Үтәмеш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин ага Сәлахов 100 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады.
“Сугышның аның җиңеле булмый”
– Без күргәннәр куркыныч төш кебек. Сугышның аның җиңеле булмый. Сугышның нәтиҗәләре аяныч, ул күп югалтулар алып килә. Киләчәк буын тынычлыкта яшәсен иде, – дип еш кабатлый ветеран.
Хәйретдин абый 18 яшендә сугышка алына. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен үзеннән зур өлеш кертә, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана.
1943 елның 6 гыйнварында ул беренче тапкыр яралана: баш сөягенә снаряд кыйпылчыгы килеп керә һәм гомерлеккә шунда кысылып кала. Мина кыйпылчыгы әлегә кадәр башында саклана, тәнендәге җәрәхәт эзләре бүген дә сыкрый. Ул дәвалану өчен Саратов хәрби госпиталенә җибәрелә. Терелгәч, Курск, Курск дугасын азат итүдә катнаша. Хәйретдин ага хезмәт иткән 6нчы гвардия дивизиясе 75нче укчы полкы дошманны Украина ягына кысрыклый. 1943 елның 6 июлендә икенче тапкыр яралана. Уң кулының бармак сөякләре чәрдәкләнә. Тиз генә төзәлми, үлекли. Табибларга кул сөяген кисәргә туры килә. Инвалидлык буенча сугыш хезмәттән азат ителгәннән соң, Үтәмешкә әйләнеп кайта.
Кече Ватанга хезмәттә
Военкомат аны Апас районы Кызыл Тау мәктәбенә военрук итеп җибәрә. Авыл кибетендә сатучы булып та эшли. 1945 елның августыннан 1947 елның сентябренә чаклы “Берлек” колхозында бухгалтер була. 1947 елда үз авылы кызы Нәгыймә Гыйләҗева белән тормыш корып җибәрә. 4 балалары туа. 1948 елда гаилә Үзбәкстанга күченә. Хәйретдин Саләх улы анда 1950 елга кадәр райсобеста бухгалтер булып эшли. Кире Үтәмеш авылына әйләнеп кайткач, 9 ел буе Ындырчы авыл Советы сәркатибе була. Шуннан соң, 1969-1971 елларда Югары Ындырчы авыл Советы председателе булып эшли. 10 ел Үтәмеш авыл клубын җитәкли. 1978 елдан 1988 елга кадәр иминиятләштерү агенты булып эшли. 1994 елдан 2008 елга кадәр Үтәмеш авылының имамы итеп сайлана.
“Яңалыклар белән бергә атлыйм”
Бүгенге көндә Хәйретдин ага Сәлахов улы Фәрит һәм килене Елена тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Тарихның тере шаһиты булган Хәйретдин ага истәлекләрен яшь буын белән дә уртаклаша. Илдәге соңгы яңалыклар белән телевизор, газета аша танышып бара. Махсус хәрби операциягә багышланган тапшыруларны аеруча кызыксынып карый. Яу кырында илебез тынычлыгы өчен көрәшкән ветеран илнең киләчәге ныклы кулларда булуына сөенә.
-Газеталарны укып, атна вакыйгалары белән танышып барам. Колагым начар ишетсә дә, көнгә ике тапкыр яңалыклар карыйм. Ишетмәгәннәрен зәңгәр экранга чыккан язудан укыйм. Ил-көн яңалыклары белән бергә атларга тырышам, - ди аксакал.
“Сез җиңүче буынның бер вәкиле”
Үтәмештә зур бәйрәм булды. Хәйретдин бабайның балалары, онык-оныкчыклары, якыннары, авылдашлары, гомумән, аны хөрмәт иткән һәркем клубка җыелды. Хөрмәтле аксакалга Ил башлыгы Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау открыткалары тантаналы төстә бирелде.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен ирештерде.
- Хөрмәтле Хәйретдин Сәлахович, сезгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез җиңүче, безгә тыныч тормыш бүләк итүче буынның бер вәкиле. Сезнең батырлык нәтиҗәсендә Илебез корылган. Киләчәк буынга патриотик тәрбия бирүдә дә сезнең өлешегез зур. Гомер буе бар көчегезне туган якка, аның үсешенә багышлагансыз, ил-көнгә лаек балалар тәрбияләгәнсез. Сезнең алда башыбызны иябез, - диде район башлыгы.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны елдан-ел кими баруга борчылып, Хәйретдин агага тагын да озын гомерләр теләде.
- Хөрмәтле Хәйретдин Сәлахович, сез гади генә кеше түгел. Яу кырын үз күзләрегез белән күргән, сугыш авырлыкларын җиңеп чыккан шәхес, фидакарь хезмәт иясе. Сез безгә бар яклап үрнәк. Сезнең янга шатланып киләбез, горурланып китәбез. Әле тагын туган көннәрдә, юбилейларда күрешергә насыйп булсын, - диде котлауларын ирештереп Марат Нуриев.
Районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина да Хәйретдин аганы котлап, ветеранның тормыш юлы хатирәләре яздырылган флешканы балаларына бүләк итте.
Иң олы байлыгы - балалары
Ут-сулар кичкән аксакал хөрмәтенә Үтәмеш авылы клубында матур кичә әзерләнгән иде. Котлаулар матур җырлар белән үрелеп барды. Хәйретдин ага барысын да күңеле аша уздырды, яшьлек елларына әйләнеп кайтты. Бүгенге көненә шөкер итәргә дә онытмады. Үзен олылаган һәр кешегә аерым-аерым рәхмәт сүзләрен ирештерде ул.
Хәйретдин аганың иң олы байлыгы балалары, онык-оныкчыклары. Алар да зал тутырып килде, һәрберсе теләкләрен ирештерергә ашыкты.
- Әтинең бөтен эшләгән хезмәте район өчен булды. Әни белән алар 73 ел бергә яшәделәр, безгә дөрес тәрбия бирделәр, туры юл күрсәттеләр. Кызганыч, 4 ел элек әниебезне югалттык. Әти әле дә белмәгәннәребезне өйрәтә, киңәшләрен бирә. Без сиңа бик рәхмәтле, әти, - диделәр уллары Рәшит, Фәрит Сәлаховлар һәм кызы Гөлшат Халикова.
Кызганыч, гомер эчендә Хәйретдин агага бала хәсрәтен дә кичерергә туры килгән. Олы уллары вакытсыз вафат булган. Ләкин аның гаиләсе һәрдаим әтиләренең хәлен белеп тора, аралашып, якын итеп яши.
- Сугыш башланганда әтигә 17 яшь булган. Ут эчендә дә йөргән, сугыштан соңгы авыр тормышны, юклыкны да күргән. Әни белән бик матур яшәделәр, 4 бала үстерделәр. Аның зирәк акылына, сабырлыгына сокланабыз, - диде Сургуттан кайткан олы килене Гөлгенә Сәлахова.
Ләйлә Шиһабиева
Комментарийлар