– Нәфисәттәй, Нәфисәттәй, ишетәсезме? Өйдә кеше бармы икән?
Өйнең алгы як ишегеннән килгән тавышка карчык уянып китте. Килен дә эштә чак, кемдер бар, ахырсы...
– Әйдүк-әйдүк, түрдән уз, менәттерә танымый торам үзеңне. Бер күзем начаррак шәйләсә дә, икенчесе әле бик яхшы күрә. Кемгәдер ошатам да, тавышың да таныш кебек.
– Мин Түбән оч Закирның шахтага барып урнашып, шунда гомер иткән кызы Заһирә булам. И, Нәфисәттәй, сез дә, олыгаеп беткәнсез...
– Заһирә балам, үзең дә яшь күренмисең, әле пинсәгә чыктыңмы соң?
Шунда Заһирә көтмәгәндә уфылдап куйды.
– Тукта, минем кебек, карт-корткага әйләнергә, уфылдарга ашыкма. Авызыңда тешең бетсә, яңа күлмәгең киелмичә тузмый калса, кызыгы калмый икән бу тормышның. Ярый ла, яныңда чуарланып йөрүчеләр янәшә булса, аларга да сүз әйтмә икән. Картлык, һай тынычлыкны яратса да, аңа тынычланырга юл куймаска кирәк. Шау-шулы бала-чагалар гөрләп торган тормышка ни җитә!
Заһирә карчыкны бүлдермичә тыңлады. Әллә ничә чакрымнар йөреп кайткан аяк-кулларының хәлсезлеген, арганлыгын Нәфисәттәйләрнең болдыр баскычына утыргач кына аңлады. Туган якларның җирсү көче тарттымы, карчык чәй куярга кереп киткән арада йоклап та кителгән.
Нәфисәттәй бу хәлне күреп, тәмам кәефсезләнде. Ни уятырга, ни уятмаска белмичә тәк басып калды. Үзе дә арып киткәндәй булып, тизрәк урынына кереп ауды. Үзе артыннан ишек келәсен эләргә дә онытмады. Килендә ачкыч бар, ачыр да керер. Монда әллә кайдагы Закирның гомер күрмәгән кызын белмичә, нәрсә дип торырга кирәк. Чегән халкы кебек алдап-йолдап йөрүчеләр күпме хәзер!?
Күпме вакыт үткәне бер Ходайга мәгълүм. Киленнең шыптыр-шыптыр аш-су ягында кайнашуы, чәйгә коймак пешерүенә сөенеп тә, иснәнеп тә ятты карчык. “Хәзер берни кырып булмый. Әллә никадәр эшләр башкарырдай буласың, тормышыңны бер җыясың, бер сүтәсең. Гомер йомгагын тегеләй тәгәрәтәсе, болай итәсең, барыбер шушы яткан диваныңнан ерак китә алмыйсың...”
Карчыкның сырпаланып ятуын ишетеп килен кермичә булдыра алмады. “Әнкәй, берегез монда, берегез тегендә пуф-пуф киләсез, ишек бикле. Нәрсә хәл бу?! Кем ул анда, болдыр баскычына сөялеп йоклап ята, ник керттең, әнкәй чит кешене?
Ай, Ходаем, ай, Аллам, Түбән оч Закирның олы кызы, лабаса.
Нинди Закир, монда мин 40 ел килен булып торам, беркемне дә белмим, әле ярый талап китмәгәннәр.
Нәрсә алып чыгып китәр инде ул? Бар байлыгыгыз телевизор да, мин. Икесен дә карарга кирәк.
И, әнкәй, чынлап та нишләп йөри ул хатын?
Шунда карчык йөзе качкан килененә ничек бар сөйләп бирергә тырышты. Килен бу языла башламаган әкияткә ышанмыйча тыңлады да дәшмәде.
– Мөгаен, пинсә арттыру артыннан кайткандыр. Моңарчы кайтканнар шулай дип йөрделәр. Таякка эшләгән еллар өчен кул куйдыртып раслатырга шаһит булырлык, аны хәтерләрлек өлкән кеше кирәк була. Без – шул әбиләр кирәкле документларга кул куйганнан соң, аларның акчасы арта икән.
...Көтелмәгән кунакны чәйгә уяттылар. Нәфисәттәй сынаулы карашын бер киленгә бер кунакка юнәлтте.
– Зиратка барып кайтырга кирәк. Анда әти-әниең, әби-бабаларың ята. Чардуганнарын кара, язулары бетмәгәнме? Каберләре чистамы? Эзләп тап, берәр авылдаштан ярдәм сорый аласың?
Чит кунакның ул көнне бу йортта эзе дә булмады. Кич кайтып баскыч төбенә килеп утыргач, Нәфисәттәйнең килене ашка дәште үзен.
– Басып торырлык та хәлем калмады. Габдулла абыйны үзем белән иярттем дә бөтен зиратны әйләндек. Чардуганнар беткән, калшайган. Бабайныкын яңартырга кирәк. Яңасына заказ бирергә район үзәгенә барырга кирәк. Таш ук булмаса да калайга чукып яздырырга кирәк ташлардагы язуларны... Ташландык хәлгә килгәннәр инде. Аларны кем кайтып караган, кайткан юк бит, – диде Заһирә ипигә үрелеп.
Икенче-өченче көне дә зиратта узды Заһирәнең.
– Авылда мәчетне яңарттык, мәчеткә кереп сәдакә биреп чык. Мулла абзыйдан үлгәннәр рухына догалар укытып алсаң да зыянга булмас, – дип Нәфисәттәй кунагын мәчеткә озатты.
Заһирә кояштан балкып кайтып кергәндә, йокылы-уяулы карчык кабат аны үзе янына дәште:
– Яшем шактый зур, икенче кайтканда бәлки исән дә булмам. Язып ал әле. Сезнекеләр белән безнекеләр шактый күп аралашып яшәде. Синең кебек пинсә арттырырга теләүчеләр күп кайта безгә. Авылда иң өлкән кеше мин. Шөкер, үз зиһенемдә әле. Аларга яздырганым юк иде. Сиңа әби-бабаларың турында яздырып калдырасым килә. Үзеңнән соң оныкларыңа тәрҗемә итеп калдыр. Читтә туган телне онытып бетерәләр инде алар. Башка кәвем арасында телне генә түгел, үзеңне дә саклап калу җиңел түгел. Беләм. Үзем дә яшь чакта читтә күп йөрдем. Заһирәдән Зояга әйләнмәс өчен дә күп тырышырга кирәк.
...Заһирәнең авылга кайтканына атнага якын вакыт узып бара, колхоз кәнсәләреннән дә язулар алып менде. Тик әби генә кул куярга ашыкмады.
– Исемә төште әле, сезнең нигез янында чишмә бар иде. Шул чистартылган микән?
Нәфисәттәйнең чираттагы эше шактый катлаулы булып чыкты. Чишмә тәртипләп куелган булса да, шактый искергән иде. Моңа көче җитмәячәген тойды Заһирә. Шунда ул булса-булмаса дип, акчалы ерак туганы Рәшиткә телеграмма сукты.
Берәр савап эшләргә нәзер әйткән ир озак та тормый кайтып та җитте. Бергәләшеп җан керттеләр чишмә буена. Ул танымаслык булып үзгәрде. Заһирә туганын зиратка да, мәчеткә дә алып барды. Китәр вакыт та җитте.
– Апа, шәһәрдәге кебек авыл зиратында кире кайтырга урын алып булмасмы?
Заһирә дәшмәде. Пинсә арттырырга кул куярга гына кайткан иде ләбаса. Рәшиткә ни дип җавап бирергә дә белмәде. Күңеле белән ул үзе дә элеккеге Заһирә түгел иде.
Фото: Радик Сабиров
Комментарийлар