16+

Парковка урыны көндәшен кыйнап ташлаган

Парковка урыны көндәшен кыйнап ташлаган

Парковка урыны көндәшен кыйнап ташлаган

Парковка урыны өчен шәһәрдәшен кыйнап ташлаган иргә суд шартлы рәвештә өч ел ярым ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән. Аны «аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салу» җинаять маддәсе буенча гаепле дип таныганнар, дип хәбәр итә Чаллы шәһәр суды матбугат хезмәте.

Эш материаллары буенча, кибетләрнең берсе янында ике ир-ат арасында низаг чыккан. Машина кую урыны өчен эләгешеп киткәннәр. Низаг вакытында ирләрнең берсе йодрыклары белән көндәшенә ташланган. Күрәсең, ул иргә шактый кыен туры килгән. Зыян күрүчене хастаханәгә салганнар. Соңрак һөҗүм итүчене тоткарлаганнар.

Суд утырышында зыян күргән ир үзен кыйнаучының гафу үтенүен кабул иткән. Шулай ук гаепләнүчегә каты җәза бирмәүне сораган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading