«Кеше гомере белән яшәмә, синең үзеңнеке бар. Иргә бармый да табып була ул баланы - картлыгыңны уйла. Бу ыбыр-чыбырың беркөн шулай чыгар да таралыр, син, ямьшәеп, ялгызың утырып калырсың. Кеше гаиләсенә, кеше баласына бервакытта да кирәгең булмаячак. Мин әйтте диярсең. Үз каның - үз балаң булсын. Әни булуның аның бер гаебе дә юк, синең яшьтәгеләр белән авыз чайкамыйлар инде, әти-әниең дә аңлар».
Әй, кызылга коенды Сәлимә бу сүзләрдән соң - олы башы белән шундый сүзләр сөйләп утырсын инде бу апа! Җилдән бала тапса, кемнең күзенә күренә алсын ул, авылдагы инде ялгыз калган әнисенең йөрәге моны ничек күтәрсен! Шулай бер авылга кайткач, әнисе Бибинур апаның күптән башлыйсы килгән сүзе дә шул булып чыкты:
- Үзем тапкан балаларны синнән караттырып ятам, кичер, балам, - диде ул. - Бәхетеңне дә шул туганнарың мәшәкате басып китте. Тот та берәүгә кияүгә чык, дип әйтүем түгел инде, әллә мәйтәм, берәр акыллырак бәндәсеннән бала алып кайтасыңмы. Бала бит ул - киләчәк тә, өмет тә, шатлык та.
Бәргәләнеп елады Сәлимә: нинди бала? Кемнән тапсын ул аны, яратмаган кешесеннәнме, ул бит һаман да Кәбирне ярата. Бала сөясе килсә, әнә туганнан туганнары да җитәрлек: ял җиттеме, өенең асты-өскә килә. Сәлимә исә кыстыбыен, бәлешен, өчпочмагын чак өлгертеп тора. Ә үзеңнең балаң ул сан өчен түгел, мәхәббәт җимеше булып өзелеп төшәргә тиеш. Шул җимешнең тәмен татырга гына язмаган Сәлимәгә...
* * *
- Әнкәй инде күптән мәрхүмә, туганнарның бөтенесенең дә үз мәшәкате, - ди алтмышның теге ягындагы Сәлимә апа. - Әмма, беләсеңме, ни кызганыч, аларның берсенә дә мин сыймыйм. Юк ла инде, өйләренә барып утырасым килә димим - күңел бушатып сөйләшергә, мәтрүшкә белән чәй кайнатып эчәргә дә сыймыйм мин аларның күңел түренә. Балаларын үстерештем, кайберләренә укуларына да түләп тора идем әле. Хәзер алар үсте, мин картайдым - минем кирәк бетте, апаем. Менә беркөн шулай Сабирага шалтыратып, дару китереп бирүен үтенгән идем: «Бер башың, бер эшкәең дә юк, таягыңа таян да акрынлап кына чыгып кер», - диде. Әй, әрнеде җаным.
Үткән гомеремне яңартты күңел. Бер генә балам булса да, ярдәмчем, үземнән соң дога кылыр кешем калыр иде.
Комментарийлар
1
0
БИК ялгышкан Сэлимэ. Хэр кеше узе очен яшэргэ тырышырга тиеш. Иткэн изгелеклэрне оныталар,шулай тиеш дип карыйлар икэн. БИК кызганыч.олыгаеп беткэч ,ялгыз калган кына ан,ладым.
0
0