16+

Гади эшчегә булса да кияүгә чыгасым калган. Балам булыр иде..

Мин баласыз булуыма үкенеп яшәүче бер хатын. Бәхетсез хатын. Фатирым бар, пенсия алам.

Гади эшчегә булса да кияүгә чыгасым калган. Балам булыр иде..

Мин баласыз булуыма үкенеп яшәүче бер хатын. Бәхетсез хатын. Фатирым бар, пенсия алам.

Тынычлыгым зур, кайгым юк, ләкин шулай да бәхетсез мин – балам юк. Терәксезмен. Бүген үз аягымда йөрим әле, ә менә олыгайгач, урынга яткач мине кем карар? Абыеңның балалары бар диләр дә. Әйе, алар бар. Кечкенә чакларында мин аларны җитәкләп йөреп үстердем, үзем ял итәргә барганда койрык итеп тактым. Ләкин алар бүгенге көндә икесе дә бишәр бала үстерә, авылда яшиләр җитмәсә. Шәһәргә килеп мине карыйлармы, әллә мине авылга алып кайталармы? Берсенең хатыны холыксыз, икенчесенең ире исерек...

 Ә бит мин кияүдә идем. Әтием авылда иң уңган кеше, сугыш кичкән. Һөнәрче. Авыл халкына бүрекләр тегеп сатты. Элек эт, куян тиресеннән бүрекләр киделәр. Аннары авыл кешесенә күннән аяк киемнәре дә тегә иде ул. Булдыклы кеше иде инде мәрхүм. Авылның бик хөрмәтле укытучысы малаена димләделәр. Бер күрештек тә, әтиләр килешкәч, туй иттек. Читтә яши иде, мине үзе белән алып китте. Барсам, аның анда икенче хатыны бар икән. Безнең милләт кешесе дә түгел. Тулай торакка шул көнне үк очып килеп җитте дә мине эттән алып эткә салды да, иремне ияртеп кайтып та китте. Ике айны үзем генә яшәдем. Әтиләр җибәргән акча беткәч, кайтырга билет алдым.

Йөкле идем. Ирем белән ике төн куну җиткән... Әтиләр бик гарьләнделәр инде, авыл халкы да ах итте. Ә баланы төшерттеләр. Бәхетең алда, табарсың диделәр. Шәһәргә китеп, заводка эшкә кердем. Чибәр идем, завод директорының күзе төште. Ничә еллар сөеклесе булып яшәдем. Фатирлы итте, ялдан ялга йөртте. Ләкин шушы картлык килде, ул үз гаиләсендә олыгаеп яши, ә мин монда берүзем... Сөйләшеп тә булмый, сукмаклар аерылган, кайчагында яшьлектәгеләрне искә алып утырасы килә дә.... 

Бер нәрсәне хәзер яхшы аңлыйм, гади эшчегә булса да кияүгә чыгасым калган. Балам булыр иде... Ялгыз картлык та бик авыр. 

Розалия.
 Яшел Үзән.
Фото: freepik.com


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

7

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading