән мәдәният йортының телефон номерын тапканнар.
Шул хәбәрдән соң Олеся ашыгыч рәвештә юлга җыена башлый.
– Ростовка күчерү өчен авыруның хәле тотрыклы булырга тиеш. Шуңа күрә Романны Луганск госпиталендә берничә көн тоттылар. Мин анда барырга теләгән идем. Рома өлгерә алмаячагымны һәм үзен Мәскәүгә күчерәчәкләрен әйтте. Җыенган арада аны Мәскәүгә, Вишневский исемендәге госпитальгә җибәргәннәр, – ди Олеся. – Поездда барган чагында ук Романың кулындагы проблемалары хакында белдем. Дәвалаучы табибы Сергей Николаевич кулны коткару мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә булуын әйтте. Мәскәүгә килгәч, мине элек Баулыда яшәгән дусларыбыз Зилә белән Рамил каршы алдылар. Алар тиз генә госпитальне табарга булыштылар, һәм мин операциягә кадәр хирург белән очрашырга өлгердем. Романың кулын саклап калу өчен барысын да эшләүләрен үтендем. Чөнки Рома спортчы, биюче кеше. Аңа бу хәл белән килешүе бик авыр булачак. Хирург мөмкин булганның барысын да эшләячәген әйтте. Кулын ярып караганнан соң, кулны саклап калу мөмкин түгеллеге ачыкланды, аңарда сепсис башланды.
Шулай ук Романның кайда һәм ничек яралануы билгеле. Олеся сүзләренчә, аның исән калуы – могҗиза.
Гаилә һәрвакыт янәшә
Гаиләдә өч ир бала – Кирилл, Ярослав, Святослав. Олысына – 28, уртанчысына – 11, кечесенә – 9 яшь. Олеся сүзләренчә, өлкән улы авыр минутларда бик ярдәм күрсәткән. Ул һәрвакыт кече энеләрен карашкан. Чөнки Олеся үзе Роман янында айдан артык булып кайткан.
– Кайттым да әтиләренең нинди хәлдә калганлыгын балаларга үзем әйттем. Аларның моны чит кешедән ишетүләрен теләмәдем. Бик авыр булды, – ди ул, күз яшьләрен яшереп. – Алар алдында бер тапкыр да еламадым. Авыр вакытта урманга чыгып елый идем. Хәзер балалар әтиләрен бик көтәләр, бигрәк тә кечесе. Улларыбыз әтиләре белән бик горурланалар.
Гаилә башлыгы белән булган хәлдән соң, гаилә тормышы үзгәрәчәк. Моннан соң, барысы да башкача булачак.
– Поездда үзем генә бардым. Шунда барысын да уйларга вакытым булды. Мин инде барысы да моннан соң башкача булачагын аңладым. Авыр булачак, сүз дә юк, тик мине бер әйбер тынычландыра: иң мөһиме – ул исән, аңында. Әле күпләргә ул бәхет тә елмаймый бит, – дип сөйли Олеся. – Әйе, барысы да башкача булачак. Рома минем һәрвакыт аның янында буласымны, терәк буласымны, безнең аны бик нык яратуыбызны һәм көтүебезне белә. Госпитальдә бер көн
– Монда үз эшен яхшы белгән профессионаллар гына эшли, – дип дәвам итә Олеся. – Санитаркалардан алып, хирургларга һәм бүлек мөдирләренә кадәр – барысы да үз һөнәрләренең остасы. Шуңа күрә, биредә яралы сугышчылар ышанычлы кулларда. Шулай да хәрбиләргә монда бик җиңел түгел. Бөтен бер этажга ирен караучы бер генә хатын-кызны очраттым. Калганнар үзләре генә, авыр хәлдә яталар. Безнең белән бер палатада 45 яшьлек ир-ат ята. Аның да документлары юк. Егетләрне, кагыйдә буларак, хәрби заданиедән, яраланган килеш, телефонсыз һәм документларсыз гына алып киләләр. Тумышы белән ул Грузиядән, туганнарының номерларын да, аңа ярдәм итәргә мөмкин булган нинди дә булса мәгълүматны да хәтерләми. Олегның хәтере көннән-көн яхшыра бара. Мин аңа үз шәһәрләренең хәрби комиссариатына шалтыратырга тәкъдим иттем. Безнең палатадан икенче егет – Дэн. Аның тормыш иптәше волонтёр. Ул үзе белгән каналлар буенча хәрби турында мәгълүмат урнаштырды. Шулай тиз арада Олегның хатыны табылды! Күчтәнәчләр алып, килеп тә җитте. Рома янында булып, аның да тормыш иптәшен карашуыма, ярдәм итешүемә рәхмәт әйтте. Ә ничек ярдәм итмәскә соң? Рома операциядән соң Луганск госпиталендә ятканда, анда да палатада булган кемнеңдер хатыны минем иремә ярдәм итеп торган бит. Нинди генә сугышлар, бәрелешләр булса да, кешеләр бердәм. Кайбер яралы хәрбиләрнең якыннары бөтенләй килә алмый, яки белмиләр. Мин аларга ярдәм итәргә тырышам: берничә палатаны “шефлыкка” алдым дисәм дә була. Кибеткә баргач, кофе, чәй, шикәр, куертылган сөт, кайчак яшелчәләр, чәйгә тәмлерәк әйберләр алам.
Биредә дәваланучы хәрбиләрнең һәрберсенең үз исән калу тарихы. Кемдер хәрби заданиедән бөтенләй әйләнеп кайтмаячак. Әйе, монда ирләр дә елый. Ләкин үзләрен кызганып түгел... Минем Роман кебек хәлдә калганнар биредә күп. Кемдер кулын, кемдер аягын югалткан, кемдер гел ятып кына торырга мәҗбүр, аның әле йөреп китәсе дә билгеле түгел, шулай да алар исән калган, шул иң мөһиме бит! Белгород яныннан китерелгән хәрби егетнең корсагыннан чәнчә бармагы зурлыгындагы күгәргән кыйпылчык алганнар. Аңа әле ашарга ярамый, махсус уколлар ярдәмендә “ашый”. Мин аңа да Баулыдан ук алып килгән шифалы балны салып кайнатылган су эчердем. Госпитальдә ятучыларга җиткән кадәр Баулы балын тараттым.
Госпиталь янындагы кибеткә җәяүләп бардым. Ә кире таксига утырырга туры килде, чөнки барлык кирәк-яраклар биш пакет булды. Мин ул кадәр авыр әйберне кире алып кайта алмас идем җәяү генә. Роман дәвалана торган бүлекнең 11 палатасына да берәр кап чәй, кофе, төрле тәм-томнар алдым. Тагын куертылган сөт һәм шикәр дә аласы килгән иде, күтәрә алмадым. Андый тәмле әйберләр тиз бетә палатада. Кибеттән алган бөтен әйберне яралы сугышчыларга тараттым. Әлеге азык-төлекне Татарстаннан килгән “күчтәнәч” итеп кабул итегез, дидем. Тизрәк терелүләрен теләп, алар белән горурлануыбызны һәм Ватаныбыз мәнфәгатьләрен, илебезне яклауларына рәхмәтемне җиткердем. Егетләрнең берсе – 45 нче палатадагы сугышчы, рәхмәт, дип җавап бирде. Сез кайдан, дип соравыма, ул үзенең Башкортстаннан Уфа егете булуын әйтте. Хәрбиләр дә рәхмәт белдерделәр.
Белгород юнәлешендә яраланган Коля Ижаудан. Аңа бандаж сатып алдым. Аңа әлегә йөрергә рөхсәт итмиләр, чөнки корсак куышлыгында яра бар. Йөри башлагач, аңа бандаж кирәк булачак. Егеткә бераз гына ашарга да рөхсәт итә башладылар, ул шоколадлы суфле сатып алуымны сорады. Шәфкать туташы да рөхсәт иткәч, мин тиз генә ул сораган татлы ризыкны алып килдем. Ул балаларча сөенде. Олег исемле егет әстерхан чикләвеге һәм кофе сорады.
Новгород өлкәсеннән Илья шикәрсез кофе һәм арахислы шоколад батончикларын ярата. 57нче палатадагы хәрби егет турында берни дә билгеле түгел, инде ике атнадан артык ятып кына тора. Аның янына беркем дә килми. Ул тәмәке генә сорады. Минем героем Романга сыр һәм пироженое һәм... баусыз кроссовкалар, ә тагын көчле авыртуны баса торган дарулар гына кирәк. Аның кулы урынында – фантом авыртулар.
Госпитальгә көн саен Белгород һәм Курск ягыннан яралыларны китереп торалар. Монда иң авыр хәлдәгеләр китерелә. Табибларга, шәфкать туташларына, санитаркаларга – барысына да түбәнчелек белән баш иям.
Ярдәмегез өчен рәхмәт
Тормышта шундый авырлыкларны кичкәннән соң “100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын”, дигән халык мәкале никадәр дөрес икәнен аңладым. Авыр минутларда дусларның һәм якыннарның, хезмәттәшләребез, җитәкчелек, хәтта безгә таныш булмаган кешеләр дә ярдәм кулы суздылар. Бу шундый дулкынландыргыч хисләр тудыра күңелдә. Безнең хәлебезгә кереп, һәрвакыт безгә көч биреп торган һәркемгә ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә. Безгә кылган яхшылыкларны без башкаларга да тапшырырга, күңел җылысын, ярдәмне өләшергә тырышырбыз. Изгелек чылбыры өзелмәс.
Индира Сәйфуллина
Комментарийлар