- Кызымны тапкач та, төп ярдәмчем каенанамның каенанасы - әби булды, - ди Нурисә, күз яшьләрен сөртеп. - Ул мине бик яратты. Кызым дип кенә торды. Урыны җәннәттә булсын!
Кадерле кешең турында үткән заманда сөйләве җиңел түгел шул. Әле быел көз аенда гына әбиләре гүр иясе булды. Нурисә аны яшь баланы карагандай карады. Якты дөньяда озын гомер яшәгән ак күңелле карчык, туксан берен тутырганда, һәммәсенә дә бәхиллеген биреп, бакыйлыкка күчте.
Ә аңарчы бу гаилә дусларын сөендереп, көнчеләрне көендереп, бер түбә астында ике каенана, ике килен - дүрт буын булып яшәде. Нурисә белән Фәниснең балалары: бер кыз, бер малай. Инде алар да буй җитеп киләләр. Берсенә - 16, икенчесенә 14 яшь. Кызлары быел әнисенең юлын дәвам итеп, педагогия училищесына укырга керде. Малайлары Данис Олы Елга мәктәбендә укый.
Мин бу гаиләне күптәннән беләм һәм сокланып туя алмыйм. Нурисәнең сабырлыгына шаккатарлык. Бик күпләр бүгегесе көндә өлкәннәр белән яшәргә теләмичә, туган нигездән кубарылып башка чыгып, әллә ниләр кыланган бер заманда, ул сабыр гына каенана белән яши бирә. Билгеле инде, монда төп тотка Фәнистә. Әгәр дә ул, халык әйтмешли, ике бозауга печән аерып бирә белмәсә, өйдәге тынычлык та, нур да булмас иде.
Бер авызга карасаң, тормыш җайлы була ул, - дигән иде миңа әни кияүгә чыкканда, фатихасын биреп, - ди Нурисә. - Бик әйбәт гаиләгә туры килдем, язмышыма рәхмәт.
Әрләшү - эшсезләр эше
- Безне хезмәт дус яшәтә, - ди хатынының сүзен куәтләп Фәнис. - Талашып, бер-беребездән гаеп табып торырга вакытыбыз юк. Мин көн буе эштә. Хәзер авылыбыз хуҗалыкларындагы газ өчен җаваплы кеше, район үзәгенә йөреп эшлим. Өйгә кайткач, мал-туар янында. Мал тотсаң, аларны карарга, ашатырга печәнен-саламын әзерләргә кирәк. Бәрәңгесен, яшелчәсен үстерәсең. Ачуланышу - эшсезләр эше ул. Аннары гаиләдә һәркемнең үз урыны бар.
- Киленем бик уңган, бәйли дә, тегә дә, пешерә дә, юа да, җыя да. Камыр эшен генә аңа бирмим. Чөнки үзем пешерергә, тәмле дип, рәхмәт әйтеп ашаганнарын яратам...
...Әнә шулай уздырыштан бер-берсен шактый мактады алар. Бу сүзләрне тыңлап тору да рәхәт иде. Димәк, һәрберсе гаиләләренең нурын бүтәннәрдә күрә, үзен үзәккә куймый. Балалар да бәхетле булуның серен өйрәнеп үсәләр.
«Авылны макта, шәһәрдә тор!» - дисәләр дә, Шәйхетдиновларның нурлы өйләреннән чыгып киткәндә, минем: «Авылда тор, шәһәрне макта!» - диясем килде. Бәхетләрен читтән эзләмичә, туган җирдән, туган нигездән тапкан, күп көч кергән хәләл хезмәтләре белән көн иткән бу гаиләгә хөрмәтем тагын да артты. Халкыбызның рухын, җанын, буыннар бәйләнешен саклап тотучы, нурлы өйле авылларыбыз гына бетмәсен иде инде. Чөнки Фәнис белән Нурисәнең уллары Данисның да хыялы туган авылда, төп нигездә калу ич.
Рәсем асты: 1. Фәнис белән Нурисә балалары һәм кунак кызы Диләрә белән.
2. Олы каенана - Мәрфуга апа.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар