16+

«Җиңү белән кайтачакмын”, диде»

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рәсүл Вафин, Россия Президенты Указы нигезендә, «Батырлык» ордены (үлеменнән соң) белән бүләкләнгән.

«Җиңү белән кайтачакмын”, диде»

Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Рәсүл Вафин, Россия Президенты Указы нигезендә, «Батырлык» ордены (үлеменнән соң) белән бүләкләнгән.

Бу бүләкне аның әтисе Рөстәм абый, әнисе Алсу апага тапшырганнар.

Рәсүл Вафин 2024 елның 6 гыйнварында һәлак булган. 27 июльдә аны Балык Бистәсе районы Юлсубино авылы зиратында җирләгәннәр.

Алгы сызыктагы бер көн

Балык Бистәсе районы Юлсубино авылы егете, 22 яшьлек Рәсүл Вафин махсус хәрби операциягә чакырылып, хәрби әзерлек үткәннән соң иптәшләре белән бергә Луганск тарафына юл тота. Мотоукчылар батальонына машина йөртүче итеп билгелиләр яшь егетне. Беренчел вакытта, бигрәк тә көзге яңгыр астында Ромео позывноен алган егет Бөек Ватан сугышында 20 яшьлек егет Николай Сиротининның берүзе елга кичүендә вермахтның танк дивизиясен тотып торуын искә төшерә. Тагын фронтка эләгү өчен үзләренең яшьләрен арттырып язган 16-17 яшьлек малайлар турында да искә ала Рәсүл. Аларның исемнәре тарихка кереп калган, әнә хәзер тарих дәресләрендә аларның батырлыгы турында телдән-телгә сөйләнә. Шул егетләр булдыра алганны, без дә юлбарыстай көчле булачакбыз, җиңү белән туган якларына кайтачакбыз, дип уйлый ул. Яраткан әнисе Алсу апага да шул сүзләрне кабатлый-кабатлый китә бит.
Тарихи батырлыклар белән илһамланып, яңгыр астында манма су булган хәрби егет үзендә яңа көч таба. Тиздән ротадагы башка егетләр дә яңа, кырыс шартларга, кыенлыкларга ияләшә. Көязләнеп утыручылар да бик тиздән күктән җиргә төшеп, окоп казый, блиндаж ясый башлый.

Рәсүлнең хәтеренә яу кырында булган иң хәлиткеч көннәр нык сеңеп кала. Шуларның берсе – декабрьнең ачы көне. Ә биредә кыш та үзенчәлекле. Бездәгечә кар-буранлы түгел. Хәрбиләр әле генә каршы яктан тартып алынган позицияләрдә урнаша. Аяк асты пычрак, баткаклык, бөтен юллар юылган, машиналар окопларга килеп җитә алмый. Начар һава торышы аркасында азык-төлек, хәрби припаслар белән тәэмин итүгә бәйле тоткарлык килеп чыкканга, егетләр үзләре алгы сызыктан чыгарга мәҗбүр була. Азык-төлек белән бергә сугыш коралларын да алып киләләр. Һәр хәрбигә 1,5 литрлы бер шешә су бирелә. Чираттагы паек артыннан чыгарга тагын ике сәгать вакыт калган була, су бетеп китә. Егетләр сусый башлый.
Алда, өч метр чамасы ераклыкта каршы якның окоплары. Кинәт шунда бер ярым литрлы шешә ятуын күреп ала егетләр. Ә позицияне снайперлар һәм артиллерия күзәтеп кенә тора. Рәсүлнең күз алдында бер егет сикереп чыга да, теге бозланып беткән шешәне алып яшен тизлеге белән кире окопка сикерә. Каршы якта яшеренеп утыручы снайпер ике тапкыр ата шул хәрбигә. Бәхеткә, тими. Шул бозланып каткан су да егетләрнең сусавын баса. Бу анда гадәти хәл булса, монда батырлык дип кабул ителер иде. Ә мондый хәлләр анда адым саен...

«Үлем генә күрсәтмәсен»
Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында гомер итүче Рөстәм абый белән Алсу апа уллары Рәсүл белән горурлануларын яшерми. «Улыбыз иптәшләре өчен гел борчылып торды. Ничә ел бергә булды бит алар. Каршы як дроны һөҗүм итеп, үлем килгән вакытта да бергә башларын салган безнең каһарманнарыбыз. Хәзерге вакытта газизләре өчен ут йотып яшәгән әти-әниләргә сабырлык бирсен. Уллары исән-имин кайтып, шатланып-куанышып күрешсеннәр. Илләр тыныч булсын», – ди герой егетнең әти-әнисе.

Рөстәм абый белән Алсу апа икесе дә Юлсубино авылыннан. 7 ел аралашып йөргәннән соң, 1999 елда гаилә корганнар. Рәсүл – беренче уллары. 2000 елның 25 апрелендә дөньяга килгән.

– Бу тормышта бик күп сынаулар кичерергә туры килде, – ди сабыр гына Алсу апа. – Ике тапкыр хуҗалыгыбызда янгын чыкты. Ирем юл һәлакәтенә очрады. Шул вакытта да “Бөтен нәрсәне кичерергә була. Аллаһы Тәгалә үлем генә күрсәтмәсен” дигән идем.

Вафиннар гаиләсендә 3 бала үскән. Өчесе дә малайлар: Рәсүл, Рүзәл, Рамазан, һәркайсының арасы 6 яшь. Олы бала булгач, хуҗалыктагы эшләр дә гел олы бала җилкәсенә төшә. 15 яшеннән Казанга чыгып китә Рәсүл. Казан энергетика көллиятенә укырга керә. “Ничек чыгарып җибәрдек икән дип әле дә шаккатам”, дип искә ала ул көннәрне Алсу апа.

– Рәсүл армиягә китте. Түбән Новгородта, аннан соң Петербургта хезмәт итте, – дип сүзен дәвам итә хәрбинең әнисе. – Буе-сыны булганга Росгвардиягә алдылар. Май аенда Питерда парадта катнашты. 2020 елның ноябрендә өйгә кайтты. Аннары 2021 елның февралендә Казанда эретеп ябыштыручы булып бер оешмага урнашты. Ипотекага фатир алдык. Машинаңны яңага алыштырыйк дисәк тә, “Баштан фатир өчен түләп бетерәм. Аннан соң яңа машина алырмын,” дип хыялланды. Махсус хәрби операциягә киткәндә дә ул үзенә бары килешле кием генә алды. Ыспай киенеп йөри дип әйтәләр бит, бу аның хакында. “Әни, язмышыма язылган булса, Җиңү белән кайтачакмын”, диде. Балык Бистәсе район хәрби комиссариатыннан 28 сентябрьдә алып киттеләр.
Рәсүл Луганск ягына эләгә. Гел сөйләшеп тора алмыйлар. Чөнки элемтә белән өзеклекләр килеп чыга. Хәтта бер-ике сүз әйтү өчен дә егетләргә үз гомерләрен куркыныч астына куеп, дрон, снайпер, артиллерия күзенә чалынмас өчен 5 чакрым юлны шуыша-шуыша чыккан мәлләре дә була.

– Бер хәбәр булмаган чактагы кичерешләрне әйтеп, аңлатып булмый. Эчтән калтырап торасың инде. Кеше сораса да, әйбәт хәбәрләре килә дисең, ә үзеңнең кычкырып елыйсыларың килә. И Ходаем, тавышын булса да ишетәсем килә, дип ялварам. 2023елның 31 декабрендә соңгы тапкыр сөйләштек без улым белән. «Әни, “передокка” керәбез. Догаларыңны укып тор. Якты дөньяларда бер күрешербез әле», – дип әйтеп куйган иде. Күрешергә язмаган икән менә... 8 гыйнвар көнне егетләребезнең югалуы турындагы хәбәрне ишеткәч тә ышанмадык әле, – ди Алсу апа.

Шуннан бирле алар хәбәрсез югалган булып санала. 12 гыйнвар көнне Рәсүл иптәшенең видеосы чыккан, әсирлеккә эләккән икән. Алар арасыннан бердәнбер исән калган кеше ул. Алсу апа белән Рөстәм абый да Рәсүл аның белән бергә дип уйлыйлар. Әмма 15ләрендә район хакимиятеннән, хәрби комиссариаттан вәкилләр килеп: “Улыгыз хәбәрсез югалганнар исемлегендә”, диюне ишетү, чираттагы сынау сындыра әни кешене. 

– Шул бер ай эчендә 4 тапкыр үлеп терелдем мин, сеңлем, – дип күз яшьләрен яшерми Алсу апа. – 11 июльдә берничә егетнең җәсәден шул җирлектән чыгара алганнар. Моңарчы бу позицияләрдә каршы як хәрбиләре булганга, кереп булмаган. Инде Россия Кораллы Көчләре Сватово, Кременная. Ягодное җирлекләрен кулга төшерә алгач кына, әлеге мөмкинлек пәйда булган. Улымны видеоэлемтә аша танып белдек. Бөтен әйбере, киемнәре янында ята иде. Җәсәден баштан Ульянга кайтардылар, анна район хакимияте барып алды. Рәсүл улымны озата кайтучылар: «Батыр егет иде», – дигәннәр. Иптәшләре бик җылы сүзләр сөйләде. 27 июльдә улымны туган авылында җир куенына иңдердек. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Июньдә хаҗга барып кайттым, изге җирләрдә булып, догалар кылдым. “Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итеп. Хәерлесен насыйп ит”, дидем. Мин кайтып 10 көн үткәннән соң Рәсүлнең җәсәде табылуы турында хәбәр килде. 2024 елның декабрендә әтисе белән бергә кече хаҗга барып кайттык, Рәсүл исеменә дога кылгач, күңелгә рәхәтлек иңде, – ди Алсу апа сабыр гына. – Ходай биргән гомердер инде... Аллаһы Тәгалә дә «шулай булса, шулай булыр иде», дип әйтергә кушмаган бит. Син чын мөселман кешесе икән, дингә ышанасың икән, биргән сынауларны дөрес итеп кабул итәргә тиешсеңдер.

Хәрби дуслары ял алгач, Рәсүлнең каберенә кайталар икән. Барысы да бер сүздә: «Анда безнең дуслар калды, китәбез...»
Батыр егетләр үстергән әти-әнинең үз хакыйкатьләре әнә шулай ныклы. Һәм ул хөрмәткә, соклануга лаек түгел дип кем әйтә ала?!.

Истәлегенә такта куелган
– 2024 елның 7 сентябрендә Юлсубино авылында Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча федераль максатчан программа кысаларында Рәсүл Вафин яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырдык. Ромеобызның гомере 2024 елның 6нчы гыйнварында өзелгән. Батыр егетебезнең рухына багышлап үткәрелгән Корьән ашыннан җыелган 20 000 сум күләмендә акчалата иганә миңа тапшырылды. Әлеге акчалар һәлак булган егетләребез өчен мемориаль такталар әзерләүгә китәчәк, – дип уртаклашты безнең белән Кукмара волонтеры, «Барс» Татарстан Республикасы буенча мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү автоном коммерциячел оешма җитәкчесе Илдар Зәйнуллин.

«Сыйныфташлар очрашуын оештырды»
– Рәсүл белән балачактан ук бергә булдык, – дип хатирәләре белән бүлеште аның сыйныфташы, яшьлек дусты Инзилә Сәлахиева. – Баштан мәктәпкә әзерлек курсында, аннан соң беренче сыйныфка бергә укырга кердек. 5 кыз, 2 малай идек сыйныфта. Өченче сыйныфта укыган вакытта Рәсүл дәфтәремә: ”Мин сине яратам” дигән язулар тыга иде. Ә мин кыенсынам. Балаларга хас самими хисләр булгандыр инде бу. Рәсүл гел шук, тиктормас булды. Безнең сыйныфка гына хас бер гадәт бар иде. Һәр яңа елны без җыелышып бергә каршылый идек. 9нчы сыйныфны бетергәнче, шулай дәвам итте ул. Җидәү Яңа елны каршылыйбыз, теләкләр телибез. Сыйныф җитәкчебез Гөлсәрия апа безне төрле чараларга әзерләде, рольләр биреп, күпкырлы шәхес буларак тәрбияләде. Үсә төшкәч, көллияткә укырга кергәч, җитдиләнде сыйныфташым. Армиягә киткәндәге белән аннан соң кайткан Рәсүл башка төрле иде. Дус җанлы булды. (Биредә безнең әңгәмә өзелде, Инзилә күз яшьләренә күмелде). Хәтерлим, армиядән кайткач, әйдәгез, сыйныфташлар белән бергә очрашыйк, диде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, бер дә очрашкан юк иде. Барысын да ул оештырды. Искиткеч җылы мохиттә үтте ул. Аның мобилизация булып чакырылуы турында борчылдым, социаль челтәр аша аралашып тордык. Инде хәбәрсез югалуы хакында белгәч тә, кичергән хисләремне әйтеп бетерә алмыйм. Авыл халкы бик кайгырды. Урыны җәннәттә булсын.

«Иң биек җирдә Рәсүл»
Юлсубино төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Нияз Ильясович Гарипов та Рәсүлнең курку белмәс, кыю егет булуы турында кат-кат ассызыклады.
– Мәктәп директоры булып эшләгәч, һәр бала, алар тәрбияләнүче һәр гаилә күз алдында, – диде Нияз Ильясович. – Вафиннар гаиләсендә тәрбияләнгән өч малай да тырыш, хезмәт сөючән. Алар гаиләләре белән йорт тулы мал-туар асрады, бик уңган кешеләр. Балаларын да шулай тәрбиялиләр. Әтисе Рөстәм гомере буе механизатор булып эшләде. Рәсүл әтисенең уң кулы булды. Аны үпкәләтсәләр дә, үч саклый торган булмады.  Малайлар шук инде. Иң биек җирдә – Рәсүл, каян кереп, кая менеп булмый шул җирдә – Рәсүл. Шундый курку белмәс, кыю, батыр егет иде ул. Аның турында: "Батыр ярасыз йөрми", дип әйтә идем. Бераз шелтәләп алсаң да, башын аска иеп:"Башка алай итмибез", дип тыңлап тора иде. Укытучыларга, мәктәпкә дә хөрмәте зур булды. Армиядә хезмәт итәргә китәр алдыннан мәктәпкә кереп, күчтәнәчләрен биреп, бөтен укытучылар белән күрешеп, аралашып чыкты. Армиядән кайткач та, безнең яныбызга килеп күреште. Шәфкатьле, миһербанлы егет иде.

Сөекле улыбызны соңгы юлга озатырга килгән, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән, авыр кайгыбызны уртаклашкан өчен туганнарга, улыбызның рухын хөрмәт итеп килгән һәм ярдәм иткән барлык кешеләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Авыр көннәребездә безгә булышучыларның барысына да Аллаһының рәхмәтенә ирешергә язсын. Мондый авыр хәсрәтләр күрергә язмасын. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын, ди хәрбинең әнисе Алсу апа.





Фотолар: шәхси архивтан
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading