Төшемдә мин бер яклы кап-кара өй күргән идем. Кулдан ясалган бер урындык белән бер өстәл генә икән. Уянгач та, монда калсам – хәерче тормышка насыйп булам, дип уйлаган идем, юк, мине хәерчелек Татарстанда көткән. Хәерче дип, ул елларда бөтен кешенең тормышы шул чама иде инде. Ирем белән кайтып кердек – бер яклы өй, ни эче, ни тышы буялмаган, кап-кара. Нәкъ мин төшемдә күргәнчә!
Чынлап та бер урындык та, бер өстәл. Аны ирем хәрби хезмәткә киткәнче пәке белән кулдан ясаган булып чыкты. Ике көн яшәгәч, күрше апасына елап кердем. Ни ашарга, ни йокларга мендәр белән юрган юк, китәм, акча биреп торчы, димен. “Ашыкма, балакаем. Бераз түз. Җайлана ул тормышлар. Менә күрерсең, авылда сездән дә бай кеше булмас берзаман, ярый китмәгәнмен, диярсең!” – дип сөт салып бирде дә, ак күмәч кисте. Елый-елый утырып ашадым да, чыгып киттем. Сабыр ителде, китәр идең дә кем көтеп тора. Соңрак үземнекеләргә хәбәр салдык, барып та кайттык – кичерделәр. Безнең нәсел андый башсызлыкны кичерми дә әле.
Хәзер чынлап та авылда иң бай кеше без. Иремнең кулы алтын булып чыкты. Агачтан башта тәрәзә рамнары ясады, аннары ишек, урындык-өстәлләргә күчте. 6 бала үстердек. Һәммәсе дә бизнесмен. Авылга да ярдәм итәләр, кул астында ярты авыл халкы эшли. Ирем белән без генә олыгайдык. Их, яшь чагыбызда шушы тормышларда яшәсәк иде дә бит. Инде риза, картлыгыбыз кадердә. Мине алып калган күрше апасы рухына көн дә дога кылам. Китеп барсам, ирем дә, мин дә бу тормышлардан коры кала идек бит...
Комментарийлар