Чаллыда яшәүче Хәбиевләр гаиләсе - Дилүзә, Руслан, аларның кызлары Ясминә, уллары Эрнест һәм Искәндәр - Пермьдә узган «Идел буеның уңышлы гаиләсе» төбәк конкурсында иң яхшы интернациональ гаилә дип танылган. Дилүзә Хәбиева «ШК»га сөйләгәнчә, аларның нәселен кечкенә генә күпмилләтле республика дип әйтергә була.
- Безнең нәселдә чуашлар, башкортлар, украиннар, руслар бар....
Чаллыда яшәүче Хәбиевләр гаиләсе - Дилүзә, Руслан, аларның кызлары Ясминә, уллары Эрнест һәм Искәндәр - Пермьдә узган «Идел буеның уңышлы гаиләсе» төбәк конкурсында иң яхшы интернациональ гаилә дип танылган. Дилүзә Хәбиева «ШК»га сөйләгәнчә, аларның нәселен кечкенә генә күпмилләтле республика дип әйтергә була.
- Безнең нәселдә чуашлар, башкортлар, украиннар, руслар бар. Бертуган апам - Кытайда кияүдә, әтинең энесенең хатыны - казах, әнинең бертуган абыйсының хатыны - башкорт, ике- туган энемнең хатыны - украин, бертуганымның улы - яртылаш әфган, - ди ул.
Географик яктан караганда да, алар бөтен Россия буенча таралып яшиләр. Мәскәү, Петербург, Сахалин, Уфа, Пермь - санап бетерерлек түгел. Гаилә бәйрәмнәренә барысы бергә җыелырга тырыша икән. Һәр гаилә үз эчендә милли бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
- Милли бәйрәмнәр вакытында бер-беребезне котлыйбыз. Бергә җыелганда, төрле милләт җырларын җырлыйбыз, биюләрен биибез. Бер-беребезгә кунакка баргач, берәр тәмле милли ризык пешерүне махсус сорыйбыз. Бәлеш, токмачлы аш - бөтен гаиләбез, туган-тумачаларыбызның яраткан ризыгы. Читтәгеләр безгә кунакка кайткач, татар ризыкларының рецептларын алып китә. Аллага шөкер, үзара бик дус-тату яшибез. Конкурс-бәйгеләрдә актив катнашабыз. Бәйгеләр кайсы гына шәһәрдә узса да, туганнар янәшәбездә булырга тырыша. Пермьдә узган конкурска барысы егерме бер кеше бардык. Мәскәү, Уфадагы туганнар да ара ерак дип тормады, безгә җан атарга килде. Күптән түгел генә энемнең баласы туды. Бәби ашына Россиядә яшәүче бөтен туганнар җыелды. Гаиләләр арасында дингә, милләткә кагылышлы аңлашылмаучанлыкларның чыкканы юк. Бер-беребезгә хөрмәт белән карыйбыз. Балаларыбыз да олылар үрнәгендә тәрбияләнә. Балалар дигәннән, катнаш гаиләләрдәге балаларга Даниэль, Эдуард кебек интернациональ исем бирергә тырышалар. Безнекеләр дә искәрмә түгел, - ди Дилүзә.
Дилүзә белән иренмичә, нәселләрендә күпме милләт кешесе булуын исәпләдек. Барысы ун милләт килеп чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар