16+

“Фатирны бала акчасына алдыгызмы?”

Өйләнешеп, фатирдан фатирга йөри торгач 13 елдан соң үз куышлы булдык. Социаль ипотекага чиратка да басмыйча фатирлы булу турында ныклы уйга килеп, бу мәсьәлә тиз арада хәл ителде. 

“Фатирны бала акчасына алдыгызмы?”

Өйләнешеп, фатирдан фатирга йөри торгач 13 елдан соң үз куышлы булдык. Социаль ипотекага чиратка да басмыйча фатирлы булу турында ныклы уйга килеп, бу мәсьәлә тиз арада хәл ителде. 

Тик шуннан соң, әйтерсең үзебезнең өебезне булдырмый гына гел шулай яшәргә тиеш булган кебек, күңелне әрнетә торган сораулар ишетә башладым.
– Фатирлы булдыгызмыни?
– Әйе, Аллаһка шөкер.
– Социаль ипотекага да басмаган идегез түгелме соң?
– Юк, басмаган идек. 
– Ә, бала акчасы бит әле сезнең. Аның акчасына алгансыздыр...

“Йөрәк тибеше юк”
Күкрәк астында 9 ай йөрткәннән соң хастаханәгә кабул иткәндә УЗИ ясаучы табиб: “Сез баланың йөрәк тибешен тоясызмы соң ул, бала үлгән бит”, – диде. Бу нинди сүз, һич аңламыйм. Табиб янәдән кабатлый: “Кызганыч, бала үлгән”. Ничек инде болай булырга мөмкин. Борыныма җиткән авырымны кулым белән назлап яратып, сөйләшеп, киемнәрен тагын бер кат барлап, апасына әле бер сәгать элек кенә: “Назлыгөлне алып кайтабыз, кызым”, – дип әйтеп шатланып чыгып киткән идек бит. 

Хәзер нишләргә, кая барырга? Барысын да аңлаттылар. Кайсыдыр кабинетта документларны тутырдык, икенче бүлмәдә киемнәрне тапшырдык, өченчесендә башка табиб карап баланың инде, чыннан да, исән түгеллеген раслады. “Баланы сез үзегез табачаксыз, дарулар бирәбез”, – диде. Әтисе белән нәрсә дияргә дә белми утырабыз, үлгән дияр идек – күңел ышанмый, исән дияр идек – табиб: “Юк”, - диде. Язганны күрәседер, һәркемгә үзенеке язылган. 

“Сине ул күкләрдән күзәтә”
Шәһәрдә урнашкан иң зур хастаханәләрнең берсендә палаталар шыгрым тулы. 

Палатада урын булмаганнарга – коридор. Башка әниләр белән бергә миңа да коридорда карават-урын бирелде. И карале, әниләр ничек тәмле итеп бала имезә, коридорда – бәби исе! “Минем дә балам бар, әле тумаган гына!..” – дим үз-үземә, ә үземнең бертуктамый күз яшем ага. 
Балаларны имезгәннән соң алып киткәч, хатын-кызларның кайсы миңа карап сөйләшә башлады, кайсыларыдыр килеп хәлемне белеште, җылы сүзләр әйтеп тынычландырырга тырышты.

Бу чәршәмбе көн булып, икенче көнне иртүк вак кына дару бирделәр. Янәсе, тулгак башлануы өчен кирәк. Без, хатын-кызлар, балага зыяны килмәсен дип, авырлы вакытта даруларны бик сак кына, куркып кына эчәбез. Тукта, моны эчәргә ярыймы соң? Бернинди исеме юк, үзе ничәдер өлешкә бүленгән. Эчтегезме, дип, бераздан белешеп тә китте әле медсестра кыз. Ярый, ярамый, ярый, ярамый дип үз-үзем белән көрәшә-көрәшә, төшке ашны ашаганнан соң гына даруны эчәргә үземдә көч таптым. “Бу дөньяда юк инде ул, хәзер сине күкләрдән күзәтә, сиңа сабыр булырга, үзенең рухын борчымаска куша”, – дигән сүзләр тәэсир иттеме, белмим...

Җомга көнне дә: “Бүген даруны эчтеңме әле, Алсу? Кайбер кешегә аның тәэсире тиз була, ә кайберәүләргә ике көн кирәк”, – ди табиб. Йа Аллам, сабырлыклар, көч бир инде, дим. Сизәм, сизү генә түгел, хәтта күрәм: тулгак башланмаган булса да, эчнең формасы үзгәрде, авырлы вакытта түм-түгәрәк булган эч үзенә бертөрле шиңә, салкынлык сизелә башлады. Әле беркөнне генә нәни аяк-кулларын барлап булган бала каядыр төпкә киткән иде... 

“Аерылышабыз бит, балакаем”
Шимбә иртән тулгак белән мине тудыру бүлмәсенә төшерделәр. Бөтен дөньясы актан да ак бүлмә. Бары тик баланы тугач салырга әзер урын-җир генә зәңгәр төстә. Табиб килеп карап-карап китә һәм берсендә: “Бик каты авыртулар башланса, безне чакыр”, – диде. 
Бүлмәдә уй һәм мин генә. Уйлар диңгезе әллә кайларга алып китә үземне. 

...Төш вакыты да җитеп килә икән инде. Иртәдән алып шушы бүлмәдә әйләнеп йөреп тә томалаулы тәрәзәнең бик аз гына ачык калган өлешеннән урам күренгәнлеген моңа кадәр абайламаганмын. Урамда көз, сентябрьнең алтынсу-кызыл яфраклары җиргә коелган. Алар өстенә яңгыр явып үткән. Шул вакытта кояшлы көнне коелган яфраклар өстеннән паркта сабыем белән сөйләшеп йөрүем кабат күз алдыма килде. Гомумән, мин аңа һава торышын, кәефемнең бүген ниндилеген, нәрсәләр эшләячәгемне, хатын-кызлар консультациясенә барганда: “Хәзер врач апага күренеп кайтабыз да, аннары калган эшләрне карарбыз”, – дип гел әйтеп тора идем. Ә бу юлы: “Балакаем, аерылышабыз, гомерлеккә калдырып китәсең бит безне”, – дип кенә әйтә алдым. Нәкъ менә шул чакта бик нык авыртулар башланды да инде...

Исеме бар, үзе юк
Хатын-кыз бала тапкач, әти кеше: “Бала кемгә охшаган”, – дип сорыйдыр дип беләм. Ә монда, киресенчә: “Кызыбыз кемгә охшаган, әтисе?” – дип мин сорадым одеялга төргән баланы авылга җирләргә кочагында алып кайтып барган әтисеннән. Үзе дә исеме кебек матур булган шул, балакаем. Нәкъ алдан уйлаганча, Назлыгөл дип Әхмәдулла бабасы исем кушкан. Кабере өстендә зәңгәрле-аклы кечкенә генә чардуган. 

Шушы хәлләрдән соң бер ел үткәч, без фатирлы булдык. Тик бала акчасына түгел. Назлыгөлгә бары тик үлү турында белешмә, бер айдан соң гистология анализлары һәм җирләү өчен ул вакытта 5 мең булдымы икән шул акча бирелде. 

Шуны әйтәсем килә: кеше гомерен берни дә алыштыра алмый, акча да, мал-мөлкәт тә. Шулай ук сабыеның дөньяга килүен көннәрне санап көтеп, бары тик хатын-кыз затына гына насыйп булган тулгак ачылары кичереп нарасыен дөньяга китергән ананың бала тудыру йортыннан безнең очракта буш кул белән кайтып керүен, бирелгән очракта да, ана капиталы гына тынычландырыр идеме икән дә, ул гына йөрәк яраларын төзәтә алыр идеме икән...

Алсу Сафиуллина.
Фото: https://www.freepik.com/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

23

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading