16+

«Ятим баланы тәрбиягә алу оят түгел»

Ноябрьнең һәр икенче дүшәмбесендә Бөтендөнья ятимнәр көне билгеләнә. Сугыш, ачлык, чирләр, бәхетсез очраклар һәм башка сәбәпләр аркасында дөньяда миллионлаган бала ятим кала.

«Ятим баланы тәрбиягә алу оят түгел»

Ноябрьнең һәр икенче дүшәмбесендә Бөтендөнья ятимнәр көне билгеләнә. Сугыш, ачлык, чирләр, бәхетсез очраклар һәм башка сәбәпләр аркасында дөньяда миллионлаган бала ятим кала.

Бер гаебе дә булмаган сабыйларга яңа тормыш бүләк итүче изге җанлы кешеләр турында сүз кузгатасыбыз килә.

Болгарда яшәүче Янковскийлар гаиләсендә 4 бала тәрбияләнә. Аларның икесе балалар йортыннан алынган.

- Гаиләбезнең тулы булуын теләдек. Үзебезнең балабыз булмады, шуңа күрә балалар йортына барырга булдык. Сабыйны тәрбиягә алыр алдыннан әти-әниләр өчен махсус мәктәп үттек. Безгә барысын да аңлаттылар, бик күп файдалы мәгълүмат тупладык. Беренче улыбыз гаиләбездә очраклы барлыкка килде. Аның турында танышым сөйләде. Ирем белән аның янына хастаханәгә килә башладык. Ул авырый иде, соңрак баланың кыен хәлдә калуы ачыкланды. Беренче балабызны сайларга туры килмәсен иде, дип ялвардым. Теләгем чынга ашты, - дип сөйләде Елена Янковская.

“Балам терелә алырмы?” - дип йөрәгем өзгәләнде

 Янковскийлар гаиләсенә килгәндә ир балага нибары 6 яшь булган. Озак та үтми, гаиләдә тагын бер сабый барлыкка килә. Кечкенә Константинны да Елена белән Николай алдан сайлап куймаганнар. Әйтерсең, тормыш үзе барысын да алдан хәл иткән.

-  Сау-сәламәт балалардан әти-әниләр еш баш тартмый. Ә менә мөмкинлекләре чикле булып туганнар белән вәзгыять катлаулырак. Безгә дә шундый баланы гаиләгә алырга тәкъдим иттеләр. 10 операция ясарга туры килде, җиңел булмады, әлбәттә. Һәр операциядән соң: “Балам терелә алырмы?” - дип йөрәгем өзгәләнде. Костя Джи Джордия синдромы (иммун система, ашказаны асты бизе, йөрәк эшчәнлегендә җитешсезлекләр) белән авырый. Татарстанда андый балалар күп түгел. Без тәҗрибәле табибларны гына очраттык, алар балабызны аякка бастырырга ярдәм итте. Барлык операцияләр дә бушлай иде. Бердәнбер түләүле операциянең чыгымнарын капларга да "Русфонд" ярдәм итте. Без бик бәхетле, авырлыкларны җиңеп чыга алдык. Хәзер улыбыз гап-гади мәктәптә укый. 4 яки 5 төркемле мөмкинлекләре чикле булган балалардан курыкмагыз. Авыру балаларга әти-әни назын, җылысын тою аеруча мөһим. Бу хисләр дә кешене дәвалый, фикерен үзгәртә ала, ярату хисен бүләк итә, - диде Елена.

“Өмет юк”, – дип әйттеләр

Янковскийлар түземлеккә, сабырлыкка нык сынала. Көтмәгәндә 10 елдан артык үз балалары булмаган гаиләгә бәхет елмая. Елена авырга уза. Бер-бер артлы сабыйлары Роман һәм Мария дөньяга килә.

- Бала табу турында хыялларымны оныткан идем инде. Табиблар да өмет юк дип әйтте. Бу шатлыклы хәбәргә ышана да алмадым. Әйтерсең лә, бу төш, могҗиза гына. Тормышыбыздан бик канәгать. Идеаль әти-әни буласы килә. Кайвакыт: “Бөтенесен дә дөрес эшлимме? Балаларымны тигез яратаммы?” - дип уйланам. Балаларны тәрбиягә алгач үзем дә бик нык үзгәрдем. Элек эштән кайтып кергәнем булмады, гел каядыр ашыктым. Ә хәзер мин үземне чын әни итеп хис итәм. Бөтен вакытымны балаларга багышлыйсым килә, - дип уртаклашты әңгәмәдәшебез.

Елена Янковская журналистика өлкәсендә эшләүдән читләшсә дә, җәмәгать эшчәнлеген ташламый. Елена һәм Николай балаларны тәрбиягә алган ата-аналарга ярдәм итү үзәге булдырганнар.

- Бөтен ятимнәрне гаиләләргә урнаштырып бетерсәк тә, балалар йортлары янәдән тулачак. Ятимлек проблемасына төрле яклап карарга кирәк. Ятим балаларны алган гаиләләргә дә ярдәм күрсәтү мөһим. Баланы гаиләгә урнаштыру белән эш тәмамланмый. Балаларның психологик яктан яралары булырга, ә әти-әниләрнең үз вазыйфаларын үтәргә әзерлеге җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә үзебез яшәгән җирлектәге гаиләләргә ярдәм итәргә булдык. Күп кенә проблемаларны аралашып кына чишеп була. Әгәр баланың психикасы белән җитди проблемалар булса, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балаларны гаиләләргә урнаштырудан кала, бу гаиләләргә ярдәм итү мөһим, - ди Елена Янковская. 

Ятим баланы тәрбиягә алу оят түгел

Татарстанда ятимнәрне гаиләләргә урнаштыру буенча актив эшчәнлек бара. Ә шулай да, Елена Янковская сүзләренчә  бу өлкәдә пропаганда җитми.

– Балалар йортында үскән сабыйларның нәселе начар дигән фикерләр дә бар. Барысы да тәрбиядән тора. Гаиләдә үскән ятим балаларның тормышы җайлана, ә инде балалар йортында гына тәрбияләнгәннәр буенча статистика начаррак. Ятим баланы тәрбиягә алу оят түгел. Киресенчә,  бу олы йөрәкле кешеләрнең ихлас гамәле, – ди әңгәмәдәшебез.

 Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә» иҗтимагый оешмасы республика җитәкчелеге белән берлектә үзенчәлекле проект булдырылган. “ПАПАМАМАЕСТЬ” программасы кысаларында волонтер фотографлар Татарстанның төрле балалар йортларында булып ятимнәрне фотога төшергәннәр. Проекта катнашкан 110 баланың 11е гаиләле булган.

Балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәрнең хыялларын ашырырга, изге гамәлләр эшләргә теләүчеләр өчен тагын бер мөмкинлек бар. Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә Яңа ел бүләге алып, Кыш бабай ролен үтәп була.

– Без балалардан аларның иң зур хыялларын сораштык. Яңа елга бүләкләр исемлеге тупладык. Акциядә катнашырга җиңел булсын өчен, бүләкләрне маркетплейслардан сайладык. Һәркем сылтама аша кереп, баланың хыялы белән таныша ала, – диде Елена.

- Балалар йортында еш булырга туры килде. Ятимнәр әти-әниләренең җылысын, назын тоя алмыйча үсәләр. Балалар йортларында киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр эшли. Сабыйларга бүләкләр бирүче, ярдәм итүче хәйриячеләргә дә рәхмәт. Тик шунысын онытмыйк: балага бәхетле булыр өчен гаилә кирәк, - дип йомгаклады күпбалалы ана, активист Елена Янковская.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading