16+

“Инсаф, улым, бәлки анда бармассың”

Мамадыш районы Урта Кирмән авылында яшәүче Люция һәм Фәрит Нуруллиннар гаиләсендә соңгы вакытта шаярткан, көлгән шат тавышлар да ишетелми...

“Инсаф, улым, бәлки анда бармассың”

Мамадыш районы Урта Кирмән авылында яшәүче Люция һәм Фәрит Нуруллиннар гаиләсендә соңгы вакытта шаярткан, көлгән шат тавышлар да ишетелми...

“Җибәрәсем килмәде аны”
– Барлык уй-хыяллар улыбыз үлгәннән соң челпәрәмә килде. Яшәмибез хәзер, көн күрәбез. Әле әтисе белән хастаханәдә, ашказаны асты бизе белән бәйле бер-бер артлы ике операция кичерде. Килсә килә бит ул, – диде Люция апа. 

Гаилә башлыгы Фәрит абый да, хатыны Люция апа да чыгышлары белән Мамадыштан.  Кызлары Гөлүсә инде гаиләле, хәзер шәһәрдә яши. 
Уллары Инсаф, исеме җисеменә туры килеп, кешелекле, миһербанлы, ярдәмчел булып үсә. Кече яшьтән үк хәрби хезмәт юлын сайлау турында хыяллана. 

– Тышкы кыяфәте белән әтисенә охшаса да, холкы белән минем абыем кебек иде ул, – ди Люция апа. – Бигрәк тыңлаучан, басынкы малай булды. Бәләкәйдән үк чиста-пөхтә йөрде. Башка балалар белән урамга чыгып китә, тәрәзәдән карап торам. Башкалар җыелган суларга кереп уйный, баталар, чумалар. Ә ул аяк ки¬емнәрен пычратмас өчен сулы җирләрне урап уза. Өйгә аяк киемнәре, өс-башы чип-чиста килеш кайтым керә иде. Апасы өйрәтте аны чисталыкка. Аралары 8 яшь булса да, бик тату булдылар. Техника тирәсендә кайнашырга яратты Инсаф, мотоциклларын ремонтлап, урамнардан җилдерер иде. Спорт ярышларында катнашты, хәтта физкультура факультетына укырга керергә дә хыялланган иде. Әмма баллары җитмәгәнлектән, үтә алмады. Түләүлегә кер, дип тә карадым, гаделлекне сайлады. “Үз көчем белән кереп укыйсым килә”, – диде. 

2020 елда Түбән Камадагы Н.М.Лемаев исемендәге нефтехимия һәм нефть эшкәртү көллиятен тәмамлый егет. Анда укыганда да спортны ташламаган Инсаф, көллият данын яклап республика ярышларында катнашып, җиңүләр яулаган. 

Люция апа улы турында елый-елый сөйләде. Инсаф турындагы истәлекләрне һәр¬берсен бар нечкәлекләре белән күңеленнән үткәрде. Нефтехимия берләшмәсенә эшкә дә урнаша егет, кайдан гына ишеткәндер, район хәрби комиссариатына барып, килешү төзергә теләге барлыгын җиткерә. 2020 елның октябрендә туганнары белән хушлашып юлга кузгала Инсаф.

– Җибәрәсем килмәде аны, күңел сизгәндер инде. “Инсаф, улым, бәлки анда бармассың”, – дип, кат-кат әйтеп карадым. Аны Самара өлкәсенең Волжский районы Рощинск шәһәрендә урнашкан мотоукчылар дивизиясенең хәрби частенә билгеләделәр. Таулы Карабахта чуалышлар башлангач, аларны Россиянең тынычлык урнаштыручы көчләре составында Әрмәнстан Республикасына җибәрәләр. Бу – Инсафның беренче “кайнар нокта”да катнашуы иде, әле «За участие в миротворческой миссии в Нагорном Карабахе» дигән медале дә бар, – дип горурланып сөйли улының батырлыгы турында әни кеше. 

«Инсаф, син окопка төшмә, үләрсең»
 2021 елның декабрендә Иисаф Екатеринбург өлкәсенең Елань шәһәрендә урнашкан округ уку үзәгендә БТР йөртүче һөнәрен үзләштерә. Шул вакытта Казахстан дәүләтендә халык чуалышлары башлана. Әлеге илнең Президенты чакыруы буенча, ОДКБ гаскәрләре составында егетләребезне бирегә җибәрәләр. Бер атна дигәндә Казахстанда тынычлык урнаша, әлеге мотоукчы гвардия аннан чыгарыла, Инсафлар кире Самарага кайтарыла.

– 2022 елның феврале. Ул вакытта хәрби операция башланачагын белмәдек, – дип көрсенә Люция апа. – Украина чигенә китергәннәр аларны. Урманда палаткаларда яшәделәр. “Җир өстендә, йокы капчыкларында йоклыйбыз”, – дип сөйли иде улым. “Соң мин сине җир өстендә йоклар өчен үстердеммени”, – дип күпме борчылдым бит. 24 февральдә инде махсус хәрби операция башланганын хәбәр иттеләр. Безне курку басты. Кайбер кешеләр бу хәбәргә әллә ни әһәмият тә бирмәде. Күбесе, балалары хәрби булмагач уйламагандыр да. Ә без яңалыклар тыңлап кына яшәдек. Хәрби операция башлану белән көн-төн догалар укып, Ходайдан улымның исәнлеген сорадым. Инсаф үзенең иптәшләре белән Изюм, Лиман, Лисичанск шәһәрләре өчен барган бәрелешләрдә катнашкан. Аның белән бергә хезмәт иткән Ульяновск егете Влад соңрак сөйләвенчә, Инсаф башта өлкән укчы, пулеметчы, аннан гранотометчы, соңрак БТРда төзәүче була. Берничә тапкыр улым үлемнән кала. Март аенда төнге бәрелеш вакытында аларның БТРы эченә снаряд килеп керә, әмма шартламый. Инсаф атылып чыгып кала, бер иптәшенең аягы яралана. Бер тапкырында телефоннан аралашканда Инсаф төш күрүе турында сөйләде. Урта Кирмән урта мәктәбендә педагог-оештыручы булып эшләүче Раилә апасы: «Инсаф, син окопка төшмә, үләрсең», – дип әйткән ди. Ышанасыңмы, әни, икенче көнне үк, бер бәрелеш вакытында окопларга йөгереп төшкән иптәшләрем минага эләгеп һәлак булды, мине ниндидер көч анда төшермәде. 

“Күпме кешене үлемнән коткарды”
6 июнь көнне Инсаф каты яралана, аягына снаряд ярчыклары кадала. 8 июньдә Луганск шәһәренә барып, аларны алдыра, госпитальдә ятарга тәкъдим итсәләр дә, Инсаф баш тарта. 26 июньдә Лисичанск шәһәре өчен барган сугышларда аның якын дусты Влад снаряд ярчыгы тиеп, каты яралана. Инсаф дусты янына ташлана, башка сугышчан иптәшләре белән Владны якындагы БТР га кадәр алып чыгалар. Яралы сугышчыны якындагы медикларга илтеп тапшыралар, шулай итеп ул исән кала.

– Влад берничә операция кичергән, әле дә госпитальдә дәвалана, улым турында елый-елый сөйли. Инсафның Можга шәһәрендә яшәүче тагын бер дусты Егор белән дә аралашып торабыз. “Ут астында күпләгән яралыларны сугыш кырыннан алып чыкты. Бервакыт үземне дә үлемнән коткарды. Урманда засадада утырганда мина кырыенда булып чыкканмын. Инсаф минаны күреп алып, аны шартламас хәлгә китерде. Бер авыл янында бүлекчәбез камалышта калдык, Инсаф барыбызны да куркынычсыз җиргә алып чыга алды”, – дип сөйләде ул. Лиман шәһәре өчен барган бәрелешләрдәге кыюлыгы өчен Инсаф улым 2022 елның 30 июнендә «За боевое отличие» медале белән бүләкләнә. 2022 елның җәй айларында Луганск өлкәсенең Лисичанск шәһәре өчен бик каты бәрелешләр була. Безнең белән телефоннан соңгы сөйләшүе дә шул тирәдән булган күрәсең, – дип сөйлиЛюция апа елап. 

“Могҗиза көттек”
Кайгылы хәбәр аларның гаиләсенә 19 июльдә кайтып ирешә – 18 июль көнне, Луганск шәһәреннән 80 чакрым ераклыктагы Белогоровка бистәсе янында Инсаф Нуруллинның гомере өзелә. 

– Йөрәк барыбер тоя күрәсең, бик борчылдым ул көннәрдә. 19 июльдә хәрби комиссар шалтыратып әйтте. Инсафны 23сендә алып кайттылар. Шул арада яшәмәдек дияргә була. Соңгы чиккә кадәр, бәлки Инсаф булмас, бәлки ялгышканнардыр дип, өметләнеп могҗиза көттек. Юк шул. Шалтырата алмаса, смс булса да яза иде. «Әни, минем белән барысы да яхшы, борчылма», – дия иде. Шалтыраткач, ату, шартлау тавышлары ишетелеп торды. «Анда шартлаулар ишетелеп тора бит», – дигәч: «Әни, барысы да яхшы булыр, борчылма», – дип юата иде. Һәр көнен планлаш-тырып, вакытының һәр минутын кадерләп яшәде. Гомеренең кыска булганын сизенгән кебек, барысына да җитешергә ашыкты, – дип искә ала әни кеше. 

Хәрбине 2022 елның 23 июлендә Урта Кирмән авылы зиратында җирләгәннәр. Аның белән хушлашырга республика һәм район җитәкчелеге вәкилләре, җирле халык, туганнары, якыннары, классташлары, укытучылары, район хәрби комиссариаты вәкилләре дә килгән. Үлгәннән соң Инсаф Нуруллин «Кыюлык» ордены белән бүләкләнгән. 

– Безнең белән яшәүче әбисен бик ярата иде улым. Илләр тынычланып, туган йортына кайткач, безне Кавказга ял итәргә җибәрергә, ә әбисен Мәккәгә хаҗ кылырга алып барырга хыяллана иде. Әни, әбигә чит ил паспорты хәстәрләп куегыз, күтәреп булса да, алып барам, дип сөйли иде. Әбисенә 86 яшь. Бик борчылды инде, хәзер улыбыз рухына көн дә догалар укый, – дип хушлашты Люция апа безнең белән. 

  
 
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

18

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яп яшь жанашым Урынын ожмахта булсын.. Эти энисенэ куркэм сабырлык

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллах сезгэ сабырлыклар бирсен инде балагызнын урыныы жэннэттэ булсын Я раббыи.

      • аватар Без имени

        0

        0

        И Аллах НИЧЕК ТУЗЕП ТОРАСЫН БУ ХЭЛялЭРГЭ. КЫРЫЛА ГЫНА Бит БАЛАЛАР.

        Мөһим

        loading