Сикәлтәле тормыш сукмаклары үткән, нинди генә сынаулар булмасын горур атлап алга барган әлеге мөлаем ханым сандугачлар көнләшерлек моңлы тавышлы, биюгә оста...
Күп санлы мактау кәгазьләре иясе (аларны барлап чыгу да шактый күп вакытны ала) галимә, укытучы (мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдән алып югары уку йорты студентларына белем бирүгә чаклы), оста оештыручы, КФУда иң үрнәк хезмәткәр Румия Хисаметдин кызы Мостафина турында сүзебез.
Сикәлтәле тормыш сукмаклары үткән, нинди генә сынаулар булмасын горур атлап алга барган әлеге мөлаем ханым сандугачлар көнләшерлек моңлы тавышлы, биюгә оста... Ә тормыш йомгагын әңгәмәдәшем беренче сүзеннән үк җәлеп итәрлек, йотлыгып тыңларлык итеп сүтә белә ул...
Сүзне үзенә бирик.
ТАМЫРЛАР. Әтидән башлыйк. Әтиемнең әтисе, бабам Мисбахетдин Аксубай районы Иске Кармәт авылыннан. Узган гасырның 1930 елларында биредән күчеп киткәннәр. Реформалар башлану белән бәйлиләр моны. Бәхет эзләп Үзбәкстанның Сәмәркандка барып урнаша алар. Вакытлыча дип килүләр гомерлеккә була, төпләнәләр. Ә юл газапларын әйтеп бетергесез, 7 сабыйлары белән чыгып китсәләр дә, ни кызганыч, юлда алар барысы да гүр ияләре була. Ә Сәмәркандта әтием Хисаметдин, сеңлесе Гөлнәзирә дөньяга килә. Әбием әтиемә 16 яшь булганда авырудан үлеп киткән. Бабам Мисбахетдин белән сөйләшеп утырырга ярата идек.
Әтием ягыннан балаларны тәрбияләүгә зур игьтибар бирелгән. Әйтик, менә моны эшләргә ярамый, дип кисәтәләр бит. Ә шул ук вакытта моның сәбәбен дә аңлаталар. Ни өчен дигән сорау бирергә урын да калмый. Ә әтиемнең нәсел-нәсәбе сәүдәгәрләргә барып тоташа. Менә шуңа күрә төгәл фәннәр безгә җиңел бирелә. Аксубайда әле дә аларның кибетләре, өйләре исән, тарих үрнәге буларак сакланган. Алар 1800 төзелгән дигән мәгълүмат бар. Аксубайга никтер кайтырга яратмады бабам. Сәбәбен үзе генә белгәндер. Әтием Сәмәркандта инженерлыкка укыган.
Әнием Дөрия 1940 елда Сарман районының Чукмарлы авылында туган, Әтисе Бөек Ватан сугышында 1941 хәбәрсез югалган. 1942 елда әниемнең әнисе йоклаган җирдән үлеп китә, алар 3 кыз тома ятим кала. Олысына 17 яшь, уртанчысына 4 яшь. Кечесе, ягъни минем әниемә 2 яшь була. Әниләре ягыннан әбиләре бик олы яшьтә булса да, аларны ничек тә карарга, тәрбияләргә тырыша. Әмма үзе дә килен белән яши. Улы сугышта. Шуңа ерак китеп булмый. Ул елларда ятим калган балаларны карау, тәрбияләү өчен хөкүмәт тарафыннан ярдәм күрсәтелеп килгән. Аңа районнан вәкилләр килеп: “Бу балаларны карый алмыйсың, ятимнәр йортына билгелик”, диләр. Шул вакытта 17 яшьлек олы апасы Тәскирәне торф эшләренә җибәрәләр. Ә калган ике кызны Салкын алан авылында ачылган интернатка алалар. Әни бәләкәй булса да, тормыш юлындагы тетрәндергеч мизгелләрне еллар үткәч тә, безгә дә бәян итте. Әле дә сөйләгән һәр сүзе күңелем түрендә якты хатирә булып саклана.
Әнием 5 яшендә үлемнән кала, күрәсең. Авырудандыр инде. Аны үлгән дип уйлап одеялга төрәләр дә келәткә кертеп куялар. “Шунда ятам, ди, тишектән күрәм, Шура апа бара (балаларны караучы апа, няня була инде). Келәтнең бер җирендә мин генә сыярлык урын бар иде. Шуннан чыктым да Шура апа каршына бастым. Ә ул аңын җуеп егылмасынмы”. Аллаһы Тәгалә шулай гомере буе саклаган аны. Әнием кечкенәдән үк чын артист кебек булган. Шаян-шук, һәркем белән аралаша, уртак тел таба белгән. 1948 ел булгандыр, сугыштан соңгы чор. Интернатта тәрбияләнсәләр дә, алар авыл балалары белән бер мәктәпкә йөргәннәр. Ә бу елларда авылда ачлык, балалар бик арык булган. Әниемнең үзенә бик якын иткән дусты Заря авыру бала булган. Көчкә йөргән ул бичара. Ике атна мәктәпкә килмәгәч, әнием Заря янына үзе барырга булган. Күчтәнәчкә диптер инде, әнием бер кисәк шикәр һәм бер телем икмәкне яшереп калдыра алган.
Дусты, шактый маҗараларга юлыккан, шук малай Айратка да шул ук әмерне биргән. Дәрес беткәч, тәнәфес вакытында болар Заря янына кузгалган. Бахыркай ятып кына тора, көчкә сулыш ала, ди. Әнием дустына шикәр, икмәк кисәге биргән. Белмим, шул күчтәнәчнең сихәте булганмы, яки гомере бетмәгәнме, Заря исән калган. Мондый төр гыйбрәтле хәлләр шактый. Әниемнең мәрхәмәтле, кешелекле булуы безгә дә бирелгән. Апасы Тәскирә торф эшләреннән авылга кайтып күренекле татар язучысы Әзһәр Габидига кияүгә чыга. Җизнәбез 20дән артык китаплар авторы, шигырьләрнең тематикасы күбрәк аның туган авылы табигатенә багышлана. Тәскирә апаның 6 баласы арасыннан 5се педагоглар. Әнием Кузнецк шәһәрендә һөнәри училищены тәмамлый. Авылда калырга теләмичә диптер инде, уртанчы апасы Закирә һәм аның ире янына Урта Азиягә китә.
1950-60 еллар. Сәмәрканд үзәгендә шаулатып-гөрләтеп татар "пятачоклары" үтә. Әнием дә бирегә чыга. Яшьләргә танышу өчен иң кулай урын. Бермәлне үзенең игътибары зәңгәр күзле, аякларына ялтырап торган бәтинкә, ап-ак күлмәк, пөхтә итеп үтүкләнгән чалбар килгән егеткә юнәлә. Әнием шул гармунчы янына килеп баса да, җырлый башлый. Аның моңлы тавышына кушылып башкалар да көй суза. Бу булачак тормыш иптәше белән тәүге очрашулары була. Әмма... бар да алда.
Әнием шундагы җирле заводка эшкә урнаша. Торак мәсьәләсе дә бик тиз хәл ителә. Авылдашы Зәйнәп түтигә фатирга керә. Станок артында эшли. Гади эшчедән бригадирлыкка кадәр күтәрелә. Әнием белән әтием очраклы гына янә урамда очрашалар. Баксаң, әтием йорт аша гына яши икән. Зәйнәп түти егетне мулла Мисбахетдинның улы бу, ди. Менә шулай очраклы очрашулар аша йөреп китә алар. Өйләнешәләр. 1967 елда мин, аннан соң энем, сеңлем туган. Бик нык җаваплы кешемен, шул хис мине гомерем буе озатып йөрде. Мәктәптә мине “Архимед” дип йөртәләр иде. Чөнки төгәл фәннәр миңа җиңел бирелә. Үзем дә аңламыйм. Бәлкем, әтием тәрбияседер. Әтием төрле логик мәсьәләләр чишәргә бирә иде. Аңардан белем чишмәсе һәрвакыт ургылып торды.
БАЛАЧАК. Минем сыйныфымда 29 милләт вәкиле белем алды. Кем генә юк. Кайчандыр күченеп килгәннәр. Рус телендә аралаштык. Һәр халык та үз гореф-гадәтен алып килгән, башкалар белән дә уртаклашып дус-тату, күңелле яшәдек.
Сәмәркандта берничә буын бергә яши, бергә аралаша; әби-бабай бер йортта, балалар үзләре бер йортта, оныклар өйләнгәч, тагын бер йорт салына, килгән кунаклар өчен җыйнак кына тагын бер йорт бар. Балалар, ничә яшьтә булсалар да, әти-әниләренә «сез» дип эндәшә. Ярдәмләшеп бергә тормыш итәләр иде. Менә Мисбахетдин бабам да әниемә булышу йөзеннән гел безне тәрбияләү белән мәшгуль булды.
Әтиебез гел командировкаларда йөрде. Тыныч, басынкы кеше булганга, шәһәр шау-шуыннан ерак торуны кулай күрә иде. Ә әнием холкы белән тынгысыз кеше, аралашудан башка яши алмый. Безне алып берүзе әтиемнең туганнарына чыгып китә. Җәен бездә эссе бит, шуңа ул вакытта без каядыр башка шәһәргә китә идек. Казахстанга да барып кайтуларыбыз хәтердә.
УКУ. Кече яшьтән үк әнием бездә әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт уятуга зур игьтибар бирде. Шигырь сөйләүгә килгәндә, аны аерым бер интонация белән сәнгатьле итеп нәкъ чын артистлар сыман сөйли белергә кирәк иде. Өебезнең түрендә баян тора. Бәйрәм була калса, әнием җыр суза. Ә әтием баян телләренә баса. Читтән карап торсаң, гаилә квартеты инде менә. Әлеге гадәт еллар дәвамында да сакланган. Ә менә мин хисләремне күрсәтүдән, кеше алдында чыгыш ясаудан тайчына идем. Ә 10 сыйныфны тәмамлаганда соңгы чыгарылыш имтиханында миңа Пушкин шигырен сәнгатьле итеп сөйләү чыкты. Мин ихластан ул шигырьне сөйләдем. Беркемне ишетмим, үз хисләрем чолганышында бары мин берүзем. Имтихан ахырында мине бөтен укытучылар, укучылар алкышлап озатты.
Әниемнең: "Менә сез минем өч балам, ни генә булмасын, өчегез дә югары белем турында диплом алып кайтып, өстәлгә куярга тиешсез”, дигән сүзләре безгә этәргеч биргәндер. Туганнарым Татарстанда яшәгәч, алга таба белем алу өчен Казанга китәргә булдым. Әниемнең корылыгы да бар иде. Ул кызын каядыр чыгарып җибәрүгә шактый озак карышты. Әтием минем якта булып чыкты. Ахыр чиктә әнинең ризалыгын алуга ирештек.
Әтием белән КАИга килдек. Кабул итү комиссиясендә: “Укырга керү өчен 280 ир-ат гариза бирде, ә кызлар арасында сез бердәнбере. Машина төзелеше – ирләр өчен, мең кат уйлагыз”, диделәр. Өмет өзелде. Алга таба киттек. Әтием белән киңәшләшеп Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Анда укыган еллар яшьлекнең иң матур чоры иде. Нинди генә чара үткәрелмәсен, без анда алдынгы булдык. Уку йортын тәмамлаганнан соң хезмәт юлымны Казанда һөнәри училищеда башлап, ары таба Чаллыда дәвам иттем. Укытучы һөнәрен сайлаган кеше йөзек кашы кебек, игътибар үзәгендә: агитатор да, артист та, оештыручы да. Балалар белән кулга кул тотынып эшләүләр иң рәхәте. Моннан тыш, алар күңеленә ачкыч табып, гыйлем орлыклары салу хезмәтеңнең иң югары нәтиҗәсе.
ГАИЛӘ. Чаллыда мәктәпкә эшкә урнаштым, тормыш иптәшемне очратып кияүгә чыктым. Икең дә бер үк һөнәр иясе булу чын терәк икән ул. Кияүгә чыкканчы: «Токмач та кисә белмим бит, нишләрмең?» – дия идем үземә. Шәһәрдә үскән кыз бит. Авылда туып-үскән дус кызым сыер саварга да, каз йолкырга да, терлек карарга да өйрәтте. Килен булып төштем, токмач ашы да пешердем, шөкер.
Тормыш иптәшем белән бер-беребезнең әти-әниебезгә «әти», «әни» дип эндәшә башладык. Безне шулай тәрбияләделәр. Без һәрвакыт бөтен нәрсәне киңәшләшеп эшлибез. Сабыр булсаң гына авырлыклар сизелмичә уза...
Ике улым да Чаллыда дөньяга килде. Олы улыбыз Дамир 1993 елда туды. Баланың сәламәтлеге белән бәйле кайбер читенлекләр булгач, аны спорт түгәрәкләренә йөртергә кирәк иде. Шөкер, тиз аруланды ул. 1998 елда төпчегебез Динар да дөньяга килде. Яшь аралары 5 ел. Шул арада мин укытудан тыелып тордым. Балалар белән күпме вакыт бергә үткәрү мөһим түгел, ә шул вакытны мөмкин кадәр файдалы уздыру зур роль уйный. Алар тормышка мөстәкыйль, аның асылына төшенеп, барлык кыйммәтләрне исәпкә алып үсәргә тиеш.
1996 елда әти-әнием Сәмәркандтан Зәй районы Имәнлебаш авылына күченеп кайтты. Йорт тулы тавык, чебеш асрадылар. Ә ветеринария факультетын тәмамлаган сеңлем авылга кайтып җирле хуҗалыкка урнашты. Аларга кунакка кайткан саен шаккатып килә идек. Өйне гел үзгәртеп тордылар. Әтинең ярдәмчеллеге бөтен авылга таралды. Күрше-тирә гел ярдәм сорап керә, беркемгә каршы килми.
2005 елда без Казанга күченеп килдек. Әтием бу вакытта чирли башлаган иде инде. 2008 елда авыр чирдән арабыздан китеп барды. Минем өчен зур кайгы, тетрәнү булды бу.
Әнием исә 2022 елда кинәт кенә китеп барды. “Кеше кулына калмасам ярар иде”, дип гел әйтә килде. Аллаһы Тәгалә ишетте булса кирәк, кинәт кенә инсульттан ул безне калдырып фани дөньяга күчте. Ә моңарчы күпме ялгыз калган, мохтаҗ әби-бабайларга ярдәм итте үзе.
Язмышта булган авыр сынауларны җиңәргә тормышны ярату, кешеләр белән эчкерсез аралаша белү, үз-үзеңә бикләнми яшәү ярдәм иткәндер миңа.Унҗиде ел дәвамында Казан федераль университетында мәгариф департаментының өлкән хезмәткәре булып хезмәт куям. КФУның ветераннар советы белән дә актив эш алып барабыз без. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә маскировка челтәрләрен үрергә йөрибез. Бердәмлектә - көч. Көч-куәт булган вакытта бары алга барырга кирәк. Бу тормыш кагыйдәсе.
БАЛАЛАР. Аллага шөкер, балаларымнан бик канәгатьмен. Ике улыбызга да гаилә традицияләрен хөрмәт итеп, аларны саклап яшәүгә төшендереп үстердек. Алар алда әйткәнемчә, кече яшьтән мөстәкыйль булып үстеләр.
Әнием исән чакта ике улым, гитарада уйнап туганнарыбыз каршында чыгыш ясап, осталыкларын күрсәтә иде. Балаларымның икесе дә татарча яхшы белә. Бу җанга аерым бер рәхәтлек бирә. Эшкә дә батыр алар, бу хатын-кыз эше дип тайчанып тормыйлар, идәнен дә, керен дә юалар. Кече улым пешергән беленнәрне эшкә алып килеп сыйлаган идем. “Бигрәк тәмле, кайсы кафедан алдың моны”, дип сорыйлар. “Улым пешерде”, дигәч, шаккаттылар. Балаларыбызның уңышын күрү без – әти-әни өчен зур сөенеч. Чөнки тәпи киткәннән бирле без аларга мәрхәмәтлелек, олы кешегә ихтирам хисе, олыны-олы, кечене-кече итә белегез, дигән тәрбия орлыклары салып үстердек. Кыскасы, оясында ни күрсә…
Комментарийлар
6
0
Укуы бик рзхәт булды.Рзхмәт,матур язмаларыгыз нинди матур,соклагдыргыч хәтирәләр.Исәнлек телим сезгә.
0
0