16+

Гаилә ныклыгы – ир-атның акылыннан һәм хатын-кызның зирәклегеннән

Республика көне алдыннан - 29 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән үрнәк гаиләләрне Кремльгә кунакка чакырды. Очрашуга 51 пар килде.

Гаилә ныклыгы – ир-атның акылыннан һәм хатын-кызның зирәклегеннән

Республика көне алдыннан - 29 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны Гөлсинә ханым белән үрнәк гаиләләрне Кремльгә кунакка чакырды. Очрашуга 51 пар килде.

Президент гаиләсе белән бер табында, инде гадәткә кергәнчә, иң озак бергә яшәүче пар утырды. Быел бу - Рәшидә һәм Камил Тукаевлар. Аларның гаилә стажы инде 60 ел. Камил Хөсәенович - хәрби, Рәшидә Садриевна укытучы булган.

Очрашуда Чистайдан Гөлфия һәм Халит Гарифуллинннар да бар инде.
Гаилә корганда Халиткә 21, Гөлфиягә 19 яшь була.


- Икебез дә укырга керәбез, син укымыйсың икән, мин дә укымыйм, - ди Халит Гөлфиягә.
Мәскәүнең прибор төзелеше иниститутының Чистайдагы филиалының кичке бүлегенә укырга икәү керәләр. Бер-бер артлы кызлары Резеда белән уллары Рафис туа. Сменалап эшлиләр, кичләрен сызымнар, имтихан һәм зачетлар, бала чүпрәкләре, йокысыз төннәр... Аннан соң бергәләп читтән торып Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлыйлар. Ыгы-зыгылы, мәшәкатьле булсалар да, бу еллар иң матур хатирләр булып күңел дәфтәренә язылган.
- Белмим, ниндидер эчке сиземләү булды димме, Гөлфиянең дә үзем белән бергә укып, диплом алуын теләдем, - ди Халит Гарифуллин.

Егет яшь булса да, ул вакытта ук, гаилә башлыгы буларак, төпле фикер кабул итә белгән. Быелның октябрь аенда Гарифуллиннарның гаилә коруына 35 ел була. Аларның үзара мөнәсәбәтен күргәч, ирексездән сөбханалла дип әйтәсе килә. Гөлфия ханым Халит Мәхмүтовичка гаиләдә генә түгел, эштә дә ышанычлы терәк тә, акыллы киңәшче дә. Барлык ирләр кебек хатынны тыңла, үзеңчә эшлә дияргә яратса да, Халит әфәнде хатын-кызның зирәклеген бәяли белә торган ир. Үзе кулына диплом алганнан бирле дөрле дәрәҗәдәге җитәкче вазыйфаларын башкара. Соңгы унөч елда «ЭнергоСтрой-Сервис" җәмгыяте директоры. Кул астында дүрт йөздән артык кеше. Коллектив турында сөйләшә башлаган идек, биредә эшләүче бик күпләрне Гөлфия ханым да белә булып чыкты.

- Бер чорда икебезгә дә бер үк коллективта җитәкче вазыйфаларын башкарырга туры килде. Бу закон буенча чикләнә. Шуннан соң мин районның мәшгульлек үзәгенә директор урынбасары булып киттем. Диплом алган яшь белгечләр эш эзләп тилмереп йөриләр. Кая гына бармасыннар, эш стажы кирәк диләр. Яңа укып бетергән кешедә эш стажы ничек булырга тиеш соң ул? Кулларына диплом алган, булдыклы, эшлим дип торган бик күп яшьләрне Халитнең оешмасына җибәрә тордым. Аларның берсе дә сынатмадылар. Шуңа күрә коллективтагы күп кенә кешеләрне танып беләм, - ди Гөлфия ханым.

Халит Мәхмүтовичның җитәкче буларак төп принцибы исә - кешеләр белән яхшы мөнәсәбәттә булу.
- Кешенең табигате буенча, һәркемнең күңелендә шайтан бар. Аңа юл куйсан, ул хәзер яман эшләргә, начар адымга этәрергә мөмкин. Менә шул шайтанга котырырга мөмкинлек тудырмаска кирәк. Кешеләрнең эш шартлары яхшы, хезмәт хакы әйбәт булса, аның юк-бар белән чуалырга вакыты калмый, - ди ул.

- Һәр икебезнең дә әти-әнисе хөрмәткә лаек кешеләр иде. Алар безгә балалар үстергәндә дә ярдәм иттеләр, шул ук вакытта үз үрнәкләрендә тормыш итәргә дә өйрәттеләр. Кешеләрне аңларга тырышу, хөрмәт итү әти-әниләребездән, - дип сүзгә кушыла Гөлфия ханым.

Халит Гарифуллинны Чистай районында киң күңелле, ярдәмчел кеше буларак танып беләлләр. Күп еллар дәверендә ул башкарган игелекле эшләрне санап бетерергә газета бите дә җитмәс. Соңгы вакытта башкарылган берничә күркәм эшне генә әйтеп китик. Район хастаханәсендә ветераннар өчен аерым палатаны ремонтлап, җиһазлап биргәннәр. Юыну бүлмәләре, җылыткыч, суыткыч - барысы да бар. Кыскасы, хастаханәдә өй шартлары тудырганнар. Инде хәзер бу палатада яткан әби-бабайларның өйгә кайтасылары да килми, өйдә дә шулай булса иде дип телиләр.

Чистайда төрле диндәге күп милләтле халык яши. Шул исәптән Халит Гарифуллин җитәкләгән «ЭнергоСтрой-Сервис" оешмасында да мөселманнар да, христианнар да җитәрлек. Җан кушуымы, коллективтагы һәр кешегә хөрмәт йөзеннәнме, Халит әфәнде мәчет һәм чиркәүләргә бердәй ярдәм күрсәтә. Кайсы авылда гына Аллаһ йортына ремонт ясалмасын, яки яңасы салынмасын «ЭнергоСтрой-Сервис" оешмасы барлык электр белән җиһазлау эшләрен башкара.

- Үзегез ни дәрәҗәдә динле кеше? - дип сорыйм әңгәмәдшемнән.
- Намазларны калдырмаска тырышам, - ди ул кыска гына. «ЭнергоСтрой-Сервис" оешмасының филиаллары Чаллыда һәм Чистайда. Халит Гарифуллин көн саен 400-500 чакрым юл үтә. Бер уйласаң, зуррак шәһәргә, бәлки нәкъ менә Чаллыга күчеп китсәләр дә уңайрак булыр шикелле.
- Чистай - Татарстанның уртасында. Кай тарафка барырга уйласаң да, уңайлы. Бу минем туган җиргә булган мөнәсәбәтем генә түгел, географик күзлектән караганда да бу нәкъ шулай. Сүз дә юк, бәлки чыннан да Туган җирнең тарту көче көчлерәктер, - ди Халит Гарфуллин.

***

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов:
- Без үз гаиләләребез белән горурланабыз һәм алар нык булсын, тагын да күп булсын өчен барысын да эшлибез. Әле сезнең белән очрашыр алдыннан мин Республика перинаталь үзәген ачуда катнаштым. Ул бик заманча эшләнгән. Аңа хәтле Идел буе районында балалар бакчасы ачтык. Халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен күп нәрсә эшләнә, социаль әһәмиятле 35 программа гамәлдә. Мәктәпкәчә белем бирү, сәламәтлек саклау тармакларына игътибар зур. Татарстанлыларның яшәү шартларына игътибарны арттырабыз, шуңа парклар, скверлар, су саклау зоналарын тәртипкә китерәбез, бу - гаилә белән ял итү өчен менә дигән урыннар.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading