16+

Гаилә бәйрәменнән репортаж яки ““Черки” булуым белән горурланам!”

Галиәсгар Камал театры бинасында гаиләләр парады гөрләде.

Гаилә бәйрәменнән репортаж яки ““Черки” булуым белән горурланам!”

Галиәсгар Камал театры бинасында гаиләләр парады гөрләде.

 Тарихта без эзлебез» республикакүләм гаиләләр фестиваленең финалы үтте. Чара 6 нчы тапкыр уза, быел 6 зона этабы нәтиҗәләре буенча финал иң көчле 6 гаилә чыккан: Лаештан Артемьевлар, Балтачтан Гаязовлар, Казаннан Гыйниятуллиннар, Чирмешәннән Кәримовлар, Менделеевскидан Кашаповлар һәм Тәтештән Тимариннар.

Һәр гаилә дә нәсел шәҗәрәсен төзеп, милли ашлар әзерләп, кунакларны каршы алды. Гаиләләр алып килгән байлыклар арасында 200 еллык күлмәк, 1896 елгы самавыр да бар.

“Шәҗәрә төзү 80 меңгә төшәчәк”

Чирмешәннән Кәримовлар гаиләсенең шәҗәрәсен күреп шаккаттым. Шәҗәрә агачында ботаклар шундый күп ки, хәтта исемнәрне якыннан карарга кирәк. Айнар Кәримов сүзләренчә, мондый шәҗәрә ясау өчен архивларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Мәскәү, Уфа, Казан архивларыннан туганнарыбызны эзләдек. Монда 710 артык кеше, 13 буын кешеләре! Тимергали бабай турында 1676 елдан документлар сакланган. Шәҗәрә җыйганда иң борыңгы документ 1716 елгы Петр I үткәргән халык саны җыю. Метрика китапларын тәрҗемә итү, архивларда йөрү, гомумән, шәҗәрә төзү бик күп вакыт ала. Бу шәҗәрәбезне туплау өчен 2 ел кирәк булды. Кәримовлар нәселе бик зур бит, шәҗәрәне 1 мең кешелек итеп тә ясарга мөмкин, тик дизайн ягыннан карарга кыен булачак.

– Архивларга һәркем керә аламы?

– Архивлар хәзер ачык, анда керү бик кыен түгел. Чишмәнең башлангычын табарга теләсәгез Мәскәү архивларына барырга кирәк. Документлар борыңгы рус телендә, аларны уку өчен дә осталык булу зарур. Шәҗәрә туплау психологик яктан да кыен. Мәсәлән, кабер таштагы мәгълүмат архив документлары белән туры килми. Исәннәрдән мәгълүмат туплау да кыен, һәркемнең оныгын, оныкчыгын барларга кирәк. Бу үзе бер эш кебек, әгәр хезмәтне акчага күчерсәк, шәҗәрә төзү 80 меңгә төшәчәк. Мин инде бу эшне бушка башкардым, чөнки ул минем тамырларым. Кемдер шәҗәрә эшләргә тели икән, архивларны сатып алырга, дизайнерга түләргә әзер торыгыз.

– Нәсел тамгагыз да бар икән (Ү хәрефенә охшаган), аны ничек таптыгыз?

– 1833 елда метрика китабыннан эзләп таптык. Бу тамганы документларда да, көндәлек тормышта да кулланганнар. Мәсәлән, мал-туарны билгеләгәннәр.

““Черки” булуым белән горурланам!”

Күргәзмәдән соң, гаиләләр үз чыгышларын тәкъдим итте. Иң кыены гади халыкны бәяләү дип жюри әгъзалары да искәртеп үтте. Җырчының кимчелекле ягын күрсәң, ул бит укыган диярсең. Ә бу очракта һәр гаилә чыгышына ныклап әзерләнеп килгән. Гаилә тарихына нигезләнеп, һәрберсе кечкенә генә спектакль күрсәтте. Сабан туенда да булдык, үзенчәлекле гореф-гадәтләр белән дә таныштык.  Менделеевскидан килгән Кашаповларның исә, авылда кушаматлары да бар икән. “Черки” кушаматы бабалары Мөхәммәтдиннән үк килә. Ул авылда мулла булып торган. Икенче мәчет төзү үтенече белән губернаторга ялварып, нәкъ черки кебек, колак итен ашаганы өчен аңа шундый кушамат тагалар. Кашаповлар нәселеннән егет: “Мин “черки” булуым белән горурланам!” – дип тә куйды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та чарада кунак булды.

– Бик матур бәйрәм. Бик зур хезмәт куелган. Тарихтан башка киләчәгебез юк. Гаилә – ул төп байлыгыбыз. Мондый конкурслар бик кирәк. Катнашучыларга рәхмәт. Мондый матур гаиләләр безгә зур үрнәк. Шушындый гаиләләр белән без горурланабыз, алар – безнең киләчәбегез, – дип тә куйды.

Иң өлкәненә – 90, иң кечесенә – 6 ай

“Тарихта без эзлебез” фестивалендә Гаязовлар җиңү яулады. Алар 200 мең күләмендә приз белән бүләкләнде. Гаилә башлыгы Шәүкәт Гаязов сүзләренчә, гаиләдәге дуслык буыннан-буынга күчеп бара.

– Әни ягыннан гына да без 8 бала, 21 онык, 12 кияү, 10 килен, 25 оныкчык. Бүгенге көндә без 74 кеше. Бер-беребезне хөрмәт итеп, кечкенәләрне кимсетмичә, дус-тату яшибез. Нәселебез бик бердәм, алдалап әйтүем түгел. Ел саен гаилә җыеннары уздырабыз. Узган елны 95 кеше катнашты. Быел да җыелырбыз, Аллаһ бирса, – диде Шәүкәт әфәнде.

Нәселнең иң өлкән әгъзасы Мөнирә апага ноябрь аенда 90 яшь тула. Ә иң кечкенә Адиләгә 6-7 ай гына. Мөнирә апа да гаиләсе белән бәйгедә катнашырга килгән. Җор телле, шат күңелле Мөнирә апа белән җәһәт кенә әңгәмә кордык. Ул төп йортта улы Шәүкәт һәм килене Гөлсинә белән яши. “Рәхмәт, читкә китмәделәр. Бергә дус-тату яшибез. Хан сарае кадәр йортны берүзем саклап тора алмыйм бит инде. Балаларның йортлары да янәшә, капкадан-капкага йөрибез”, – ди.

– Мин авылга укытучы булып килдем. 1 ел эшләгәннән соң бер егет белән дуслаштык. Шуның апайсы: «Кулыңа төшкән килеш ал да кал. Акчаң да булыр, хезмәтчең дә булыр», – дигән. Шулай итеп мине алдылар да калдылар. Мин аңламадым да.

– Мөнирә апа, кем булып эшләдегез?

– 25 ел укытучы булып эшләдем. 25 ел стажым булган вакытта 8нче балам туган иде. Ул вакытта балалар бакчасы да юк, әби дә үлгән иде. Ул баланы калдырып ничек эшкә барасың? Идарәгә бәбәй күтәреп бардым да: «Мин бүтән эшли алмам инде, пенсиягә чыгыйм инде», – дидем. Әле дә эштән аерылып булмый. Лекция оештыралар, әле кичке чарага, әле театр куярга чакыралар.

– Сез шундый оптимист икән, тормышка мәхәббәтне, дәртне ничек югалтмаска?

– Сабырлык – беренче. Дуамалланмау, кеше белән үпкәләшмәү кирәк. Минем бернәрсәгә дә ачу саклаганым юк. Һәркем белән тату яшәргә, бөтен кешене мактарга тырышам. Укытканда балаларга да әйтә идем: «Балалар, сез бер-берегезне какмагыз. Үсеп җиткәч, шул яратмаган балага ялынычыгыз белән барасыгыз булыр», – дия идем. Тормыш ул, һәркемгә дә татулыкта яшәргә кирәк. Тормышымның мәгънәсе – кешеләр белән тату яшәүдә – диде Мөнирә апа.

Мөнирә апаның 21 онык, 25 оныкчыгы бар. Әле 7 оныгы өйләнешмәгән. “Демографияне күбәйтәсе бар әле”, – дип көлә ул.  

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading