…1994 елның 11 декабрендә Россия гаскәрләренең беренче эшелоннары Чечен Республикасы территориясендә «конституцион тәртипне торгызу» өчен республика җирлегенә кертелде.
Скопировать ссылку
…1994 елның 11 декабрендә Россия гаскәрләренең беренче эшелоннары Чечен Республикасы территориясендә «конституцион тәртипне торгызу» өчен республика җирлегенә кертелде.
Татарстан батыр егетләрен югалтты Хәер, ил өчен зур югалтулар китерде бу сугыш. Кемгәдер якын кешесе – ирен, абыйсын, улын югалту кайгысын кичерергә туры килде!
– 2001 елның 18 ноябре. Разведчиклардан Гудерместан берничә чакрым ераклыкта урнашкан Иләсхан-юрт (Белоречье) бистәсендә боевикларның төпләнүе турында мәгълүмат алдык, – дип искә ала ул көнне Гудермесның вакытлыча эчке эшләр бүлеге җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе элеккеге башлыгы Фәнис Гайнетдинов. – Операция таң атканда башланды, һәр йорт, һәр абзарны тикшерә башладык. Аларны әлеге бистәдә көтүләрен сиздек, кайбер өйләрдә махсус алар өчен мунчалар ягылган, өстәлләр көйләнгән. “Зачистка” белән махсус оператив төркем шөгыльләнә. Аның җитәкчесе – Казанның Киров районы эчке эшләр идарәсе патруль-пост хезмәтенең батальон бүлеге командиры, милициянең өлкән прапорщигы Марат Җәләлетдинов. Төркем составында сержант Эдуард Сабирҗанов та бар иде. Нәкь менә Эдуард һәм Марат тикшерү өчен икәүләшеп чираттагы йортка керде һәм бандитларның уты астында ятып калды. Алар артыннан баручы җирле милиция хезмәткәрләре дә җәрәхәтләр алды, әмма бандитлар җыелган өйдән чыгарга өлгерделәр. Ә менә егетләребез – Эдуард Сабирҗанов белән Марат Җәләлетдиновны башка күрә алмадык. Чынлыкта, алар үз гомерләре бәрабәренә калган милиционерларны үлемнән саклап калды. Татарстан милициясе хезмәткәрләре боевиклар төпләнгән йортны чолгап ала. Махсус төркем бирегә якынлашырга тырыша, ләкин каты ут астында кала. Егетләрне һәлак иткән боевиклар соңгы сулышларына, соңгы пуляларына кадәр каршы торачакларына инанган була инде.
Күпме кеше яралана бу каршылыкта, әмма берсе дә кире чигенми. Әлеге йорттан егетләребезнең мәетен булса да алып чыгарга тели алар. – Бандитлар төпләнгән йорт ныклы иде, аңа тиз генә үтеп керү җиңел булмады, – дип дәвам итә Фәнис Гайнетдинов. – Каршылык өч сәгатькә сузылды. Дүрт боевик юк ителде. Ләкин бу бәрелештә Татарстан да яшь, чибәр, батыр егетләрен югалтты.
Комментарийлар