16+

«Һәлак булуы турында белдем дә, егылдым. Тәүлек буе йоклый алмадым»

Илнар Морзаханов Мөслим район үзәгендә яшәүче Зөлфия апа белән Мирзаян абый гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән.

«Һәлак булуы турында белдем дә, егылдым. Тәүлек буе йоклый алмадым»

Илнар Морзаханов Мөслим район үзәгендә яшәүче Зөлфия апа белән Мирзаян абый гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килгән.

Егет 9нчы сыйныфка кадәр Мөслимдә белем ала. Аннан һөнәри училищега укырга керә. Укып бетерү белән армия сафларына китә, Ульяновск өлкәсендә эчке гаскәрләрдә хезмәт итә. Махсус операциядә бер ел ярым булгач, 37 яшендә һәлак була. Хәрбинең якыннары аның тормышы һәм батырлыклары турында сөйләде.

“Хәлләр әйбәт, апа”
– Гаиләдә 3 бала үстек, без, – дип хатирәләре белән уртаклашты Илнарның апасы Лилия Булавенко. – Иң олысы мин, аннан соң Ленар һәм Илнар. Икесе дә: “Апам” дип кенә торды. Яшь арабыз өчешәр яшь. Әни хастаханәдә хуҗалык эшләре буенча хезмәткәр, әтиебез “Энергосбыт”та хезмәт куйды. Хәзер икесе дә лаеклы ялда инде. Энебез махсус хәрби операциягә киткәч тә, гел шалтыратып торды. Ялларга кайткач, бергәләп җыелышабыз. Үзенә күрә бер бәйрәм инде. Узган ел, әле бу вакытта энем махсус хәрби операция зонасында, Сабан туе алдыннан әнигә төш кергән. Илнар энемнең өстендә ап-ак күлмәк, кара чалбардан. Үзе елмайган: “Әни, елама, барысы да әйбәт, мин кайтам”, дигән. Аллаһы тәгалә язгандыр, ялга кайтып төште бит. Без бик нык борчылган вакытларда да еш кына: “Тәкьдир китабыңа ни язылган, шул була. Махсус хәрби операциягә бармыйча, күпме кеше тыныч тормышта китеп бара”, дип әйтә иде. Соңгы кайтуында барыбыз бергә җыелышып, мунчалар кереп, бәлеш ашап сөйләшеп утырдык.

Энесенең иң кайнар ноктада булуын белә Лилия. Әллә ни юк бар сораулар белән дә бимазаларга тырышмыйлар. Иң мөһиме, исән-имин булуын белгертеп хәбәр бирә күрсен. 
– Үлеме алдыннан да, алгы сызыкка миңа смс-хәбәр язып кереп китте, төнге 12 булгандыр, – ди Лилия. –  “Хәлләрең ничек?” дип язган идем. “Хәлләр әйбәт, апа, борчылмагыз”, дип җаваплады. Төнге өчтә алгы сызыкка кереп киткәннәр. Авдеевкада иде алар, иң хәлиткеч, авыр бәрелешләр барган җирлектә. 15 февральдә фани дөньядан китеп барган энебез. Бу хакта ике көн үткәч кенә белдек. Чулпан шалтыратып хәбәр итте. Уртанчы энем белән әни янына бардык, өй каршына машина белән килеп туктадык. Күңел белән һич тә ышанасы килмәде. Әнине юк-барга борчымас өчен, кире борылып киттек. Чулпан киленебез әниләрендә Метрәйдә кунакта иде. Аларга килдек, ул “хак хәбәр” дигәч, Рүзәлгә (шагыйрь, Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче Рүзәл Минһаҗев ред.иск.) шалтыраттык. “Әлеге коточкыч хәбәрне әйтәсем килмәгән иде”, диде. Гәрчә, Илнарның китүе турында  көнендэ үк белгән ул. 

Илнарның гәүдәсен яу кырыннан 4 көн буе алып чыга алмаганнар. Рота егетләре бертуктаусыз ут астында берничә тапкыр талпыныш ясап караган. 

– Иң кыены көтү, авыздан ризык үтмәде. Әни бик бетереште. Ә әтиебез ирләргә хас сабырлык белән кайгысын үз эченә җыеп үткәрә. Энебезне алгы сызыктан алып чыкканчы да Рүзәлне аптыратып бетердек. Чөнки ул андагы егетләр белән һәрчак элемтәдә тора. Рүзәлгә сабырлыклары өчен мең рәхмәт, һәр сорауга ипләп кенә җавап яза иде. Гомумән алганда, Илнарны туган ягыбызга алып кайту ике атнага сузылды. Соңгы юлга озатканда килгән халыкның чик-чамасы юк иде. Безнең өйгә килгән кайгыны мөслимлеләр бергә күтәрде. Илнарның битен Ленар энем генә караган, без карый алмадык. Ленар: “Матур гына йоклап ята”, диде. Ялга кайтырга хыялланган иде, менә бөтенләйгә кайтып ятты, – ди күз яшьләре белән Лилия. 

Кайбер мәгълүматларга караганда, Илнар снайпер һөҗүменнән һәлак булган. Якыннары сүзләренә караганда, аркасы турысында яра бар. 

– Төшебезгә кергәне юк. Кодагыйның төшенә кергән, “И-и Илнар, син кайттыңмыни” дип сорагач, ул: “Юк, сезнең хәлне белергә генә кайттым”, дигән.  Ә үзе Хозыр Ильяс сыман ап-ак киемнән булган. Әнинең күршеләре төшенә дә кергән, салмак гына “Туган тел” җырын җырлап йөри икән.
Аның китүенә күнегеп булмый. Һаман да махсус хәрби операциядә кебек. Ел ярым күрешмәгәч, күрәсең, шул уйга күнеккәнбез. 

“Ярар, борчылма, Казанга барабыз да кайтабыз”
– Үзем Мөслим районыннан, Метрәй авылында туып-үстем, – дип үзе белән таныштырды Илнарның хатыны Чулпан. – Чаллыга китеп педагогика институтында информатика–математика белгечлеген алып чыктым, 2009 елның 6 ноябрендә Илнар белән өйләнештек. Метрәй клубында танышкан идек аның белән, гәрчә бер-беребезне күптән белсәк тә, ныклап торып, ул армиядән кайткач кына йөри башлаган идек. Бергә кушылып, ике ел яшәгәннән соң социаль ипотека буенча фатир алдык.  Илнар күбесенчә төзелеш өлкәсендә эшләде. Хәер, кайсы гына эшкә керсә дә бөтен эшне белеп эшләде. Гел мактап тордылар үзен. Мастер итеп куярга өндәсәләр дә, кул гына селтәде: “Кешене эшләргә үгетләгәнче, үзем эшлим”, дия иде. 2010 елның 10 сентябрендә Элинабыз туды. Ә мин укытучылык һөнәрен калдырып балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә чыктым. Балага да җайлы булды. 2016 елның 22 маенда Ранилебезне алып кайттык. Аның белән ел ярым декрет ялында утырдым да, эшкә чакырдылар. Баланы ике әни дә чиратлап, бер атна бер әни, икенчесендә икенче әни карады. Шөкер, ике яктан да терәк булдылар. Илнарның әнисе Зөлфия белән бик якын без, ә үз әнием Фәйрүзә исемле. 2019 елда Тукай районы администрациясенең оештыру бүлегенә эшкә чакырдылар. Шунда киттем, баштан белгеч, аннан соң бүлек җитәкчесе булып хезмәт куйдым. Ә Илнар соңгы елларда "ТЭМПО" металл конструкцияләр заводында монтажчы булып эшләде. 

2022 елның 22 сентябрендә мобилизация башланып, Илнарга да повестка килеп төшә. Ул вакытта яшь гаилә Краснодар якларында ялда була. Кайткач ук эшенә барып, повестканы ала Илнар. 
– Бер көн эчендә җыенып, чыгып китте, – ди Чулпан. – Шок булды. “Ярар, борчылма, Казанга барабыз да кайтабыз”, дип тынычландырды. Чит-ят җирләргә алып китәрләр дип уйламадык та. Танковыйда хәрби әзерлекне үтте. Атна саен янына йөрдек. Мотоукчылар ротасында хезмәт итте. Махсус хәрби операция зонасына 31 октябрьдэ эшелон белән алып киттеләр. Миллерово янында 2 атна лагерьдә тордылар. Үзенә “Мурзик” дигән кушамат алган иде.

Бик төпченеп сорашса да, аз сүзле ир якыннарына андагы хәлләрне сөйләми. “Җиңү белән кайткач, барысын да сөйләрмен әле”, дип өздереп әйтә. 

– Шалтыраткан арада атыш тавышы ишетелеп торды. Иптәшләрен дә югалтты. Әмма зарлануны белмәде.  Беренче мәлләрдә 3 атна хәбәре булмады, ике атнадан соң гына иптәшләре “Мин исән”, дип яза башлагач, ирем турында сораттырдым. Бер ротага эләккән егетләрнең якыннары мессенджерда төркемебезне булдырган иде, – ди Чулпан, күз яшьләрен тыя алмыйча. 

Илнар 2023 елда 2 тапкыр – июнь һәм сентябрь айларында кыска вакытлы ялга кайтып киткән. 
– Өченче улыбыз Раян безгә Аллаһы тәгаләдән бирелгән бүләктер, – ди Чулпан. – Ул 2023 елның 3 июнендә дөньяга килде. Әтисе нәкъ шул вакытта ялга кайтты. Бала тудыру бүлегеннән дә үзе алып чыкты. Бала җанлы кеше иде ул, бик сөенде инде. Олысына хәзер 13 яшь, икенчесенә 7. Илнар белән бергә гаилә коруыбызга быел 15 ел була иде. Икенче тапкыр ялга кайтуында Казанга барып Кол Шәриф мәчетенә бардык. Балаларга истәлекле урыннарны күрсәттек.  Гыйнвар аенда 5 көнгә безнең якларга командировкага җибәргәннәр иде, 2 көнгә өйгә кайтып китте. Күңеле урынында түгел иде, нык ашкынды. Иптәшләре өчен борчылды. “Эчем поша”, дип әйтә иде. Инде хәзер вакыт үтү белән болар искә төшә. Авдеевка юнәлешенә октябрьдә керткәннәр аларны. Соңгы тапкыр штурм алдыннан 14 февральдә кич белән шалтыратты. “Йокларга ятам, алгы сызыкка кертәләр”, диде. Шимбә көнне Метрәйдә, әниләрдә кунакта идем, кичке 8дә шалтыратып Илнарның китүе турында хәбәр иттеләр. Аннары Лилия апага әйттем. Ниләр кичергәнебезне үзебез генә беләбез. Әле ярый янәшәмдә балаларым бар, дим. 1 март конне алып кайтып Мөслимдә жирләдек, 8 март көнне туганнарыбыз белән җыйнаулашып, Илнарның җидесен уздырдык.

“Опа-на”, дип әйтә иде ул
Шагыйрь, Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче Рүзәл Минһаҗев белән Илнар бик якын булган. Илнар Морзаханов турында да ул әрнеп сөйли. 
– Мөслим егете, якын дустым, күршем, киявем Илнар Морзаханов безнең арабыздан мәңгелеккә китүенә күңел ышанмый. Беркемгә дә күтәрелеп сүз әйтмәгән егет бит ул. Һәлак булуы турында белдем дә, егылдым. Тәүлек буе йоклый алмадым. Соңрак башкалар да ишеткән, – дип сөйләде ул безгә. – Берничә тапкыр егетләребезгә ярдәм илтәргә бардым. Куаклар арасыннан бермәлне Илнар килеп чыкмасынмы. Гел: “Опа-на”, дип әйтә иде ул. Әле күрешүебез турындагы видео да бар. Менә шундый эчкерсез, гади, кешелекле булып күңелләребездә яшәр ул Морзаһан. 
Рүзәл дустына багышлап шигырь дә язган. 

Булмый, бер нишләп тә, 
Аңлатып, сөйләп тә... 
Авыр шул  бигрәк тә...
 Морзаһан - йөрәктә...
 Ачынудан кала, 
Булмый, бер нишләп тә... 
Якыннар китәләр, 
Бәгырьне өтәләр... 
Сөйгәннәр көтәләр, 
Күз яшен сөртәләр... 
Яшь тамчысын йотып 
Гомерләр үтәләр... 
Бәхет килмәс инде, 
Күзләр көлмәс инде, 
Хаклык җиңмәс инде, 
Тынлык  иңмәс инде...
 Морзаһаным  минем, 
Хәлем белмәс инде... 
Күңелдә - Илнарым, 
Мәңге  үлмәс инде...

 

Фотолар: шәхси архивтан 

Язмага реакция белдерегез

8

1

28

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Урыннары җәннәттә,авыр туфрагы җиңел булсын

    • аватар Без имени

      1

      0

      Гаиләсенә күркәм сабырлык. РАББЫМ, илляр тынычланып китсен инде берүк. Сөлек кебек егетләребез эрям була.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллахыбыз куркэм сабырлыклар бирсен Кызганычка каршы, без бернэрсэ Эшли алмыйбыз

        Мөһим

        loading