16+

«Хәсрәтебезне эш белән дәвалыйбыз»

«Тимер җене кагылган» теләсә нинди техниканы «әх» тә итмичә сүтеп кире җыючы, искергән, сафтан чыккан машиналарга яңа сулыш өрүче, күп очракта үз мәнфәгате өчен түгел, ә җан рәхәте, күңел тынычлыгы өчен, яраксызга әйләнгән тимер-томыр өеменнән өр-яңа техника ясап куеп, могҗиза тудырырга сәләтле кешеләр турында шулай диләр. Ютазы районының Кәрәкәшле авылында...

«Хәсрәтебезне эш белән дәвалыйбыз»

«Тимер җене кагылган» теләсә нинди техниканы «әх» тә итмичә сүтеп кире җыючы, искергән, сафтан чыккан машиналарга яңа сулыш өрүче, күп очракта үз мәнфәгате өчен түгел, ә җан рәхәте, күңел тынычлыгы өчен, яраксызга әйләнгән тимер-томыр өеменнән өр-яңа техника ясап куеп, могҗиза тудырырга сәләтле кешеләр турында шулай диләр. Ютазы районының Кәрәкәшле авылында...

Яңа танышым өстәвенә бар белемен башкаларга да өйрәтергә тырышкан, эшләгән һәр эшеннән тәм табып яшәүче тырыш кеше дә булып чыкты. «Авылның бөтен малай-шалаен эшкә өйрәтә ул», - диләр аның турында авылдашлары. Нәфис абый эретеп ябыштыручы булып эшли. Төп эшеннән бушаган арада, улы Рәмис белән машина төзәтәләр, тимерне сәнгати чүкеп, капка-коймаларны, йортларны бизиләр, теплицалар ясыйлар.

- Менә бу тимер бөгә торган станокның детальләре капчык­ка җыелып куелган иде. Тимер-томырга илтеп тапшыр­макчы булганнар. Эшләгән эшем өчен шуны сорадым да, җыеп, эшкә яраклы итеп ясап куйдым, - дип таныштырды эш урынындагы төп горурлыгы белән хуҗа.
Авыл эшләрендә бик кирәкле трактор, комбайн да - үзләренеке. Шулар белән колхоз эшләренә дә чыгалар. Чәчү, сөрү, урып-җыю чоры булсынмы - авылдагы бер генә эш тә аталы-уллы Гәрәевләрдән башка булмый икән.
- Каян барысына да өлгерәсез? - дигән соравыма ул:
- Бөтен нәрсәгә өлгерергә мөмкин, теләк кенә булуы кирәк. Эшсезлек, дигән кешегә аптырыйм мин. Эшләрне бетерергә көн җитми. Кешенең тормыштан уңуы аның үзенең тырышлыгыннан гына тора. Акча юк, диләр. Ул - аяк астында, үрел дә ал гына. Улларымны да кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үссеннәр, дидем. Яңа уенчык белән уйный башлаганчы башта аны сүтеп, җимереп карыйлар иде. Аннан соң кире җыялар. Үсә-үсә, чын машиналарны да нәкъ шулай сүтеп җыярга өйрәнделәр, - дип җаваплады.
Хәер, хезмәткә мәхәббәтне үз балаларында гына түгел, авыл яшьләрендә дә уята алган кеше ул. «Иң яратмаганым - яшьләрнең урамда эшсезлектән тилмереп, сыра шешәсе күтәреп, тәмәке тартып йөрүләре. Шуңа күрә андыйларны күрсәм, остаханәгә алып кереп, вак-төяк эшләргә тарта идем», - ди Нәфис абый. Сүз, шелтә белән түгел, эш белән «акылга утырткан» ул аларны. Эш рәтен күреп, өйрәнеп киткән малайлар да, соңыннан килеп: «Абый, рәхмәт, вакытында акыл биреп, эшкә өйрәттең», - дип, рәхмәтләрен белдерәләр икән. Тормыш сабаклары алган кичәге урам малайлары гаилә корып, төпле эшләргә дә урнаша. Араларында үзләре үк йорт салып керүчеләр дә бар, ди.

«Уңышымның 80 проценты - Индирамнан»

Шушы кадәрле эшләрне йөгерә-йөгерә эшләр өчен күңел үсүе кирәк. Гаиләдә тынычлык, икенче яртың белән тигез мәхәббәтле булып яшәгәндә генә авыр эшләр дә җиңеллек белән эшләнә, бик ачы кайгы-хәсрәтләр дә бераз булса да җиңелрәк кичерелә. Ир - баш, хатын - муен, диләр. Тормышны хатын-кыз гына өстерәп, әллә ни майтара алмый. Шуңа да Нәфис абыйның тормыш иптәше Индира апа: «Нәфисебез - ныклы таянычыбыз. Исән-сау гына була күрсен. Кулыбыз да, аягыбыз да - барысы да ул. Аңа карап торабыз. Юата да, ярата да белә. Аның белән бергә кайгыны да күтәрү җиңелрәк булды. Йорттагы, тормыштагы бөтен мәшәкатьне, проблеманы хәл иткәндә дә аның акыллы, төпле киңәшенә таянабыз», -дисә, Нәфис абый, чын күңеленнән: «Гаиләдә иң мөһиме - бер-берең белән аңлашып яшәү. Җиде-сигез малайны ияртеп ашарга килеп кергәч тә, Индира бер авыр караш та ташламыйча, тиз арада озын өстәлен сузып, шуны тутырып куя. Минем шушы уңышларымның 80 проценты Индирамнан тора», - ди.

Бухгалтер булып эшләүче Индира ханым да хәләл җефетеннән калышмый үзе. Үзләрен артык мактауларын яратмасалар да, ирнең туганнары: «Бик матур яшиләр. Киленебез аш-суга да бик оста, тегә-чигә. Төп йортны карап, әниебезне тәрбияләп, соңгы юлга озатучылар да алар булды», - диләр.

Кызганыч, әлеге тырыш, булдыклы, матур гаиләне Аллаһы Тәгалә бала хәсрәте белән дә сынаган. Олы уллары - 24 яшьлек Айнур - өйләнешергә дип йөргән кызын Казанда калдырып кире өйләренә кайтканда, юл һәлакәтенә очрап һәлак булган. Кайгы ишек какканга ике ел вакыт узса да, яралар һаман шул ук. Алда телгә алынган остаханә дә - Айнурның мәктәптә укыганда ук ачып җибәргән эше.
- Балабыз бик тырыш иде. Ару-талуны белмәде, гел эштә булды. Машина төзәтү эшеннән тыш, КамАЗ алып, үзенең эшен дә ачып җибәргән иде. Ул вакытта күңеле сизенгәндер инде, Казанга барасы килмәде. «Әти, барып кайтыр­га инде, әмма барасым килми, аягым тартмый. Нишлим икән?» - дип кергәч, «И-и-и, улым, минем синең яшьтә чит ил машинам булса, әниең ни сораса, шуны эшләр идем», - дип, ризалык биреп чыгардым. Соңыннан һәлакәткә очравын күңелем белән сиздем. Аның белән бергә кечкенә улыбыз да барырга тиеш иде. Анысын җибәрмәдек, - ди гаилә башлыгы.
- Әле ярый анысы калган. Бу кайгылардан акылдан шашар идек, бала югалту бигрәк ачы шул. Яныбызда кызыбыз Диана зур терәк булды. Күз яше чыкса да, еламагыз, дип әйтеп кенә торды. Туганнар, дуслар да ярдәмнәреннән ташламады, рәхмәт аларга, - ди Индира ханым, күз яше аралаш.

Сүз уңаеннан, быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаган кызлары Диана да трактор йөртә, өйалды стенасын кирпеч белән үзе өеп куйган. Ни әйтәсең, алма агачыннан ерак төшми шул.
Әлеге гаилә белән танышып-күрешеп сөйләшүебез Нәфис абыйның юбилей көннәренә туры килгән икән. Шуны белгәч, язмам героена, гадәттә, түгәрәк даталар алдыннан бирелә торган сорау­ны бирдем. Ул исә:
- Гомер заяга узмаган. «Эх, менә шушы эшләр эшләнми калды», -дип зарланырлык үкенечләр юк. Бала хәсрәтен вакыт дәваламый, менә шушы эшләр белән бераз басыла гына төшә, - дип озатып калды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading