Ул күз карашын тиз генә хәтердән алып ташлап булмас кебек. Анда ару-талчыгу да, чарасызлык та, нәфрәт тә, борчылу да, шул ук вакытта аналарга хас ягымлылык, сабырлык, басынкылык та чагылыш тапкан иде.
Скопировать ссылку
Ул күз карашын тиз генә хәтердән алып ташлап булмас кебек. Анда ару-талчыгу да, чарасызлык та, нәфрәт тә, борчылу да, шул ук вакытта аналарга хас ягымлылык, сабырлык, басынкылык та чагылыш тапкан иде.
Эчкә баткан күзләр, вакытыннан алда кат-кат җыерчыкланган йөз, авыр күтәрүдән кан тамырлары бүртеп чыккан кул әле дә күз алдымда. Язмыш әбигә зур сынау биргән. Аның өлешенә сынауның да бик ачысы, нәфрәтлесе, бәгырьне телем-телем кисә торганы тигән. Юкса, гаиләсе, кызы, хезмәтендәге дан-дәрәҗәсе белән горурланып яшәгән көннәре иде бит. Дөрес, бу көннәр инде бик еракта калган, ә җәрәхәт көннән-көн тирәнәя, күзенә карап яткан баласын күреп ананың үзәге өзелә, минутлары, секундлары гасырга тиңләшә бара.
Мария түти - шәһәр кызы. Авылдан чыгып китеп калада нужа шулпасы эчәргә, сагынып-саргаеп каланың гөжләгән, кайнаган тормышына ияләшергә, тиен санап ялларны көтәргә, чит почмакта мендәрне кочаклап, авылның кара мәчесенә кадәр хәтердән кичереп йокыга талырга туры килмәгән аңа. Кайтса, китсә үз өе, гаиләсе хәлле, әти-әнисе бар булмышларын бердәнбер кызларына багышлап, ярдәм итеп, булышып торырга тырыша.
Тик менә сынаулар бердәнбергә дә, яклаучың, саклаучың, түтелдәтер кешең барга карамый шул. Күңел тынычлыгын, сәламәтлекне акчага да сатып алып булмый. Күрәчәгең сине бикле капка артыннан да эзләп таба диюләре хак сүздер инде. Елмайган иреннәрне, шатлыктан балкыган нурлы, очкынлы күзләрне сүрелдерергә бары бер мизгел, бары бер кич җитә икән.
Мария беренче каршылык белән татар егете Хәлимгә өзелеп гашыйк булган яшьлегендә очраша. Үз өендә дә, егет өендә дә бу никахка шатланучы, теләктәшлек белдерүче, чын күңелдән сөенүче булмый. Һәр ике як та үз фикерен өздереп әйтеп, теш-тырнагы белән каршы төшә. Тик пар алманы, пар чияне аерырга кул бармаган кебек, аларны да аерырга, юлларын адаштырырга, сукмакларын бутарга беркемнең дә көче җитми. Озак вакытка аерылышып торырга да теләмәгән, күз карашларыннан да аңлашкан парлар үз сүзләрен кыю җиткереп, яратуларын исбатлап, гаилә юлына басалар.
Өлкәннәрнең балаларына бәхет, сөю-сәгадәт теләүдән башка чаралары калмый. Икесе бер җан, бер тән булып яши башлаган көнне искә алганда Мария түтинең бүген дә йөзләре яна башлый, бит урталары алланып чыга. Шундый да зур мәхәббәт булыр икән дип сокланып куясың хәтта. Артыннан ук аның йөзен ямансулык алмаштыра, боегып кала, күзләре яшьләнә. Ни дияргә дә белмичә, артык сорау бирегә дә кыймыйча сүзенең дәвамын көтәсең. Ә ул тирән итеп сулап куя да, тыңлаучы бар дигәндәй сөйли дә, сөйли. Үзе ара-тирә сәгатенә карап, ашыгуын да белдереп ала.
Алар кавышкан бу вакытта сөйгәне Хәлим төзелештә эшли, ә Мария укытучылыкка укый торган була. Тиздән ул да укуын тәмамлап, мәктәптә физик хәзерлек дәресләре алып бара башлый, шул ук вакытта бер төркем нәниләрне берләштереп каратэ түгәрәге дә оештырып җибәрә. Танылган спортчы булырга күпме генә хыялланса да, аның бу хыялы чынга ашмаган иде.
Менә хәзер үз хыялын ул балалар уңышында күрәчәк, аларның сәләтләреннән, мавыгуларыннан яңа көнгә көч, энергия алачак, яңа омтылыш, яңа хыяллар белән яначак. Яраткан кешең яныннан яраткан хезмәтеңә чыгып китү, анда сине хөрмәт итүче балалар белән очрашуның рәхәтлекләрен ул бүгенгәчә онытмаган.
Яшь гаилә бик тә уллары тууын тели. Түгәрәктә шөгыльләнүче балалар арасында аны да күрәселәре, газизләрен чыныктырып үстерәселәре килә. Төрле ярышлар оештырып, балалар муенына медаль таккан саен, бу теләк артканнан арта бара. Күңел түрендәге хыял очкыныннан канатланып, атлап кына түгел, йөгереп йөргән көннәрдә Мария үзенең балага узуын белә дә инде. Бу сөенечне ире белән уртаклашып, әле җан тибрәлеше дә булмаган бала белән гел сөйләшеп йөри башлый. Ни өчендер аңа гел улым, кадерлем дип дәшәргә ярата. Тормыш иптәше Хәлимгә ошаган, кап-кара чәчле, озын буйлы, тупырдан торган улы дөньяга аваз салуын тели ул.
Санаулы көннәр тиз уза. Ходай уңган бәндәләренә ул, бәхетле кешеләргә кыз бирә диюләре хактыр инде. Бер ел дәвамында ярты сүздән дә аңлашып, бер-берсен ихтирам, хөрмәт итеп яшәгән гаилә бала тудыру йортыннан кыз бала алып кайта. Бала белән бергә өйдә шатлык, сөенеч тагын да арта. Алар өчесе бер сулышта яши башлый. Әти кешенең эштән ничек ашкынып, атлыгып кайтуын аңлатырга сүзләр генә дә җитмәс кебек. Кызлары чыннан да коеп куйган әтисе була. Хәлимнең инде башы икеләтә күккә тия. Аның көннәре дә хатынына рәхмәт укудан башланып, рәхмәт сүзләре белән йокыга ятып тәмамлана. Шулай матур гына ничәмә еллар үтә.
Кыз да чын ярату, гаилә җылысын тоеп, кагу-сугуны, талаш-әрләшне белмичә үсә. Аңа Эльза дип исем кушалар. Исемнең дә ике якка да ошаганын сайлыйлар, әти-әни сүзенә дә таяналар. Кызның сәләтләре көннән-көн ачыла. Балалар бакчасында йөргәндә үк аны музыка мәктәбенә бирәләр. Әтисе ягыннан җыр-моңга һәвәслек күчсә, әнисе аны спорт ягыннан чыныктыра.
Комментарийлар